Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Планнарда – хезмәттәшлекне киңәйтү

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев берьюлы ике мәдәният учреждениесендә – Үзәк китапханәдә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә булды.

Әйтергә кирәк, учреждениеләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Мәдәният көллияте республика китапханәләре өчен кадрлар әзерләсә, Үзәк китапханә исә булачак китапханәчеләр өчен үзенә күрә төп уку жирлеге булып тора.

Рөстәм Нуриев китапханәнең уку залын карап үтте, анда виртуаль концерт залы, сирәк һәм борынгы китаплар бүлеге урнашкан. Шушы ук бинаның икенче катында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең дизайн бүлеге. Биредә җитәкче студентлар тарафыннан ясалган макетлар белән танышты. Аларда кечкенә формада скверлар, парклар һәм башка җәмәгать киңлекләре күрсәтелгән иде. Бу проектларның барысы да – дизайн бүлеге студентларының диплом эшләре. Әлеге бүлектә 100гә якын кеше укый. Көллият директоры Әлфирә Әкбәрова билгеләп үткәнчә, егетләр һәм кызларның архитектура буенча белемнәре булмаса да, аларның идеяләре һәм эшләнмәләре шәһәребезне төзекләндерүдә тормышка ашырылырга мөмкин. Рөстәм Нуриев, үз чиратында, район башкарма комитетының архитектура бүлеге белән эшне җайга салырга тәкъдим итте.

Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе көллиятнең төп бинасында булды, матди-техник база белән танышты, студентлар һәм укытучылар белән аралашты. 2015 елда уку йортында капиталь ремонт үткәрелгән. Сүз уңаеннан, киләсе елда көллият 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

 –Үзәк китапханәдә урнашкан дизайн бүлегенә ремонт таләп ителә. Көллиятнең төп бинасы исә бик яхшы хәлдә. Мин моны зур казаныш дип саныйм. Шунысы куанычлы, бөтен ил өчен белгечләр әзерли торган бина якында гына урнашкан, – дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Әйтергә кирәк, көллияткә килеп китү район башкарма комитеты җитәкчесендә уңай тәэсирләр генә калдырды. Шулай ук, студентлар гел аудиториядә генә утырып арымасыннар, тәннәрен язылдырып килә алсыннар өчен, уку йортына спорт мәйданчыгы да кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Бүген көллияттә 713 студент укый, шуларның 458е көндезге бүлектә, 255е читтән торып уку бүлегендә. Алабугадан 84 кеше, көндезге  бүлектә – 69 һәм читтән торып уку бүлегендә – 15. Алабуга районыннан 30 студент (көндезге бүлектә – 26, читтән торып уку бүлегендә – 4).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев