Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Без бары башка төрле

Инвалидлар көненә багышланган зур концерт шундый жыр белән башланды.

Сәламәтлеге чикле булганнар гына катнашса да, концерт башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый иде. Балалар да, өлкәннәр дә җырлады-биеде, шигырьләр укыды, музыка коралларында уйнады. Концертта киатнашучылар һәм "Игелеклелелк планетасы" икенче муниципаль фестивале лауреатларына иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды. Шәһәр һәм район Советы депутаталары балаларның әти-әниләренә тернәкләндерү (средство) чаралары бүләк итте.

Район башлыгы Геннадий Емельянов икенче гомумроссия конкурсында "Эш төрләрен берләштерүче иң яхшы балалар бакчасы" номинациясендә өченче урын алган "Снежок" балалар бакчасына Мактау кәгазе һәм акыл үстерә торган уеннар алу өчен сертификат тапшырды. "Яңа йорт" социаль йортын төзекләндерүдә булышкан "Алга бер адым" проектының актив катнашучыларына рәхмәт хаты бирелде. Һәрчак югары уңышларга ирешүче сәламәтлеге чикле Алабуга спортчылары командасы сәхнәгә яңа формалары белән күтәрелде, аларга Геннадий Емельянов "Бочча" уены комплекты бүләк итте.

Әфганстан ветераннары союзының ТР җәмгыяте рәисе урынбасары Айдар Хамаев педагоглар һәм сәламәтлеге чикле балаларның ата-аналарына, дүртенче балалары туу уңаеннан Ибраһимовлар гаиләсенә (сәламәтлеге чикле бала тәрбияләүче) бүләкләр һәм "Игелеклелек планетасы" оешмасына 250 мең сумлык сертификат тапшырды.

Мәрмәр залда сәламәтлеге чикле булганнарның кул эшләре күргәзмәсе һәм Лиана Мусинага вертикализатор алу өчен хәйрия акциясе оештырылган иде. Анда җыелган 16 мең сум акча кызның әнисенә тапшырылды.

Наилә Баязитова

Таһир Мәхмүтов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев