Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Сәхбиев Шәрәф Сәхби улы

8нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сәлимә Хәмит кызы Нотфуллина үзенең дәү бабасы Сәхбиев Шәрәф Сәхби улының тормыш юлы турында сөйли.

Сәхбиев Шәрәф Сәхби улы 1903нче елның 10нчы декабрендә элеккеге Биләр районы, хәзерге Алексеевск районы Әшнәк авылында Сәхби һәм Газизә гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе колхозчы булып эшлиләр. Гаиләләре ишле, шуңа күрә иген игеп, ашлык үстереп, урман кисеп көн күрәләр. Урман аларның яшәү чыганагына әверелә. Җәен җиләк, көзен чикләвекләре белән туендырса, кыш ягарлык утын да шушы урманда әзерләнә.

Шәрәф Сәхби улы бу гаиләдә өлкән бала булып туа. Шуңа күрә кечкенәдән бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә аңа. Бертуганнары: Вәли, Заһир, Гыйззәт һәм Саимә исемле туганнарын карарга, аларга авыр вакытта ярдәм кулы сузарга да туры килә.

Әнисе Газизә дини, белемле, югары әхлаклы, уңган хатын-кыз була. Авылдашлары аны абыстай дәрәҗәсендә күреп йөрткәннәр. Аның өстенә ул кул эшләренә дә оста булган: матур итеп чиккән, аш-суга да уңган булган. Әле дә мичтә-чүлмәктә пешергән бәрәңгеләрнең, кабакның төшен алып, эчлек салып пешергән вакытларын, бүгенге көндә үзе генә исән калган баласы-кече улы Илдар сагынып искә ала (беренче гаиләдән).

Шуның өстенә ул әле бик юмарт та булган. Үзенең туганнан-туган сеңлесенең гаиләсенә (аларның әтиләре сугышта үлгән була) яңа туган бозавын бүләк итеп бирә. Үстереп, сыер ясауларын үтенә. Шулай булгач, гаилә ачлыктан интекмәс, дип уйлый.

Бүгенге көнне дә аның игелекләрен туганнары сагынып сөйли.

Шәрәф Сәхби улы 1913нче елда 2нче классны Әшнәк башлангыч мәктәбендә тәмамлый. Ул кечкенәдән басуда, урманда эшләп үсә. Авылның оста балта остасына әверелә. Авылдашларына бура бурый, йорт сала. Үз куллары белән урындык, шкаф та ясый торган була. Гаиләләре мал-туар асрап гомер итә. Сыер, кәҗә һәм кош-кортлары да була.

Авылга урманга якын булу сәбәпле, авылга бүреләр дә килеп, мал-туарларга зыян сала торган булганнар. Шуңа күрә алардан да саклану чараларын күрергә туры килә.

Балачак эш белән чыныгып үсүдә була.

Бөек Ватан сугышы

Шәрәф Сәхби улы Сәхбиев Биләр районы хәрби комисариатыннан сугышка алынып, 1941нче елда Оршан 220 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә башлый. Хәрби антны 20.09.1941нче елда бирә. Хәрби ефрейтор булганда, Ватанны саклауга керткән өлеше өчен, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Икенче “Батырлык өчен” медальне ул Нидер күле янында фашистларга каршы көрәшкәне өчен бирелә. Ул вакытта шәхсән үзе 2 немец солдатын юк иткән була.

Медальләрнең бирелү вакыты (хәрби билетта) итеп 02.07.1943нче ел итеп күрсәтелгән.

Сугыш юлларын үткәндә ул бары тик бер генә тапкыр яралана. Әйтерсең, Аллаһыбыз аны үзе саклап йөртә.

660нчы хәрәкәттәге артеллерист полкында...

Шәрәф Сәхби улы Сәхбиев 660нчы хәрәкәттәге артеллерист полкының 220нче мотоукчы дивизиясендә хезмәт итә. Хәрби юлы 1941нче елның сентябреннән 1945 нче елның маен алып тора.

Ләкин шундый озын сугышчан юл үтсә дә, ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Үзенең ике тапкыр медальләр белән бүләкләнүе турында да әйтмәде. Бу турыда, эзләнә торгач, бүләкләнүнең приказ копиясеннән 2014нче елда гына укып белдек.

Бабабыз каты яралана. Ярасы яңак сөякләре тирәсендә була. Йөзенә карагач, аны сизми калу мөмкин түгел иде.

Сугыш авырлыгын үз җилкәсендә татыса да, аңа исән калуы татлы төш кебек кенә тоелгандыр. Шуңа, ул сөйләмәгәннәрне, безгә, 220нче мотоукчы дивизиясе докладыннан эзләп табарга туры килде, чөнки ул безнең бик якын кешебез – бабабыз иде. Аның белән горурланмыйча да мөмкин түгел.

1941нче елның 1нче апреле

001нче номерлы боерык нигезендә 1941нче елның 1нче апрелендә 220нче мотоукчылар дивизиясе формалаша. Аңа шулай дип исем дә бирелә 220нче мотоукчы дивизиясе белән генерал майор Н.Г.Харушенко идарә итә. Штаб җитәкчесе Переверткин С.Н. була.

12.30 минутта Молотов чыгышыннан Германиянең сугыш башлануын ишетәләр. Тревога бирелә. 17 сәгать 30 минутта телеграмма алына. Аңа СССР Югары Советыннан  халык комиссариаты оборонасы кул куйган була: “Дивизияне кичекмәстән фронтка җибәрергә”. Бу боерык кичекмәстән үтәлә.

1941нче елның 29 нчы июне

Бөтенесе сугышка керергә, Ватанны сакларга әзерләнә. Ләкин дивизиядә сугыш кораллары җитешми. Аларны тиз арада коралландырырга керешәләр. Юлда корал белән тәэмин итү барып чыкмый. Алдан планлаштырылган 38 эшелон урынына 12 эшелон гына бирелә. Моннан мотодивизиянең хәлен бик яхшы күзалларга мөмкин була.

220нче номерлы укчылар дивизиясенең сугышчан юлы

Фашист илбасарларыннан туган җиребезне саклауда Кызыл Байрак орденлы Оршан 220нче укчылар дивизиясе зур өлеш кертә. Ул вакытта дивизия 31нче армия составында 3нче Белорусс фронтында хәрәкәт итә. Аның командиры полковник Василий Алексеевич Полевик була.

Белоруссияне азат итү операциясендә 1944нче елда 31 нче армия Көнчыгыш Оршан фронтында сугыша. Алар алдында немец группировкасын тар-мар итү бурычы тора.

1944нче елның 23нче июне таңында “Багратион” азат итү операциясе башлана. Аның белән генерал-лейтенант Глаголев идарә итә.

31нче армия көн ахырына кадәр контратакага килүче җәяүлеләр һәм танклар белән көрәшә. Аеруча авыры булып, 201,7 нче биеклекне алу тора. Сугышчыларның батырлыгына, куркусызлыгына исең китми булмый. Шулай итеп, Дубровский районындагы ул биеклек алына. Алар арасында Шәрәф Сәхби улы да була.

3нче укчылар батальонның 653нче укчылар полкы, 220нче укчылар дивизиясенең кызылармиячесе Е. А. Картовенков 23нче июнь көнне, кулына флаг тотып, немец траншеясенә килеп керә һәм үзе артыннан бөтен ротаны ияртә. Ул вакытта немец дзоты пулемет уты белән җәяүле солдатларга хәрәкәтләнергә ирек бирми. Картовенков сиздермичә генә дзотка таба үрмәли һәм гранаталар ыргыта. Шул вакытта 5 немец солдаты юк ителә һәм немец офицеры кулга алына.

27 июнь көнне Мәскәү 3нче Белорусс фронтының 220нче укчылар дивизиясенең җиңүенә салют бирә һәм дивизиягә “Оршан” мактаулы исеме бирелә.

Һәлак булган иптәшләрен җир куенына салып, 220нче дивизиянең сугышчылары Смолевичка юл тота. Кич белән 2нче июльдә алдагы отряд Минск тирәсенә килеп җитә.

14нче июльдә 220нче укчылар дивизиясе Гродно районында СССРның дәүләт чигенә беренчеләрдән булып килеп җитә. Ә капитан Кошман беренчеләрдән көймәгә утырып, үзе белән бер төркем сугышчыларны  алып елганың төньяк ярына юл ала. Дошман каты ут ача, ләкин алар юлларны дәвам итә, алдагы биеклекне алып, укчыларга урнашыр өчен, 2 километр урынны азат итә.

Дошманның 2 контр һөҗүмен җиңә һәм бөтен ротаның бу ярга чыгуына юл ача.

Өч тәүлек эчендә коточкыч сугышлар бара. Днепр буендагы бу сугышта укчылар кабат үзләренең курку белмәс көчен күрсәтә.

Капитан Кошманга бу батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм ул Ленин ордены, “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә. Дәүләт бүләкләре 220 нче Оршан укчылар дивизиясенең башка сугышчыларына да тапшырыла.

220нче укчылар дивизиясенең ветераннары күп еллардан бирле Җиңү көнендә Мәскәүдә һәм ун елга бер тапкыр Минскийда очрашалар.

 

Сугыштан соңгы тормышы

Сугыш тәмамланганнан соң, Шәрәф Сәхби улы туган авылы Әшнәк авылына әйләнеп кайта. Тормыш иптәше Минсәхип белән 3 бала тәрбияләп үстерә: олы улы – Әшраф, уртанчы кызы – Дина (минем әнием), кече улы – Илдар.

Гаиләгә авыр фаҗига килә. Каты авырудан соң 46 яшендә хатыны (дәү әни) Минсәхип вафат була. Ул вакытта Шәрәф Сәхби улы төрмәдә була, 5 килограмм солы өчен, тентү кергәч, аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Димәк, Шәрәф Сәхби улына репрессия елларын да үз җилкәсендә татырга туры килә.

1952нче елны гына ул азат ителә һәм колхозга кайтып эшли башлый.

1953нче елда гаиләгә тагын авыр кайгы килә, чөнки аларның өйләре яна. Өч бала белән тол калган әтигә, икенче гаилә кормыйча мөмкин булмый.

Вакытлыча торырга Әбүбәкер исемле авыл картына йортка керәләр. Авыл халкы һәм үзенең тырышлыгы белән Шәрәф Сәхби улы яңа йорт торгыза .

Икенче хатыны Маһирә дә Әшнәк авылы кызы була. Ул 1921нче елның 10 августында Әшнәк авылында дөньяга килә.

Шулай итеп, икенче гаилә төзелә. Шәрәф Сәхби улы белән Маһирә әби гаилә коралар.

Яңа йорт өлгертеп кергәч, уллары Шәүкәт туа. Аннан соң бер-бер артлы 5 кыз дөньяга килә: Мөнирә, Фирдәүсә, Нәбирә, Дилә, Венера.

Ике гаилә балаларына да бертөсле карыйлар алар, гаиләләрендә үгилек дигән төшенчә яшәми.

Шәрәф Сәхби улының балалары онык һәм оныкчыклары

Шәрәф Сәхби улы беренче хатыны Минсәхип белән 3 бала үстерә. Минсәхип (1905нче елда туган) белән 20 ел бергә гомер итәләр. Әниләре авыру булгач, балалар бер эштән дә курыкмыйлар, бакча эшеме ул, терлек туар караргамы, һәр эшне җиренә җиткереп эшлиләр. Бу бит – әни-әти тәрбиясенең нигезе. Димәк, гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирелгән, аларны “үрнәк гаилә “ дип тә әйтеп була.

 

Йомгаклау

Бу хезмәтемне бабам Шәрәф Сәхби улынына багышлауның үз сәбәпләре бар :

1) Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулганда, бабамның исемен бүгенге буыннарга җиткерәсем килде;

2) сугыш юлын үтеп, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәреп, төшенкелеккә бирелмичә, гаилә корып, балалар үстереп, яшәгән бабамны, шәхес буларак, яшәүгә үз өлешен кертүен күрсәтергә теләдем;

3) бабам башлаган гаилә җепләренең дәвамын күрсәтеп, яшәүнең әһәмиятен аңлатырга теләдем.

Сәхбиев Шәрәф Сәхби улы безнең бабабыз гына түгел, ул безнең горурлыгыбыз да. Яшәвебез белән дә без аңа бурычлы.

Яшәүнең мәгънәсе: үткәннәрне онытмыйча, яшь буынга җиткерү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев