Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Горькийга багышланган әдәби маршрут Түбән Новгород, Казан һәм Мәскәүне берләштерә

Казан Максим Горькийның тууына 150 ел булуга әзерләнә.

Август ахырында беренче тапкыр "Максим Горький белән Русь буйлап" әдәби-туристик автобус маршруты өч шәһәр - Мәскәү, Түбән Новгород һәм Казан буйлап сәяхәт итәчәк. Әлеге урыннар - рус язучысы тормышында һәм иҗатында зур роль уйнаган шәһәрләр, дип яза "Известия".
Проект идеясе - "биография буенча сәяхәт". Кузгалу ноктасы - Түбән Новгородта Семашко урамындагы музей-фатир. Аннан - Горький сөргендә булган Арзамас. Бу шәһәр турында аның"На дне" пьесасында языла. Шуннан соң - Алеша Пешков "үз университетлары" өчен материал җыйган Казан. Биредә ул эшче, урам себерүче, бурлак һәм икмәк пешерүче ярдәмчесе булып тамак туйдырган.
Казанда Горький урыннары күп: Рыбнорядскида (хәзер Пушкин урамы) "Марусовка" һәм Деренков икмәк кибете - биредә булачак язучы пекарня подвалының бер почмагында яшәгән һәм йомышчы малай хезмәтен башкарган. Хәзер биредә әдәби-мемориаль музей. Экскурсантларга шулай ук язучы "бурлак" булып йөргән пристаньне дә күрсәтәчәкләр.
Максим Горькийга багышланган автобус турлары белән чит ил кешеләре, бигрәк тә италиялеләр (Горький 15 ел Каприда яшәп, бу илне үзенең икенче ватаны дип атаган) һәм кытайлар (аның әсәрләрен актив рәвештә тәрҗемә итеп, яңадан бастыралар) кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев