Гайнетдинов Гыйльметдин Гайнетдин улы
Алабуга шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Әнвәр кызы Гатауллина Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдинов Гыйльметдин Гайнетдин улы турында сөйли.
Гайнетдинов Гыйльметдин Гайнетдин улы 1921нче елның 21нче маенда Апас районы Кече Күккүз авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гайнетдин, әнисе Фәхрикамал колхозда авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганнар. Икесе дә бик тырыш һәм уңган, табигатькә, җиргә гашыйк кешеләр булганнар. Гаиләдә тагын бер кыз бала дөньяга килә. Бу Гыйльметдиннең сеңлесе – чая, тапкыр һәм җор телле Фәүзия. Ике бала әти-әнисен шатландырып, таяныч булып үсеп тә җитәләр. Гыйльметдин Күккүз башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1935нче елда алар гаиләләре белән Грозный шәһәренә күчәләр.
1939нчы елда Гыйльметдинне Грузиянең Чеченогорск АССР хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алалар. Бөек Ватан сугышы башлана. Гыйльметдин Гайнетдин улы 1939нчы елның сентябреннән 1943нче елның апреленә кадәр 56нчы номерлы укчылар полкы составында фашистларга каршы көрәшә. 1943нче елның сентябреннән 1945нче елның июленә кадәр Германиядә әсирлектә була. “Әсирлектә күргән газаплар, югалтулар, күңел кичерешләре турында әти сөйләргә яратмый иде”, дип искә ала аның турында олы улы Абдулла. Туган җиргә, әти-әнигә булган мәхәббәт аны салкын үлемнән саклап кала. Әсирлектән Америка гаскәрләре азат итәләр. Гыйльметдин 1945нче елның июленнән 1946нчы елның маена кадәр Көнбатыш Украина бендерачыларына каршы үзен аямыйча көрәшә.
1947нче елда гына туган якларга әйләнеп кайта. Күкрәге тулы орденлы, медальле, озын буйлы, киң җилкәле егеткә күп кызлар гашыйк була. Барлык чибәрләр арасыннан эшкә җитез Сабирәне сайлый ул. Гатаулланыкылар күп санлы умарталары, кызыл мал белән сәүдә итүче кибетләре, яз айларында шау чәчәккә күмелүче алма бакчалары белән дан тоталар. Гатаулла абый мәчетне дә карый, кирәк-ярак белән ярдәм итеп тора. Мәчет манарасына алтын ай да аның ярдәме белән күтәрелә. Менә шундый данлыклы, нык нигезле, эшкә батыр, умарта кортлары шикелле тырыш гаиләдән була чибәр кыз. 1948нче елда Гыйльметдин һәм Сабирә гаилә коралар. Алар 4 бала үстерәләр: Тәскирә, Абдулла, Иршат, Рәшит. Гыйльметдин бер эштән дә курыкмый. Ул колхозда төрле эшләр башкара: орлык киптерү агрегатында машинист, котельнаяда ягучы булып эшли. Кызу урак вакытларында – пешекче. Үзенең тәмле ашлары, хуш исле, мәтрүшкәле чәйләре белән механизаторларга, авылдашларына куәт бирә. Ул шулай ук Куланга станциясендә паровоз машинисты булып эшли. Нефть эзләүче һөнәрләрен дә үзләштерә. Үзләре шикелле тырыш балалар үстерәләр Гыйльметдин абый белән Сабира апа. Балалар бер-бер артлы тәгәрәшеп үсеп җитәләр, укыйлар һәм күңелләренә якын һөнәрләр сайлыйлар. Тәскирә – завод эшчесе, Абдулла белән Рәшит – машина йөртүче, Иршат – югары белемле инженер-механик. Гыйльметдин абыйның йөзенә кызыллык китерми балалар, үз тормышларын коралар, балалар үстерәләр.
Туган илебез аның сугыштагы батырлыкларын онытмый. Гыйльметдин Гайнетдин улы 1985нче елның 11нче мартында Бөек Ватан сугышында немец-фашист яулап алучыларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, ныклыгы өчен “II дәрәҗә Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнә. Улы Абдулла әтисе турында горурланып сөйли: “Күкрәгендә “Хезмәт ветераны”, “Батырлык өчен” медальләре дә балкый. Бик кадерле шул әтигә ул медаль-орденнар, шуңа күрә йөрәге өстендә саклап, кадерләп йөртте аларны. Әти үзенең искиткеч намуслы һәм көчле булуы белән безгә һәм авылдашларга үрнәк булды”.
Сугыш яралары гел үзләрен сиздереп тора. Гыйльметдин Гайнетдин улы 2003нче елның 23нче сентябрендә якты дөньяларны калдырып китә. Авылдашлары, туганнары аны хөрмәтләп озаталар. Аның турында “ тормышта аз сүзле, күп эшләүче, тырыш, гадел, кыю, бик намуслы кеше иде...” дип искә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев