Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Көн ту­са, яңа хә­бәр

2001 ел­ның 31 де­ка­берен­дә те­леэк­ран­нар­да бе­рен­че тап­кыр Ала­бу­га хә­бәр­лә­ре чы­га. Ул көн­нән аз да тү­гел, күп тә тү­гел, ун ел узып кит­кән.

Ул ва­кыт­та шә­һәр яңа­лык­ла­ры ат­на­га ике тап­кыр чык­са, 2004 ел­дан баш­лап алар­ны ат­на­сы­на биш тап­кыр ка­рар­га мөм­кин бу­ла. Ун ел эчен­дә "Ала­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге" бер­ни­чә мәр­тә­бә чел­тәр пар­тнерын алыш­ты­ра. Яңа­лык­лар Рен-ТВ, СТС, НТВ ка­нал­ла­рын­да транс­ля­ци­я­лә­нә, хә­зер алар­ны "До­маш­ний", "5 ка­нал-Пе­тер­бург", "ТНТ" һәм "А­ла­бу­га" ка­нал­ла­рын­да кү­рер­гә мөм­кин. Ун ел эчен­дә "Хә­бәр­ләр бү­ле­ге" си­гез мең­нән ар­тык сю­жет яса­ган, һәр унын­чы ала­бу­га­лы ре­пор­таж ге­рое бул­ган.

Уз­ган ат­на­да "А­ла­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге" кү­ңел­ле жыр-би­ю­ләр, ша­яр­ту-уен­нар, кот­лау­лар һәм бү­ләк­ләү­ләр бе­лән 10 ел­лык юби­лей­ла­рын бил­ге­ләп үт­те. Мик­ро­фон яки ка­ме­ра то­тып ар­лы-бир­ле йө­гер­гән хә­бәр­че һәм опе­ра­тор­лар­ны, мон­таж компь­ю­те­ры ал­дын­да җит­ди кы­я­фәт бе­лән утыр­ган егет-кыз­лар­ны, ишек­тән бер­кем­не дә керт­ми­чә һәр­ва­кыт сак­та уяу тор­ган апа­лар­ны кот­лар­га хез­мәт­тәш­лә­ре, дус­ла­ры кил­де.

Бәй­рәм бү­ләк­сез бул­мый. Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны Со­ве­ты ап­па­раты җи­тәк­че­се Рә­ис Нә­җи­пов "А­ла­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге" хез­мәт­кәр­лә­ре­нә Мак­тау гра­мо­та­ла­ры һәм Рәх­мәт хат­ла­ры тап­шыр­ды. Гөл­наз Гай­ни һәм Әл­фи­нә Ху­җи­на күпь­ел­лык на­мус­лы хез­мәт­лә­ре өчен ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Юби­лей бе­лән кол­ле­га­ла­рын "Бит" ком­па­ни­я­се­нең ком­мер­ция бү­ле­ге ди­рек­то­ры На­талья Пок­ровс­кая, "ТНТ" чел­тәр парт­не­ры ди­рек­то­ры Алек­сандр Соф­ро­нов, "Но­вая Ка­ма" га­зе­та­сы­ның мө­хәр­рир яр­дәм­че­се На­деж­да Ко­жа­но­ва, "Ве­чер Ела­бу­ги" га­зе­та­сы­ның баш ре­дак­то­ры Рөс­тәм Шәй­хет­ди­нов кот­ла­ды. Шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк, Рөс­тәм Шәй­хет­ди­нов Ала­бу­га­ның бе­рен­че те­ле­жур­на­лис­ты бу­лып та­рих­ка ке­реп кал­ган. Без­нең шә­һәр ту­рын­да иң бе­рен­че сю­жет­ла­ры 90 нчы ел­лар­да Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­сен­дә күр­сә­тел­гән. "Хез­мәт ха­кын "бе­гуч­ка" бе­лән ал­ган ва­кыт­лар да бул­ды", - дип ис­кә ал­ды ул.

Бү­ген­ге көн­дә дә проб­ле­ма­лар җи­тәр­лек. Тик ал­да бул­ган кир­тә­ләр­не җи­ңеп, һа­ман ал­га, яңа­лык­ка ом­ты­ла "Хә­бәр­ләр бү­ле­ге" кол­лек­ти­вы. Ә кол­лек­тив мон­да дус һәм та­ту. Җир җи­мер­теп эш­ли бел­гән ке­бек, гөр­лә­теп ял да итә бе­лә­ләр алар. Юби­лей бәй­рә­мен­дә алар шу­ны рас­ла­ды. Кол­лек­тив сә­ләт­леләр­гә бай бу­лып чык­ты: Юлия ма­тур итеп шә­рыкъ бию­ен баш­кар­ды, Гөл­шат бе­лән Ләй­сән ма­тур итеп җыр­ла­ды, ә Ар­тем­ның ги­та­ра­да уй­на­вы һәр­кем­не таң кал­дыр­ды.

- Те­ле­ви­де­ние ба­ры­быз­ны да үзе­нә бәй­лә­де. Мон­да кил­гән ке­ше тиз ге­нә баш­ка эш­кә ки­тә ал­мый. Ста­жи­ров­ка­га кил­гән җи­рем­нән би­шен­че елым­ны эш­лим, - дип ел­мая Люд­ми­ла Гу­бя­но­ва.

- Ала­бу­га та­ма­ша­чы­сы өчен эш­ли­без, шу­ңа кү­рә алар­ның фи­ке­ре без­нең өчен бик әһә­ми­ят­ле. Үзе­без­гә та­ләп­чән бу­лыр­га ты­ры­ша­быз. Хә­бәр­че - ях­шы дип­ло­мат та, пси­хо­лог та бу­лыр­га ти­еш. Ке­ше­ләр бе­лән оч­ра­шып, алар­ны сөй­ләш­те­рер­гә, алар сөй­лә­гән­не аң­ла­еш­лы итеп яза бе­лер­гә дә ки­рәк, - ди Гөл­наз Гай­ни.

2011 ел­да кол­лек­тив­та яңа хез­мәт­кәр­ләр бар­лык­ка кил­де. Алар ба­ры­сы да та­лант­лы, үз эше­нә җа­вап­лы ка­рау­чы егет­ләр һәм кыз­лар.

"Те­ле­ви­де­ни­е­не бул­ды­ру­га, көн са­ен яңа­лык­лар туп­лау­га бик күп көч ку­ел­ган. Ал­га та­ба да өмет­ләр­не ак­лап, уңыш­лы гы­на эш­ләр­без. Сюрп­риз­лар да бу­ла­чак", - дип ышан­дыр­ды без­не "А­ла­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге" ди­рек­то­ры ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Гөл­шат Мул­ла­га­ли­е­ва.

Бү­ген­ге көн­дә Ала­бу­га яңа­лык­ла­рын Та­тарс­тан­ның биш шә­һә­рен­дә һәм ра­йон­на­рын­да ка­рый­лар.

"А­ла­бу­га ну­ры" га­зе­та­сы кол­лек­ти­вы "А­ла­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге"н юби­лей бе­лән кот­лый. Иҗа­ди уңыш­лар, уңыш­лы кадр­лар, са­быр җи­тәк­че­ләр, ма­вык­тыр­гыч ин­тервь­ю­лар те­ли­без!

Ф. Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев