Алабуга нуры

Яшьләр, сез гаилә корырга әзерме?

Башкалабызның “Мөселман йорты” үзәге белгече Гөлфия Әнвәр кызы Гайнетдинова Алабуганың “Җәмигъ» мәчетендә укулар үткәрде.

Гаиләләр таркалуга, балалар ятим калуга күнегеп киләбез бугай. Кайчак моңа тормышта була торган хәл итеп кенә карыйбыз. Ә бит аның эчендә күпме фаҗига ята. Җимерелгән планнар, сынган канатлар, ятим үсүче балалар, тормыш кыенлыклары, матди авырлыклар, бала белән фатирсыз торып калган хатын-кыз, эчкечелеккә сабышкан ир-ат, икенче ир табам дип фахишәлек юлына баскан ана, ата белән ана мәхәббәтен тоймый үсүче нарасый. Аерылышуның  мөселман гаиләләрендә дә шактый еш очравы аяныч.  Уйландыра...

Күркәм  гаилә – ил ныклыгы, җәмгыятебезнең ячейкасы, яшәешебезнең нигез ташы. Бу мәсьәлә юкка гына Президентыбыз югарылыгында күтәрелми. Әлеге сорауларны уртага салып сөйләшергә, яшьләргә дә, зурларга да гаилә ныклыгы нигезләрен төшендереп бирергә дип, очрашуга Казандагы “Мөселман йорты” үзәге белгече Гөлфия Әнвәр кызы Гайнетдинова Алабуганың “Җәмигъ» мәчетенә чакырылды. Аның бирегә беренче тапкыр гына килүе түгел. Узган очрашуда да, оста сөйләве белән сокландырып,  бәхетле һәм ныклы гаилә төзү серләре турында сөйләп киткән иде. Гөлфия абыстай югарыда күтәрелгән проблемаларга җаны әрнеп, гаиләләр җимерелүгә ничек киртә куярга дип уйланып, кешеләргә ярдәм итү йөзеннән, 130 сәгатьлек үз программасын булдырган, ул “А”дан “Я”га кадәр” дип атала. Үзе  Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгыш телләре факультетында , Галиев һәм  Әмәт мәчетләрендә кызларга һәм егетләргә әхлак дәресләре  бирә, аларны гаилә тормышына әзерләүдә ярдәм итә. Моның белән 17 ел шөгыльләнә. Гаиләләр бәхетле булса, әниләр дә, әтиләр дә, бу гаиләдә үсүче балалар да бәхетле була. Аны Татарстанның күп төбәкләренә чакыралар, аннан киңәшләр сорыйлар, ул җимерелү чигендә торган күпме гаиләне саклап калган. Бүгенге көндә Гөлфия абыстай ялгызларны кавыштыра да.  Психолог буларак, кайсы кызга нинди егет, нинди хатын-кызга нинди ир-ат туры килүен бик тиз чамалап,  гаилә консультанты булып эш алып бара.

Гөлфия абыстай үзенең чыгышы вакытында гаиләнең таркалу сәбәпләрен ача торган бик күп мисаллар китерде:

–      Минем каршымда егет белән кыз басып тора. Икесе дә чибәрләр, бер-берсенә шулкадәр пар килгән. Берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Алар гаилә корырга тели. Әлеге пар сүзләренчә, алар бер-берсеннән башка яши алмый. Икесе дә – мөселман. Егет Башкортостаннан, кыз – Казаннан. Өйләнештеләр. Дүрт ай яшәү белән  эш аерылышуга барып җитте. Сәбәп нәрсәдә? Мәхәббәт кая китте? Ә бит мәхәббәттән нәфртәткә бер адым икәнен барыбыз да белә. Иң беренчесе – бүгенге яшьләрдә гаилә тормышына җитди карау юк. Бер-берсен ныклап белмәгән килеш, алар тизрәк кушылырга ашыга. Мисал итеп китергән бу  очракта егет эшләргә теләми, ә гаиләне алып барырга кирәк. Тотарга акча юк. Кызга исә моны алдан ук белергә  була иде. Егетнең шөгыле нинди, кайда эшли? Нәрсә белән кызыксына? Гаилә корырга уйлаган яшьләргә әйтәсем килгән сүз – ашыкмагыз, бер-берегезне яхшы өйрәнегез.  Пәйгамбәрләр дә бит үз балаларын белмәгән кешегә биреп җибәрмәгәннәр!

Чыгыш ясаучы тормыштан мисал итеп китергәннәрдән тагын бер очрак. Бу юлы гаиләнең җимерелүенә китергән сәбәп яшь хатынның телендә икән.  Безнең яшь хатын-кызларыбыз сабыр була белмиләр. Әйе, тиккә генә “сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” димиләр бит. Безнең әби-бабаларыбыз да нинди зирәк булган, алар бу гыйбарәләрне белеп кулланган! Бөтен кеше кияүгә чыга, миңа да чыгарга кирәк, дип кенә тормыш корып карарга түгел, ә никах белән,  гаиләнең рухи берлек икәнен аңлап, гаилә тормышына әзер булып чыгарга кирәк. Гаилә тормышы  зур, тынгысыз  һәм туктаусыз тырыш хезмәт сорый! Шәригать кануннары буенча хатынның да, ирнең дә гаиләдә иң мөһим вазифалары бар. Әни кеше кайгыртучан хатын һәм ягымлы ана булырга тиеш. Ул ир-атның тормышын ямьле итү өчен туган. Тәмле тел – җан азыгы, диләр безнең халыкта. Ир кешенең дә вазифалары бик-бик җаваплы.  Ул гаиләсе өчен бар шартларны да тудырырга тиеш. Гаиләсен шәригать буенча яшәтү өчен, аның бу юнәлештә  белем алуы да шарт. Егет кеше үз әти-әнисен рухи һәм матди яктан бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә бурычлы. Яшьләр моңа әзерме?

Гөлфия Әнвәр кызы боларның барысына да җентекләп тукталды, һәркемнең күңел түренә үтәрлек итеп сөйләде, һәр очракка безнең яшәү  кануннары язылган “Коръән”нән аятьләр китереп дәлилләде, җаен туры китереп, үзенең юморга осталыгын кулланды, күздән яшь китерерлек очраклар турында да әйтте. Килен белән каенана, ана белән кыз, ата белән ул мөнәсәбәтләренә дә кагылды. Балалар тәрбияләүгә тукталып,  күп кенә әниләрнең сабые белән уйный да белмәвен билгеләп үтте. Бала мине  тыңламый, ишетми, минем белән аралашмый, диләр яшь хатыннар. Гаиләләрдә чисталык булдыруга да зур игътибар бирелсен иде, дип тә өстәде чыгыш ясаучы. Әни кешенең холкы күркәм, үзе сабыр, аш-су әзерләүгә осталыгы да булырга тиеш. Ир кешенең өенә кайтасы килеп торырлык булсын. Менә шул чакта гаиләләр ныклы булыр. Кызлар, ә сез моңа әзерме? Ә егетләр?

Әлеге чарада катнашучылар өч көн дәвам иткән бу курсларда бик күп кызыклы, кирәкле һәм файдалы мәгълүмәт  белде. Дөрес, 130 сәгатьлек программаны ул арада гына үтеп бетерү  мөмкин түгел, шулай да ул күпләрнең күзен ачкан кебек булды. Чараны оештырган “Җәмигъ» мәчете мөгаллимәсе, Алабугада “Мөселман хатын-кызы” клубы җитәкчесе  Лилия ханым Фазлыевага  да зур рәхмәт. Әлегә мәчет юлын белмәгән, анда барырга вакыт тапмаган ир-егетләргә һәм хатын-кызларга әйтәсе килгән фикер шундый: килегез, җан тынычлыгы, күп сорауларыгызга җавап табарсыз, монда начар булырга өйрәтмиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: