Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Алтындыр ул – халык йөрәге!”

Алабугада атна дәвамында төрле мәдәни традицияләр уйнап, җырлап, ишетелеп торачак - шәһәрдә Мәдәният елына багышланган "Идел-Чулман төбәге халыкларының мәдәнияте"фестивале башланып китте.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте оештырган фестиваль "милли күршеләребезнең" гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен җанландыра. Фестивальнең беренче көнендә бәйрәмне "Кама" уку театры сәхнәсендә музыкаль эстрада сәнгате бүлеге студентлары башкаруында, кунакларга милли киемнәр һәм сыйлар күрсәтеп, татар халкының уеннары, җырлары һәм биюләре ачып җибәрде. Бәйрәмне "бер көн - бер культура" принцибы буенча оештырганнар. Татарлардан соң тамашачыларга Удмуртия, Россия, Мордовия, Чуашстан, Башкортостан һәм Марий-Эл Республикасы халыкларының үзенчәлекләре күрсәтеләчәк.
Чыгышларның һәркайсы матур һәм кабатланмас булуга карамастан, фестиваль үзенең конкурс башлангычыннан читкә тайпылмый: 19 февральдә көллиятнең кайсы белгечлеге нинди мәдәниятне тулырак күрсәтүен билгеләүче финал чарасы узачак.
Cүз уңаеннан, иҗади конкурсларда җиңү - көллият өчен быел беренче генә түгел. Казанда үткән "Туым Җондозы" - "Рождественская звезда" - 2014 керәшен халык җырларының VI яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә "Фольклор ансамбль" номинациясендә безнең студентлар беренче урынны алды. Конкурс хөкемдарлары фикеренчә, төрле характердагы ике җыр белән чыгыш ясаган "Айбагыр" төркеме керәшенчә башкару традицияләре буенча иң яхшысы булды. Конкурс-фестиваль бөтен Россия масштабында үтте: анда Башкортостаннан, Удмуртиядән, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән җырчылар һәм ансамбльләр катнашты.
Диләрә САБИТОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев