Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Иске Яңа ел да үтте

Узган җомгада Шишкин буалары җирлегендә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары иске яңа елны озатты.

Сәхнәдә күп санлы әкият персонажлары бәйрәмгә җыелган кунакларны, аеруча балаларны төрле уеннарга, конкурс һәм викторинага җәлеп итте. Барысыннан да бигрәк, Убырлы карчыкларның күплеге күзгә ташланды. Ә атаманнары - баш убырлы бәлагә тарыган, җитмәсә үзенең туган көнендә гашыйк булган. Кемгә? Менә анысы табышмак. Убырлылар барысы бергә җыелып аның кемгә гашыйк булуын гоманлый: Иван Царевич аның өчен бик яшь, Кощей аның зәвыгына туры килми, ә менә Жириновский шәп кандидат та, әмма өйләнгән...

Үзләренең башлыкларын тынычландыру максатыннан убырлы карчыклар аңа итек бүләк итте һәм җырлар җырлады. Сәхнәдә әкият персонажлары бер-берсен алыштырып кына торды. Чегән кызы һәммә кешегә шаян такмаклар әйтеп, аларның киләчәген юрады. Алабуга артистлары күңелле җырлары, ритмлы биюләре белән кич буе тамашачының күңелен күрде. Ә конкурслар, викториналар, кулдан төрле әйберләр ясау, бию осталыгына бәйгеләр - беркемне дә битараф калдырмады.

Халык әлләни күп булмаса да, бәйрәм, әйтергә кирәк, күңелләргә хуш килде.

Наилә Баязитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев