Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Болгарда булдык

Узган шимбәдә "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары хезмәткәрләре һәм коллектив ветераннары Болгарда булып аның тарихи истәлекле урыннары белән танышты.

Журналистларны Болгарда исламны кабул итүне мәңгеләштерү уңаеннан быел май аенда ачылган Истәлекле бина эчендә урын алган дөньядагы иң зур Коръән һәм Ак мәчет комплексы, шулай ук Икмәк музее таң калдырды.



Зур манара, крепость башнясы һәм 18 гасырда нигезләнгән чиркәү.



Тарихи музейга керү бәяләре: пенсионерлар өчен 30 сум, Истәлекле билгегә - 100 сум тора.



Крепость башнялары яңадан торгызыла; андагы колоннаның бары берсе генә исән калган.



Төньяк мавзолейда хан кабере һәм гарәп телендә язылган кабер ташлары.



Чиркәүдә тарихи истәлекләр, шәһәр макеты.



Истәлек билгесе стенасын Италиядә эшләнгән әнә шундый зур мозаик полотно бизи. Монда якташыбыз Булат Гыйльвановның өч картинасы, Рәбис Салаховның бер картинасы урын алган.

Зур Коръәннең тышында төрле төстәге зур, кыйммәтле ташлар, авырлыгы 120 килограмм.



Кече манара, хан кабере.

Кара ташпулат, хөкем урыны ролен үтәгән.



"Ак мәчет" янында.



"Ак мәчет һәм мәдрәсә" комплексында әле эшчеләр төзү эшләре белән мәшгуль.

Мәчет тыштан да эчтән дә искиткеч матур, көнчыгыш стиле ярылып ята.



"Ак мәчет" комплексы белән янәшәдә Икмәк музее.

Монда җил тегермәнен дә су тегермәнен дә күрергә була.

Тегермәнче йорты да зур кызыксыну уята.



Ат арбасы, сука һәм трактор да бар монда.



Арыш, арпа, бодай, җитен көлтәләрен тотып та, күтәреп тә карадык, чөнки сабый чакта безне алар җилдән, яңгырдан ышыклады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев