Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Алабуга районында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлдә ике кешенең исеме өстәлде

Бу вакыйганы бабаларын һәм сугышта һәлак булганнарның һәммәсен зур хөрмәт белән искә алырга дип җыелган оныклар дулкынланып көтте.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлдә ике Лекарево кешесенең исеме дә өстәлде. 

Бу вакыйганы бабаларын һәм сугышта һәлак булганнарның һәммәсен зур хөрмәт белән искә алырга дип җыелган оныклар дулкынланып көтте.

Алабуга мемориалында теркәлгән булсалар да, берничә ел элек, ниндидер аңлашылмаучылык аркасында, шушы һәйкәлне урнаштырган чакта, Иван Бурмистров һәм Иван Бородин исемнәре язылмый калган. Аларның варислары тарихи гаделлекне торгызуларын сорады, һәм менә кадерле исемнәр үз урынын алды. 

− Иван Малафей улы Бурмистров турында без аз беләбез. Олы юл урамында яшәгән, 1942 елда сугышка алынган. Аннан бер генә хат килгән. Озак көрәшмәгән, Мурманск тирәсендә хәбәрсез югалган. Иван Павел улы Бородин Биржа урамында торган, 1941 елда фронтка киткән. Аның алты баласы калган: бер малай һәм биш кыз. Киткәндә үк кайтмасын әйткән. Ленинград фронтында көрәшкән, Ладога аркылы ашамлыклар ташыган, − дип сөйләде һәлак булганнарның оныгы Надежда Козырева.

Бу игелекле эштә Лекарево авылының территориаль-җәмәгать үзидарәсе рәисе Юлия Аверьянова һәм ритуаль хезмәтләр күрсәтү салоннарының берсеннән Анна Андреева булышкан, ул һәйкәлгә исемнәрне язган да инде.

− Миңа хәлне аңлатып биргәч, каршы килә алмадым. Андый тәҗрибәм бар: Яр Чаллыдан ерак түгел һәйкәлгә дә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәрен язган идем. Бу — онытырга ярамый торган мәңгелек хәтер, − ди Анна.

Әлеге вакыйганың шатлыгын уртаклашырга авылдашлар да килде. Иван Бурмистров һәм Иван Бородин оныклары белән бергә, алар һәйкәлгә чәчәкләр салды. 

− Онытылган исемнәр булмаска тиеш бездә. Оныклар, оныкларның балалары батырларның исемнәрен искә алыр мөмкинлек булырга тиеш. Биредә минем туганнарымның да исемнәре бар. Безнең өчен алар — изге, − ди Лекаревода яшәүче Александр Сотонин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев