Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуганың “Чуклы яулык” керәшен фольклор ансамбле республика бәйгесендә катнашты

Казанда керәшен халык җырларын башкаручы яшь артистларның "Туым Җондозы" V нче конкурс-фестивале узды. Проектның максаты - керәшен музыка иҗатын саклау, пропагандалау, солист һәм халык музыка әсәрләрен башкаручы ансамбльләрне ачыклау.

Бәйгедә барлыгы 300дән артык конкурсант катнашырга теләк белдерде. "Туым Җондозы" бәйгесенең сайлап алу туры 18 декабрьдә Менделеевск шәһәрендә узды. Алабуга данын бу бәйгедә "Чуклы яулык" фольклор ансамбле яклады. Алар сайлап алу турын узып, Казан фестивалендә катнашырга юллама алды.

26 гыйнварда Казанда "Туым Җондозы" бәйге-фестиваленең соңгы этабы булды. Бу этапта 25 финалист катнашты. Алар арасында 5 яшьтән алып 25 яшькә кадәр солистлар һәм фольклор коллективлары бар иде. "Ак барс" Яшьләр үзәгендә үткән гала-концерт фестивальгә йомгак ясады.

Алабуганың "Чуклы яулык" фольклор ансамбле 2012 елда оеша. Ансамбльгә 16-17 яшьлек егет һәм кызлар бик теләп йөри. Ансамбльнең җитәкчеләре - Людмила Гатауллина һәм Нина Елизарова. Алабуга ансамбле "Туым Җондозы" - "Раштуа йолдызы" фестивалендә 11-17 яшьлекләр арасында (яшь категориядә) чыгыш ясады. Әле бик яшь һәм тәҗрибәсе аз булган "Чуклы яулык" фольклор ансамбле фестивальдә беренче тапкыр катнашты. Шуңа да карамастан, бу сәләтле кызлар һәм егетләр ике номинациядә җиңү яулады. Беренчесе - "Фольклор ансамбле" номинациясендә. Бу номинациягә барлыгы 6 ансамбль дәгъва итә. "Иң яхшы халык костюмы өчен" дигән номинациядә Алинә Әхмәтшина җиңә. Ансамбль вәкилләре барысы да, бүтән катнашучылардан аермалы буларак, үзенчәлекле керәшен костюмнарында иде. Ә менә Алинәнең киеме жюри күңеленә аеруча хуш килә, күрәсең. Тамашачы күңелен яулаган бу киемне керәшен костюмнары буенча белгеч Валентина Максимова иҗат итә. Владимир Мироваев та "Чуклы яулык" ансамбленә зур ярдәм күрсәтә: ул алар белән бергә Казанга аккомпаниатор буларак бара.

"Чуклы яулык" коллективы "Фольклор ансамбле" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Моннан тыш җиңүчеләргә бу фестивальдән истәлеккә фотоаппарат һәм йолдыз формасында мендәрчекләр бирелде.

"Чуклы яулык" ансамбле һәм аның җитәкчесе Людмила Гатауллина "ТР керәшеннәре җәмәгать оешмасы" Алабуга бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьевага, Альфира Акберовага, Валентин Митрофановка, Юлия Фәйзуллинага һәм бу коллективка рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерә.

Рузилә ГАЛИМОВА

Фото Людмила Гатауллина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев