Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак

Шәһәр һәм район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Габдулла Тукайга һәйкәл кую һәм һәйкәл янәшәсендәге территорияне төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

- Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл 1 нче урта мәктәп каршында урнашачак, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Владимир Фролов. Киңәшмәдә Мәскәү скульпторлары Владимир Демченко һәм Александр Головачев катнашты. Алар киңәшмәдә катнашучылар игътибарына һәйкәлнең макетын тәкъдим итте.

Мәскәү осталары аңлатуынча, танылган татар шагыйре сыны Мәккә ягына карап торачак. Һәйкәлнең тирә-ягы исә тиешле дәрәҗәдә төзекләндереләчәк. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов сүзләренчә, 1 нче мәктәпнең фасадын матурлау да күздә тотыла.

Киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, территорияне төзекләндерү буенча үз фикерләре белән уртаклашты. Шәһәрдә һәйкәлләр төзелеше темасында тагын бер яңалык: тиздән Александр паркында Екатерина II гә һәйкәл төзү мәсьәләсе каралачак, дип хәбәр итте Геннадий Емельянов киңәшмә ахырында.

Рузилә ГАЛИМОВА

Рәсемдә: Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл макеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев