Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Николай Груздев

Могилев өлкәсендә дошман траншеясына беренчеләрдән булып бәреп керә һәм монда дүрт немец солдатын юк итә.

Взвод командиры ярдәмчесе, сержант Николай Груздев 1923 елда Алабуга районының Груздевка авылында туа.

Подольск шәһәре Оборона министрлыгы Үзәк архивы мәгълүматлары буенча, Николай Сергеевич хәрби хезмәткә 1942 елның маенда Алабуга район хәрби комиссариатыннан алына, ә Алабуга хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча 1942 елның 11 июне дип язылган. Ике тапкыр яралана.

Николай Груздев ике мәртәбә бүләкләнә. 6нчы укчылар ротасы бүлек командирына “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале 1944 елның 01 маендагы боерык белән “сугышчан һәм сәяси әзерлекне бик яхшы үзләштерүе һәм үз подразделениесе сугышчыларына тәҗрибәсен һәм белемен тапшыруы өчен” бирелә.

Ә менә “Батырлык өчен” медале (1944 елның 5нче сентябрендәге боерык) тапшырылмаган килеш кала. Сүз уңаенда әйткәндә, ул медаль 6нчы укчылар ротасы взвод командиры ярдәмчесе Николай Груздевка 1944 елның 23 июнендә һөҗүм итү сугышында Могилев өлкәсенең  Застенки-Залежье авылы тирәсендә Проня елгасын кичү өчен бирелә. Ул дошман траншеясына беренче булып бәреп керә. Монда шәхсән үзе дүрт немец солдатын юк итә. Взвод тарафыннан бу юлы 18 немец солдаты һәм офицеры үтерелә”. Ул медаль безнең якташыбызга әнә шуның өчен бирелә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев