Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Зур башлангычка нигез салынды

15 май көнне шәһәрнең үзәк китапханәсендә Бөтендөнья Татар Конгрессы Алабуга бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышы булып узды.

Бүлекчә рәисе, район китапханәләр челтәре директоры Гөлсинә Габдрахманова утырышта катнашучыларны, БТКның Русия, Татарстан күләмендә алып барган эшчәнлеге белән таныштыру белән беррәттән, район масштабында башкарылган кайбер гамәлләргә дә тукталып китте.

Беркемгә сер түгел, соңгы елларда илдә барган үзгәрешләр, глобальләшү процессы урыс булмаган милләтләр файдасына түгел. Эшләр болай дәвам итсә, тагын берничә елдан татар милләтенең хәле тагын да аянычрак булачак, чөнки тормыш чынбарлыгы шундый: хәтта 99 процент халкы татар булган Арчаның үзендә дә бүгенге көнгә кадәр татар мәктәбе юк, Актанышта да шул ук хәл. Мисалга, элекке еллар белән чагыштырганда, китапханәләрдә татар китабының саны 5 проценттан 15 процентка кадәр артса да, аны укучылар саны нигездә кимегән. Чөнки яшьләр китап укымый. Бу бер яктан аңлашыла да, интернет заманы бит, яшьләр интернет аша аралаша. Шулай да яшь буын күңелендә галиҗанәп китапка карата кызыксыну уятасы иде, дигән фикер әйтелде әңгәмә барышында утырышка җыелган милли җанлы зыялылар тарафыннан.

Каланың иске татар зираты да ташландык диярлек хәлдә икән. Аны чистарту, тәртипкә китерү буенча чаралар күрәсе иде, дигән тәкъдим дә ишетелде (кайбер татар авылы зиратларына да кагыла бу нәрсә). Бу уңайдан шәһәр хакимиятенә махсус хат белән мөрәҗәгать итәргә дигән карар кабул ителде. Шулай ук каладагы мәчетләр җәмәгатьчелегенә һәм уку йортлары студентлары вә педагогларына да бергәләп өмәләр оештыру тәкъдимен ирештерергә кирәклеге әйтелде. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" дигән шигарь астында яшь буынны шундый чараларга җәлеп итү үзе үк бәһаләп бетергесез тәрбияви әһәмияткә ия ич.

Киләчәккә эш-юнәлеш планнарын билгеләүнең күп төрле вариантлары каралды. Шуларның берсе: татар авылларын акрынлап аеклык авылларына әверелдерү. Бу җәһәттән Башкортстан республикасы авыллары мисалга китерелде. Ут күршеләрдә инде 100дән артык авылда эчүчелекне бетерү буенча максатчан эш алып барыла икән. Татарстанда Кукмара, Ютазы һ.б. кайбер район авылларында да ошбу юнәлештәге гамәлне чынга ашыра башлаганнар ди. Башкаларда яраган нишләп бездә ярамаска тиеш ди әле. Тиздән кала һәм салаларда Сабантуйлар гөрләп узачак. Менә шуны хәмер вә сырасыз гына оештыра алсак (саттырмыйча), зур башлангычның олы әһәмияткә ия өлеше булыр иде, мөгаен. Утырышта әнә шундый тәкъдим дә әйтелеп, беркетмәгә теркәлде.

Шәһәр һәм районның Аксакаллар шурасы, "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте, җирле ТИҮ эшчәнлеген җанландыруның бүгенге вәзгыятьтә аеруча зарурлыгына басым ясалды. Милләтнең алга таба да яшәешен тәэмин итү өчен кулга-кул тотынып бергәләп хәрәкәт итәргә кирәклеге искәртелде. Утырыш ахырында БТКның Алабуга бүлекчәсендә 5 кешедән торган бюро сайланды. Чираттагы утырышны июнь аенда уздырырга дигән карар кабул ителде.

Фирдәвес Хуҗин, бюро әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев