Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада “Көз гүзәле-2012” бәйгесе үтте

Югары титулга 9 нчы мәктәп укучысы Екатерина Кедрова лаек булды. Тагын 4 кыз төрле номинациядә җиңү яулады.

1 нче гимназия укучысы Эльвира Гайнатуллина "Менә нинди мин" дигән номинациядә җиңүче булды. Тамашачы күңелен 4 нче гимназиядә белем алучы Айгөл Минһаҗева яулады. Анжелика Семина (Яковлево мәктәбе) тәкъдим иткән көзге кием башкалар арасында иң яхшысы булып танылды, ә Тарловканың 11 нче мәктәбендә укучы Ангелина Уйбина "Иң яхшы дизайнер" исемен яулады.

Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге "Көз гүзәле" дигән муниципаль бәйгене быел икенче тапкыр үткәрде. Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 17 кыз катнашты. Кызлар визиткада оригиналь рәвештә үзләре турында сөйләргә һәм үзләренең күлмәкләрен күрсәтергә тиеш иде. Катнашучылар бәйгенең бу өлешендә көзнең кабатланмас сурәтен булдырырга тырышты. Өй эше итеп кызлар кәнфит кәгазенең көзге дизайнын тәкъдим итте.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев