Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге”

30 июльдә “Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге” дип аталган иҗади проекты башланып китте. Ул XII Бөтенроссия Спас ярминкәсенең визит карточкасы – декоратив-гамәли сәнгатьне һәм халык иҗатын саклау һәм үстерү өлкәсендәге зур вакыйга булачак.

Чараны “Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар Региональ иҗтимагый оешмасы һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең “Мәдәният” милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Алабуга муниципаль районы ярдәме белән үткәрә.

Проектның төп максаты – халык сәнгать кәсепләрен һәм халык иҗатын популярлаштыру. 30, 31 июль һәм 1 августта эшсез гражданнар, пенсия яшенә җитүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр

Хәзерге заман этносәнгате музеенда һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең интерактив остаханәләрендә уздырылган киез басу, эбра, басма графика, кайнар батик, сөяк кисү буенча мастер-классларда катнаштылар, аларга аерым игътибар бирелде.

Проект кысаларында Россиянең һәм Украинаның 28 шәһәреннән 56 оста иҗат итү серләре белән уртаклаша, аларның 40ы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән булдырылган. Алар түбәндәге юнәлешләр буенча мастер-класслар бирәчәк: келәм ясау, тимерчелек эше, чүлмәк ясау, кайнар эмаль, туку, агач кисү һәм башкалар. Шулай ук Дагстаннан килгән осталар зәркән сәнгате, келәм туку һәм башка сәнгать өлкәсендәге осталык серләре белән уртаклашачак.

“Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге” проекты 4 августка кадәр Гассар урамында (Гассар, 1 участогыннан алып Гассар, 9га кадәр) эшләячәк.

Мәгълүмат һәм фото ЕГМЗ матбугат хезмәте тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев