Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Иркә: “Табиблар сәхнәгә чыкмаска кушты”

Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның белән күптән түгел Илсөя Бәдретдинова концертында күрешкән идек, аннан соң тагын бер концертта юлларыбыз кисеште. Иркә белән шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык.

- Иркә, нарасый кайчан туарга тиеш? Кем икәне билгелеме әле?

- Гади генә УЗИга барган идем, күрсәтмәде, яшерде. Февральдә көтәбез, Алла теләсә.

- Үзең кем булуын телисең?

- Кыз булса, яхшы комплект булыр иде!

- Улыңа ничә яшь?

- Булатка ноябрьдә 9 яшь тулды.

- Сөбханалла! Синең шундый улың барлыгын белмәгән идем. Ни өчен икенчегә озак әзерләндең?

- Улымны бик авыр таптым. Икебез дә авыр хәлдә идек. Аннан соң сәламәтлегем белән кыенлыклар булды. Бер ел элек кенә сукыр эчәгемне алып аттылар. Ходай үз вакытында бирә. Бераз куркыта да, чөнки балаларның яшь арасы зур. Җан иясен дөньяга китерү җиңел булмас...

- Бала тудыру йортына алдан сөйләшеп керәчәксеңме?

- Әлбәттә. Нюанслар күп...

- Скрипкада уйнап кына калмыйсың, бию хәрәкәтләре дә башкарасың, җырлыйсың да. Кыен түгелме?

- Сәхнәдә түзәсең (көлә). Кыен. Бигрәк тә сәхнә артына чыккач, кыенлыгы сизелә башлый. Бер атна инде сәхнәгә чыкмыйм. Табиблар да каты итеп кисәтте. Казандагы чыгышларга гына йөрим.

- Иркә, скрипкачы юлыннан китүеңә үкенмисеңме?

- Хәзер үкенеп торып булмый инде. Әтием дөрес сайлаган дип уйлыйм, чөнки мин бик нечкә күңелле.

- Ничә ел сәхнәдә син?

- Туган ягым Түбән Камада мине сәхнә артында туган дип беләләр. Без бөтен гаиләбез белән артистлар, ә мин туганнан ук. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыкканда, миңа 2,5 яшь иде. Шуннан бирле сәхнәдән төшкәнем юк. Әнием белән әтиемә рәхмәт!

- Иркә, татар эстрадасында бик сирәк артистның төркемендә генә скрипкачы бар. Ә менә баянчылар җитәрлек. Скрипкачыларның аз булуы бу өлкәдә професионаллар җитмәү белән бәйлеме, әллә башка сәбәпме?

- Күбесе татар җырында гармун булмау – професионаллар җитмәү дип уйлый. Андыйлар “татар җыры баянсыз татар җыры түгел”, ди. Минемчә, баянның булуы мөһим түгел. Ә скрипкага килгәндә, бездә югары белем алган скрипачлар күп. Ләкин аларны нота буенча гына өйрәтәләр. Ә бит сәхнәдә көчле импровизация кирәк! Миңа да консерваториядә моны өйрәтүче булмады. Әмма мин бер көне дә җырсыз-моңсыз узмый торган гаиләдә үстем. Сарман районы Имән авылында яшәүче әбиемә - 94 яшь, Иншалла! Җырлый һәм тальянда уйный. Без кунакка барсак та, туганнар белән җыелсак та (әнием ягыннан да, әтием ягыннан да), нинди генә мәҗлес булмасын – барыбыз да шау-гөр киләбез, җырлап, биеп, уйнап мәш киләбез. Миңа күп төрле сәләт биргәненә Ходайга, ул сәләтне тагын да үстерергә ярдәм иткәннәре өчен әти-әниемә, түзгән абыема рәхмәт!

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев