Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Юрашта Коръән китабы көне

Татар халкының рухи мәдәнияте нигезе изге Коръән булуын исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы 2012 елны "Коръән елы" дип игълан итте. 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула

Әлеге басма Россия патшасы Екатерина IIнең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасындагы литерлар татар дин әһелләре тарафыннан коела. Нәкъ шул хәрефләрдән киләчәктә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы" барлыкка килә.

Тарих - үткәннәр турында хәтирә ул, аны белү һәм саклау безнең изге бурычыбыз. Шул уңайдан 22 февральдә Иске Юраш авылы мәчетендә "Коръән китабы көне" үткәрелде. Кичәдә Рафис хәзрәт Изге Коръән китабы могҗизалары, Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тарихы, үзенең бай белеме белән уртаклашты, күңелләребезне рухи байлык белән тулыландырды. Рафил хәзрәтнең "Коръән белән тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер" ("Умарта кортлары" сурәсе) дигән сүзләре күңелгә уелып калды. Кичәгә килүчеләр бәйрәмне оештыручы китапханәче Равилә Әхмәдишинага рәхмәт әйтеп, гарәпчә укырга, язарга өйрәнергә, мәчеткә килергә вәгъдә итеп таралышты.

Р.Әхмәдишина, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев