Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Алабугалы Кәрим Таишев гаилә тарихын өйрәнә

Кәримнең бабасының әтисе Шәмсемөхәммәт Таишев Кызыл Йолдыз ордены, өч тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Алабугада мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ел саен 9 Майга ныклап әзерләнә, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, туганнары турында белгәннәрен файдаланып, конкурсларга әзерләнә.

Шәһәр Җиңү бәйрәмендә «Үлемсез полк» маршы ел саен үткәрелә башлагач, балаларның активлыгы тагын да артты. Җиңү көне уңаеннан оештырылган чаралар вакытында алар гаиләдәге газиз кешеләренең сугышта күрсәткән батырлыгы турында сөйлиләр, әти-әниләре һәм укытучылары белән бергәләп, аларга багышланган шигырьләр иҗат итәләр, рәсем бәйгеләрендә, оста куллар күргәзмәләрендә катнашалар. Кайберләренең конкурстагы чыгышлары мини-спектакльгә әверелә.

Балаларның шулай әкренләп гаилә тарихы белән кызыксынулары арта. Күптән түгел генә мин 4нче гимназиядәге 2нче сыйныф укучысы Кәрим Таишев һәм аның укытучысы белән таныштым.

— Һәр гаиләдә кадерләп тоткан истәлекләр була, — ди башлангыч сыйныф укытучысы Надежда Шишкина. — Кәрим үзләрендә бабасының әтисе язып калдырган автобиография саклануын сөйләде. Ул татар телендә язылган. Мин аңа әлеге язманың тәрҗемәсен эшләргә тәкъдим иттем. Кәрим әти-әнисе ярдәме белән 1953 елның 10 сентябрендә язылган текстны рус теленә тәрҗемә итүгә алынган. Шушы тәрҗемәи хәл тексты гына да Шәмсемөхәммәт Таип улы Таишев турында күп мәгълүмат бирә.

Ул 1914 елның декабрендә Ворошилов районының Сөлек авылында туган. Ике кыз туганы, ике ир туганы булган. 1924 елда Шәмсемөхәммәт башлангыч мәктәпкә укырга кергән, 1928 елда тәмамлаган. Ул заманда ир балалар бик иртә кул арасына кереп китеп, аннары эшли дә башлаганнар. Биографиядән күренгәнчә, 1931 елның сентябреннән 1936 елның мартына кадәр Шәмсемөхәммәт Таишев Свердлов өлкәсенең Кизел районындагы Володаров исемендәге шахтада шахтер булып эшләгән. 1936 елда хәрби хезмәткә алынган. Шул рәвешле, Кызыл Армия сафларында ул 1939 елның 15 октябренә кадәр булган, Приморьедагы Советская гавань шәһәрендә 1нче судоремонт заводында слесарь булып эшләгән.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. 21 июльдә Шәмсемөхәммәткә дә чакыру кәгазе килә. Егерме җиде яшьлек ир-егет Тын океан флотының Төньяк Тын океан флотилиясенә эләгә. 1943 елның 11 ноябреннән Мәскәү гарнизонының һава-десант гаскәрләрендә була. 1943 елда 11 февральдән 13 майга кадәр фашистларга каршы Төньяк-Көнбатыш фронтта, майдан июльгә кадәр Кыр фронтында көрәшә. Шул ук елның 11 июленнән Икенче Украина фронтында сугыша. Ул бу вакытта сержант дәрәҗәсендә, элемтәчеләр командиры булган. Берничә тапкыр җиңелчә яраланган. Сугыш тәмамланырга 13 көн калгач, 1945 елның 27 апрелендә авыр яраланган һәм 7 сентябрьгә кадәр госпитальдә дәваланган.

1945 елның 18 сентябрендә ул туган авылына кайта. Партия кешесе булганга, аны «Уңыш» колхозының партия берләшмәсе секретаре итеп сайлыйлар. Сугыш яралары эзсез калмый, озак вакыт каты авырый. Тернәкләнгәч, башта колхоз рәисенең ярдәмчесе була, 1946 елның 6 сентябреннән 1953 елның 1 мартына кадәр Сөлекле авыл Советы рәисе булып эшли. Шул ук елның мартыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәктәптә мөдир була. Ул 1955 елның 8 июлендә вафат булган.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, Шәмсемөхәммәт Таишев Кызыл Йолдыз ордены, өч тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Шунысы игътибарга лаек, Кәрим дәү бабасының тормыш юлын җентекләп өйрәнергә тырышкан, фотоларын, аңа тапшырылган рәхмәт хатларын, хәрби почтадан алынган белешмәләрне, медальләрен, Орден кенәгәсен дә өйрәнгән. Бабасы һәм туганнары белән сөйләшкән, дәү бабасы турында сорашкан. Белешмә мәгълүматлар белән эшләүдә аңа сыйныф җитәкчесе Надежда Александровна булышкан.

Шундый зур эш башкарганнан соң, Кәрим Таишев бабасыннан үз тәрҗемәи хәлен язып бирүен сораган.

— Хәзер миндә шундый фикер туды: бабай да үз биографиясен язсын. Ул татарча язам диде. Әлбәттә, кеше үзе турында туган телендә язса яхшырак бит инде. Кирәк булса, мин тәрҗемә итәрмен, — ди Кәрим.

Аннан соң әтисе, киләчәктә Кәрим дә үзенең тормыш юлын язар. Гаилә традициясе булып, буыннан-буынга шундый гадәт сакланыр.

Бу укучы белән танышу миндә бик якты тәэсир калдырды. Бала чагыннан гаилә тарихын өйрәнеп, бабалары белән горурланып үскән бала гаиләсенә, туган халкына тугры булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев