Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Чулмансудан алып иҗат рухын!

Шушы көннәрдә Алабуганың "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе оешуга 60 ел тула.

2000-2010 елларда "Чулман" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәридә Хәбибрахманова була. Ә гомумән алганда, ул әдәби түгәрәк буларак, 1953 елда "Яңа Кама" газетасы редакциясе каршында оештырыла. Аның беренче әгъзалары - педагогия институты һәм мәдәният училищесы студентлары, ә тәүге җитәкчесе - Г. Әминов була. Ул чагында түгәрәкнең актив каләм тибрәтүчеләре Салисә Гәрәева (хәзер инде танылган шагыйрә ) һәм тәнкыйтьче, журналист Индүс Сирматов та иҗади процесста теләп катнаша (бәлки, башка талантлы шәхесләр дә беренче чыныгуны шунда алгандыр, ансы инде безгә мәгълүм түгел).

Әдәби түгәрәк бер сүлпәнләнеп, бер кабынып киткән шәм кебек, төрлечә нурланып, иҗат кешеләрен үзенә чакыра торды. Ә язган кеше барыбер яза инде ул димәгез, үз фикердәшләрең булу, иҗатыңа күпмедер бәя бирелү, кирәк чакта төзәткәләү, икеләнеп торганда бер-бер киңәш ишетү - бик мөһим нәрсә. Безнеңчә, иҗади берләшмәнең әһәмияте дә шунда кебек, дип яза үзенең истәлекләрендә шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова. Ул хаклы: чыннан да әдәби процесс җәмгыяви тормыш кебек үк үзенең күтәрелеш чорларын, сүрелү-сүлпәнләнү вакытларын кичерә булыр. Әнә ич, узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында оптимистик рухлы яшьләр килеп "Чулман" түгәрәгенә энтузиазм белән сугарылган иҗади җанлану өргән. Аннан соң ул күпмедер вакыт "торгынлык" кичергән. 1978 елның ахыры якынлашканда, Алабуга дәүләт пединститутына укытырга яшь галим - Әнвәр Шәрипов Казаннан күченеп килә һәм шуннан башлана инде "икенче дулкын" күтәрелеше. Әнвәр Мәгъдәнур улы "Чулман"ның беренче адымнары" дип аталган истәлекләрендә менә ниләр яза: "Алабугага килдем - монда тып-тын. Күренекле шәхесләр белән очрашулар да юк, әдәби иҗат турында кайгыртучы да юк. Әдәбият укытучылары да үзләренең дәресләрен үткәрәләр дә, өйләренә кайтып китәләр. Мин алардан сорыйм: "Сездә иҗат түгәрәге бармы?"- дим. "Юк, - диләр. (Ә.Шәриповның язуына карап фикер йөрткәндә, "Чулман" түгәрәгенең эшчәнлеге бөтенләй туктап калган кебек тоела). Мин, әлбәттә, мондый битарафлык белән килешеп тора алмадым. Биш йөзләп татар студенты арасында, һичшиксез, әдәби иҗат белән кызыксынучылар бардыр. Аларга юл күрсәтергә, талантларын ачып җибәрергә, иҗатта үзләрен табарга ярдәм итәргә кирәк, - дип дәвам итә истәлекләрнең авторы. Ул чагындагы институт ректоры Тәлгат Галиуллин белән киңәшеп, аның хәер-фатихасын алгач, "Чулман" әдәби түгәрәгенең беренче утырышы 12 декабрьдә 52 нче аудиториядә үткәрелә", - дигән белдерү элә. Шуннан башлана инде күтәрелеш. Башта аз-азлап, аннан торган саен ишәя иҗатка тартылучылар саны. Соңрак зур танылу алган шагыйрьләр: Фазыл Шәех, Гөлзадә Әхтәмова, Гарәфи Әгъләмҗан, Марсель Гыймазетдиновларның "җырлап" торган шигырьләре һәм аларга чулманчылар сафына килеп кушылган һәвәскәр композиторлар Владимир Мироваев, Валерий Әхмәтшин, Рәшит Улумбековларның көй язулары ямь өстенә ямь була. Ул елларда ук әдәби берләшмә Алабуга мәдәният һәм медицина училищеларына, Морт авылына һ.б. кайбер төбәкләргә иҗади сәфәрләр оештырып халык алдында чыгышлар ясый, милли-мәдәни тормышта зур җанлану тудыра.

Шигырь язучылар саны югарыда телгә алынганнар белән генә чикләнми. Ләлә Абдуллина, Шәфига Мусина, Илгиз Абдуллин, Наил Тимербаев һәм юморескалар остасы Дамир Мәрдановның да исемнәрен аеруча бер җылылык белән искә аласы килә. Әнвәр Шәрипов истәлекләрендә шигырь һәм хикәяләр язучы дистәләгән пединститут студентларының да фамилияләрен атый. Бер мәкалә кысасында аларны санап чыгу мөмкин булмаганлыктан, алар безне гафу кыла күрсен. Әнвәр Шәрипов бик күп авторларның әсәрләре район һәм республика матбугатында басылуын санап китә. Инде тарихта калып баручы ул елларда, иренмичә, Морт авылыннан килеп, әдәби берләшмә утырышларына үзенең шигырь язучы укучысын да ала килгән әдәбият укытучысы Анна Хисаметдиновага да аерым рәхмәтләр әйтергә кирәк.

1986 елда Әнвәр Шәрипов Алабугадан күченеп киткәч, әдәби берләшмә белән кыска гына вакытка Дамир Мәрданов җитәкчелек итеп ала. Аннан соң бу җаваплы җәмәгатьчелек вазифасына керешергә, каләмдәшләренең гозерен тыңлап, шагыйрь Фазыл Шәех ризалаша. Ул елларда да берләшмә әгъзалары төрле җирләргә иҗади сәфәрләр оештырган кебек, Казаннан һәм Чаллыдан килгән язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар уздыралар.

2000-2010 елларда "Чулман" әдәби-иҗат берләшмәсе белән Алабуга мәдәният училищесы мөгаллиме Фәридә Хәбибрахманова җитәкчелек итә. Әдәби коллектив элекке традицияләренә тугры калып, уку йортларында, китапханә һәм шәһәр вә районның мәдәният учакларында шигырь һәм музыка кичәләре оештыруда, татар вә урыс халкының бөек шагыйрь һәм язучыларына бәйле үткәрелгән юбилей чараларында актив катнаша.

Галиҗәнап китапның, җан азыгы - әдәби әсәрнең (шигырь-поэма, хикәя, повесть-роман һ.б.) кадере китеп барган бер заманда Алабуга төбәгендәге җирле шагыйрь һәм прозаикларның бердәнбер татар телле әдәби берләшмәсен сүндермичә эшләтүне үз өстенә алу өчен ким дигәндә дә иҗат эшенә гашыйк булу кирәктер. 2010 елдан җәмәгатьчелек башлангычындагы бу тынгысыз һәм җаваплы вазифаны элек күп еллар табиб һәм медучилище директоры булып эшләгән Насих Әхмәдуллин алып бара. Хәзерге вакытта 17 әгъзадан торган әдәби берләшмә утырышларын алып бару һәм каләмдәшләреңнең шигырьләрен "сүтеп-җыю" бер нәрсә, ә инде шәһәр мәдәният һәм мәгариф идарәләре, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, мәдәният сарае һ.б.лар белән килештереп төрле әдәби-мәдәни чаралар комплексын үткәрү - бөтенләй икенче (мисалга, 2012 елның ноябрендә мәдәният сараенда - шагыйрә Гөлзада Әхтәмованың, октябрьдә һәм декабрьдә Кадрия Наилнең - мәдәният училищесында һәм үзәк китапханәдә, 2013 елның гыйнварында Фәридә Хәбибрахманованың "Көмеш гасыр" китапханәсендә иҗат кичәләрен уздыру гына да үтә мәшәкатьле чаралардыр). Хәзерге кыйммәтчелек заманында Кукмара районы авылына чулманчылар белән иҗади сәфәр оештыру да зур түземлелек таләп итә. Җитәкченең мәшәкатьләрен санап кына бетерерлек түгел: район һәм республика матбугат чараларында ("Алабуга нуры", "Мәдәни Җомга", "Сөембикә", "Казан утлары" һ.б.) чулманлыларның шигырь һәм хикәяләрен бастырту, Чаллы һәм Казан язучыларын иҗади кичәләргә һәм конференцияләргә чакырып, яшьләр һәм әдәбият сөючеләр белән очрашулар үткәрү Чулман әдәби түгәрәгенең 1957 һәм 1997 елларда дөнья күргән ике күмәк җыентыгының дәвамы буларак һәм быелның апрелендә түгәрәк-берләшмәнең оешуына 60 ел тулуны зурлап билгеләп үтүне күздә тотып, өченче җыентыкны чыгарту - һәммәсен санап бетерү дә мөмкин түгел. Өченче җыентык димәктән, аны бастырып чыгару шактый катлаулы булып чыкты - ахыр чиктә бөтенесе акчага килеп терәлә (музей-тыюлык директоры Гөлзадә Руденконың бу максатка 50 мең сум бирүен санамаганда, башка "бирәм", дип торучы күренми), шулай да Насих Сөнгатъ улы ошбу йөрүләрнең ахыры хәерле килеп чыгасына ышана.

"Чулман" әдәби берләшмәсендә чыныгу алган дүрт кеше - Фазыл Шәех, Марсель Гыймазетдинов, Гөлзадә Әхтәмова (ул - 2012 ел өчен Саҗидә Сөләймәнова премиясенә лаек булды), Фирдәвес Хуҗин төрле елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул ителделәр. "Чулман"ның яшь буынны милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдәге роле бәяләп бетергесез. Алтмыш еллыгын шушы көннәрдә зурлап билгеләп үтүче мәдәният- сәнгать учагының уты мәңге сүрелмәс, киләчәк буыннарга да якты эстафета булып барып ирешер дип ышанасы килә.

Фирдәвес ХУҖИН,

ТР язучылар берлеге һәм "Чулман" әдәби берләшмәсе әгъзасы;

Насих ӘХМӘДУЛЛИН

"Чулман" әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев