Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бу өлкәдә хезмәт куючылар халыкның рухи мирасын саклап калуга, хезмәт кешесен сыйфатлы ял иттерүгә, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатен үстерүдә, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур көч куеп хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Мәдәният йорты — авылның йөзек кашы. 2012 елдан гамәлдә булган авыл клублары программасы буенча шактый авылларда мәдәни үзәкләр яңартылды. Аларны хәзер заманча — күп функцияле үзәк дип атыйлар. Мондый үзәктә — мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе берләшеп халыкка хезмәт күрсәтә.
Мортта заманча клуб 2013 елда төзелде, ул авылның нәкъ уртасында урнашкан. Биредә китапханә, 300 урынга исәпләнгән тамаша залы, бию залы, түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен бүлмә, якты һәм иркен китапханә бар, авыл Советы да биредә урнашкан.

2004 елдан алып хәзерге вакытка кадәр мәдәният йорты мөдире вазифаларын Гөлфинә Гаффанова башкара. Гөлфинә апа күрше авылда туып-үскән, Морт килене, матур тавышы, ягымлылыгы, һәрвакыт ярдәмгә әзер торуы белән авыл халкының хөрмәтен казанган кеше. Аның җитәкчелегендә авылда төрле концертлар, конкурс һәм ярышлар, тематик кичәләр оештырыла, урам концертлары, бәет уку кичәләре — һәркем көтеп ала торган чараларга әверелде.

Гөлфинә апа әйтүенчә, мәдәният хезмәткәренең төп максаты — кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету.

— Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Ничек кенә булмасын, мин хезмәтемне яратам, башка һөнәрдә булуны күз алдына да китерә алмыйм, — ди ул.

Бу тармакта очраклы кешеләр эшли алмый. Менә берничә ел дәвамында Гөлфинә апа белән кулга кул хезмәт куйган Фәрдия апа Шаһидуллина, хәзерге вакытта клубта сәнгать җитәкчесе вазифасын башкаручы, оста гармунчы Рәмзия апа Һидиятуллина, яшь булуына карамастан, сәләтле һәм бар яктан да килгән баянчы Рөстәм Закиров, мәдәният йортының бар эшләрендә ярдәм итеп, катнашып торучы китапханәче Зәлия Садыйкова авыл халкына хезмәт күрсәтә, эш кешесенең ялын матуррак, эчтәлеклерәк итеп үткәрергә тырыша.

Рәмзия апа Һидиятуллина да бу өлкәдә очраклы кеше түгел. Якын-тирә авылларда аны белмәгән кеше юктыр дип беләм. Бер генә концерт-кичә дә аннан башка узмый бу авылда. Рәмзия апа — үз эшенең чын остасы. Мәдәният йортында эшли башлавына әле бик аз вакыт үтсә дә, ул инде «Мирас» фольклор ансамблен оештырып, анда үзе шикелле җырга гашыйкларны тупларга да өлгергән: 

— Без заманча шартларда аудитория белән аралашуның яңа формаларын эзлибез: уеннар, конкурслар, әңгәмәләр, әдәби-музыкаль композицияләр, очрашулар, батырлык дәресләре, татар халкыны гореф-гадәтләре, йолаларын күрсәтә торган чаралар оештырабыз. Татар халкының мәдәниятен саклап калу, халыкның мәдәни тормышын оештыру өлкәсендә көч куябыз, — ди Рәмзия апа.

Мәдәният йорты — авылның йөзек кашы ул. Бу өлкәдә хезмәт куючылар халыкның рухи мирасын саклап калуга, хезмәт кешесен сыйфатлы ял иттерүгә, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Әлбәттә, бу эшләрне алар барысын да үзләре генә башкарып чыга алмас иде. Халык ялын оештыруда авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары, җирлек җитәкчелеге, битараф булмаган авылдашлар зур ярдәм күрсәтә.

Мәдәният йортында «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчесе Раушания Гайфуллина), «Мим» театр коллективы (җитәкчесе Ләйлә Фәхретдинова), «Балан» ансамбле үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.

Әле узган ялларда гына авылда Нәүрүз бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үттеләр, хәзер киләчәкккә планнар корып, инде яз бәйрәмнәренә әзерләнә Морт авылының мәдәният хезмәткәрләре.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясе мәдәният өлкәсендә көч куючы абый-апаларны, егет-кызларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый! Хезмәт дәртегез, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев