Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алтыны да, магниты да бар

Кунак килгәч гадәттә аңа гадәти бүләк түгел, бәлки башкаларга күрсәтеп горурланырлык, истәлекле бүләк бирәсе килә.Үзең каядыр барырга җыенсаң да, йөзгә кызыллык китермәстәйләрен, үзеңә генә түгел туган-тумачаңа, дус-ишләргә ошардайларын сайларга тырышасың.

Менә андый очракларда Алабуга символлары төшерелгән сувенирлардан да кулайрак әйбер юк инде. Тик менә аларны каян алырга? Икенчедән, күз кызыгырлык сувенирларга күпме акча түгәргә туры килә икән? Менә шушы сорауларга җавап алу максаты белән хәбәрчебез махсус кибетләргә юл тотты.

Әлбәттә, бу өлкәдә әйдәп баручыларның берсе - Сәнгать салоны. Әйтергә кирәк, ул төбәгебезнең мәдәниятен саклап калу максатыннан барлык профессиональ рәссамнарны һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарын берләштерү, аларның иҗатын туристларга да күрсәтү теләгеннән чыгып, Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге составында ачылган иде.

Сәнгать салоны директоры Екатерина Харина әйтүенчә, бүген салон Россиянең һәм Татарстанның 180нән артыграк рәссамы һәм осталары белән хезмәттәшлек итә. Монда 300 дән артык төрле оригиналь сувенир бар: алар зәвыгыңа һәм кесәңнең нинди булуына карап, төрле бәядә тәкъдим ителә. Салонда шәһәр күренеше төшерелгән 15 сумлык магниттан алып, 50 мең сумлык алтыннан эшләнгән әйберләргә тикле бар. Шулай ук күн, чыбык, каен тузы, керамика, гипс, балчык, ярымкыйммәтле ташлар, бәллүр, текстиль эшләнмәләре дә җитәрлек. Буклетлар, фоторәсемнәр, тәлинкә, картиналар аеруча популяр санала. Шәһәр кунаклары "Алабуга чебене" дип аталган рюмкаларны, сувенир прәннекләрне, этник бизәнү әйберләрен, түбәтәй һәм милли бизәкле тапочкаларны яратып ала.

Алабуга осталары эшләгән әйберләрне кулай бәяләрдән музей-ядкәрлек карамагындагы интерактив остаханәләрдән дә сатып алырга була. Анда әзер әйберләр арасыннан сайлап алу мөмкинлеге зур. Әгәр эксклюзив, үзенчәлекле бүләк аласың килә икән, аны берәр оста җитәкчелегендә үзең эшли аласың. Бу очракта, кем әйтмешли, берьюлы ике куян ату мөмкинлеге бар. Күргәннәрең, өйрәнгәннәреңне соңыннан үзлектән башкарырга була ич!

Моннан тыш, салоннан ерак түгел җирле осталар "Лоза-мастер" дигән кибетләрен ачты. Анда чыбыктан үрелгән көндәлек әйберләр һәм ырым-ышануларга бәйле кызыклы сувенирлар урын алган. Әйтергә кирәк, алар да - үтемле товар.

"Алабуга тәм-томнары" ҖЧҖ Алабуга күренешләре төшерелгән чәк-чәк, прәннек, шулай ук бүләк чәйләре белән туристларны кызыксындырса, "АлабугаУкупрПласт" капкачлары күптән инде дөньяви абруй казанды. Шунысын искәртик, әлегә киштәләрдә мондый товарны таба алмассыз, чөнки җитештерүче аның стилен һәм товар билгесен үзгәртә. Хәер, моның өчен борчылырга урын юк, салонда алар эшләгән дүрт төр подносны арзан гына бәядән алырга мөмкин.

Вак-төяк сувенирлар: ручка, магнитлар, кәрәзле телефон өчен подвеска һәм брелоклар яратучыларга "Юлдаш" балалар үзәге кибете хезмәт күрсәтә. Үзәктә шөгыльләнүче балалар заказ буенча кружкаларга рәсем төшерергә дә бик осталар.

Ә менә элеккеге арматура заводы тулай торагы янындагы кибетләрнең берсендә сатучылар Алабуга символы төшерелгән сувенирлар юклыктан зарланды.

- Китерүчеләр булса, без аларны да сатар идек. Халык бездән төрле ваза, статуэтка, курчак һәм бүләк җыелмаларын теләп ала,- ди Линуза Гарипова.

Әмма әлегә сувенирлар ташкыны ел саен җәй үткәрелә торган Спас ярминкәсендә генә булып ала. Шуңа күрә әзерлек хәстәрен алдан күреп куярга кирәк.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев