Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Һәр та­тар йө­рә­ге син­дә

Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва үзе­нең "Ва­та­ным" ши­гы­рен­дә әнә шу­лай дип яз­ган иде. Әйе, бу юл­лар Ва­та­ны­быз­ның бө­ек­ле­ген, гай­рә­тен, из­ге­ле­ген ча­гыл­ды­ра һәм ша­гый­рә иҗа­тын­да Ва­тан бе­лән мил­ләт об­ра­зы һәр­чак янә­шә йө­ри. Гөл­за­дә апа­ның бө­тен тор­мы­шы, иҗа­ты, кө­че та­тар­ның бө­ек­ле­ген, мә­дә­ни­ят­ле, зур җу­ел­мас та­рих­лы мил­ләт бу­лу­ын рас­лау­га, ке­че ва­та­ны­ның та­ри­хын өй­рә­неп хал­кы­быз­га җит­ке­рү­гә юнәл­гән...

Гөл­за­дә Ха­җи кы­зы Әх­тә­мо­ва Та­тарс­тан­ның Әгер­җе ра­йо­ны, Исән­бәй авы­лын­да хез­мәт­кәр га­и­лә­сен­дә 1941 ел­ның 17 но­яб­рен­дә дөнь­я­га ки­лә. Әти­се, су­гыш баш­ла­ну бе­лән, ар­ми­я­гә ча­кы­ры­ла. Элек­ке ра­йон үзә­ге Крас­ный Бор клу­бын­да ар­ми­я­гә ки­тү­че­ләр өчен ку­ел­ган Ри­за Иш­мо­рат­ның "Гөл­за­да" пь­е­са­сы бу­ен­ча эш­лән­гән спек­такль­не ка­ра­гач, аңа Гөл­за­дә исе­ме ошап ка­ла. Фронт­тан яз­ган бе­рен­че ха­тын­да ук ул ту­а­чак ба­ла­сы­на, әгәр кыз бул­са, Гөл­за­дә исе­ме ку­шу­ла­рын үте­нә.

Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган­нан соң, Са­ра­пул­да яши, ан­нан яз­мыш җил­лә­ре аны Ала­бу­га­га ки­те­рә. 1969 ел­да пе­динс­ти­тут­ның фи­ло­ло­гия фа­куль­те­тын тә­мам­лап, 1975 ел­га ка­дәр шун­да биб­ли­ог­раф бу­лып эш­ли. Ан­нан соң га­и­лә­се бе­лән Се­бер як­ла­ры­на чы­гып ки­тә­ләр. Ул ге­о­фи­зик эз­лә­нү­ләр экс­пе­ди­ци­я­сен­дә тех­ник-ге­о­фи­зик, ур­та мәк­тәп­тә ук­ы­ту­чы бу­лып эш­ли.

1984 ел­да ка­бат Ала­бу­га­га әй­лә­неп кайт­кач, сә­я­хәт­ләр һәм экс­кур­си­я­ләр бю­ро­сын­да ме­то­дист хез­мә­тен баш­ка­ра. Язу­чы үзе әй­тү­ен­чә, нәкъ ме­нә шул ел­лар­да ул та­ри­хи эз­лә­нү­ләр бе­лән ма­вы­га баш­лый. "Бо­рын­гы Ала­бу­га шә­һә­ре­нең үт­кә­не йө­рә­гем­не әр­не­тә, ту­ган хал­кым­ның ки­лә­чә­ге бор­чый, ил­дә бар­ган мәх­шәр­ләр би­та­раф кал­дыр­мый,- дип яза ул.- Тор­мыш тәҗ­ри­бәм, күр­гән-бел­гән­нә­рем аз тү­гел. Кы­рым­га бар­гач, бө­тен яры­мут­рау­ны йө­реп чык­тым. Кы­рым­ның кай­нар ко­я­шы, тәм­ле җи­меш­лә­ре бе­лән бер­гә Кы­рым та­тар­ла­ры­ның ачы фа­җи­га­сен кү­ңе­ле­мә сал­дым. Кав­каз тау­ла­ры­ның би­ек­ле­ген, ке­ше­лә­ре­нең го­рур­лы­гын то­еп сок­лан­дым. Ерак Көн­чы­гыш­ның чын­лап та ерак икән­ле­ген по­езд ва­гон­на­ры тә­рә­зә­се аша ка­рап хәй­ран кал­дым. Көн­чы­гыш­ның җир ас­тын­нан тип­кән кай­нар су­ла­ры та­бан­на­ры­ма ши­фа бул­ды. Би­ро­бәд­жан­га кай­чан­дыр ку­ып ки­те­рел­гән яһүд­ләр бе­лән та­ны­шып, уй­га кал­дым. Эвен­ки­я­нең ап-ак сал­кын кар­ла­ры кү­ңел­ем­не саф­лан­дыр­ды. Ан­да яшә­гән эвенк­лар­ның га­зиз туф­ра­гын тап­та­ган трак­тор­лар­ны кү­реп (алар үт­кән­нән соң ан­да бер­кай­чан үлән үс­мә­я­чәк), үзә­гем өзел­де".

Неч­кә кү­ңел­ле, кы­зык­сы­ну­чан та­би­гать­ле, һәр нәр­сә­не йө­рә­ге аша үт­кә­рә бел­гән Гөл­за­дә апа өчен бо­лар­ның ба­ры­сы дөнь­я­ви бе­лем чы­га­на­гы гы­на тү­гел, ил­һам чиш­мә­се дә бу­ла. Әле дә хә­те­рем­дә, 80 нче ел­лар ахы­рын­да (без га­зе­та­да әле ге­нә эш­ли баш­ла­ган ел­лар) ул ре­дак­ци­я­гә "Э­вен­кия яз­ма­ла­ры"н кү­тә­реп кил­гән иде. Без­нең иҗат дус­лы­гы­на әнә шул ел­лар­да ук ни­гез са­лын­ды бул­са ки­рәк. Ан­нан соң­гы мил­ли кү­тә­ре­леш, яңа­рыш ел­ла­рын­да Гөл­за­дә апа ин­де чын-чын­лап фән­ни эз­лә­нү­ләр­гә ке­реш­те, үзен шигъ­ри­ят­тә сы­ный баш­ла­ды. Ту­ган ягы Исән­бай авы­лы та­ри­хын өй­рә­неп, та­ри­хи очерк әзер­лә­де, та­тар яшә­гән тө­бәк­ләр, авыл та­рих­ла­рын өй­рән­де, Ала­бу­га та­ри­хын, ан­да яшәп иҗат ит­кән бө­ек шә­хес­лә­ре­без­не бар­ла­ды. Аның ра­йон га­зе­та­ла­рын­да дөнья күр­гән та­ри­хи ма­те­ри­ал­ла­ры һич ке­нә дә ко­ры, дә­лил­сез җир­лек­тә языл­ма­ган. Хал­кы­на әй­тер сү­зен дә­лил­ләү өчен күп­ме го­ме­рен ул ки­тап­ха­нә­ләр­дә уз­дыр­ды, ку­лы­на төш­кән бар­лык фән­ни яз­ма­лар­ны, бо­рын­гы чы­га­нак­лар­ны, кулъ­яз­ма­лар­ны, ка­бер таш­ла­рын өй­рән­де. Шу­ның өс­те­нә күп­ме ши­гырь иҗат ит­те! Фи­да­карь хез­мә­те нә­ти­җә­се бу­ла­рак, бү­ген ул - дис­тә­дән ар­тык ки­тап ав­то­ры. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва ба­ла­лар өчен дә, өл­кән­нәр өчен дә яза. Уз­ган ел­да Ма­ри­на Цве­та­е­ва ши­гырь­лә­рен та­тар те­ле­нә тәр­җе­мә итеп, "Хө­кем ит­мә син ашы­гып" ки­та­бын бас­ты­рып чы­гар­ды. Ә бит аның иҗа­ты ни­ка­дәр кат­лау­лы һәм һәр­кем­нең те­ше үтәр­лек тү­гел. Ә Гөл­за­дә апа бу ка­ты "чик­лә­век­не" дә я­ра ал­ды. Бы­ел исә бө­ек ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай­ның туу­ы­на 125 ел ту­лу уңа­ен­нан аның мәк­тәп ба­ла­ла­ры өчен "Ту­кай эзе" ши­гырь­ләр җы­ен­ты­гы дөнья күр­де. Ул Ту­кай­ның тор­мыш юлы һәм иҗа­тын шигъ­ри юл­лар­га кү­чер­де һәм шул рә­веш­ле аңа бул­ган ти­рән мә­хәб­бә­тен, аның бе­лән го­рур­ла­ну­ын поэ­тик план­да ачып бир­де.

Гөл­за­дә Ха­җи­ев­на бү­ген дә кул ку­шы­рып утыр­мый: ул һа­ман эз­лә­нү­дә. Шә­һә­ре­без­дә үт­кә­ре­лә тор­ган бер ге­нә ча­ра да аның кат­на­шын­нан баш­ка уз­мый ке­бек. Ке­че һәм ур­та, өл­кән яшь­тә­ге уку­чы­ла­ры­быз­ны мә­дә­ни, әх­ла­кый, ру­хи тәр­би­я­ләү­дә, мил­лә­те­без­нең үт­кән та­ри­хын про­па­ган­да­лау­да ул үзен­нән зур өлеш кер­тә. Ра­йон га­зе­та­ла­рын­да ти­рән эч­тә­лек­ле та­ри­хи яз­ма­ла­ры, ти­рән граж­дан­лык по­зи­ци­я­се бе­лән су­га­рыл­ган мил­ли ши­гырь­лә­ре һәр­да­им урын алып то­ра. Ул "Чул­ман" әдә­би-му­зы­каль бер­ләш­мә­се­нең ак­тив әгъ­за­сы да. Бү­ген ку­лы­на ка­ләм ал­ган яшь­ләр­нең зур ки­ңәш­че­се дә, тән­кыйть­че­се дә ул.

Г. Әх­тә­мо­ва яшь­ләр­гә бир­ге­сез ак­тив­лы­гы, та­лан­ты, энер­ги­я­се бе­лән күп­ләр­не көн­ләш­те­рер­лек әле. Го­му­мән, Гөл­за­дә апа­ның иҗат энер­ги­я­се­нә күз ти­мә­сен. Шә­һә­ре­без та­ри­хын­да зур урын алып та, хал­кы­быз, ха­ки­ми­ят­ләр игъ­ти­ба­рын­нан чит­тә кал­ган бө­ек шә­хес­лә­ре­без­нең ис­тә­ле­ген мәң­ге­ләш­те­рү мәсь­ә­лә­сен кай­гыр­тып йө­рүе әле аның. Бө­ек Көн­чы­гыш ша­гыйрь­лә­ре бе­лән бер юга­ры­лык­та йөр­гән, та­тар хал­кы­ның ни­чә­мә-ни­чә бу­ы­ны ят­тан сөй­ләп, күз яшь­лә­ре кой­ган "Йо­сыф вә Зө­ләй­ха кыйс­са­сы" ав­то­ры Кол Га­ли­гә шә­һә­ре­без­дә ис­тә­лек та­шы ку­яр­лык урын та­был­мас ми­кән­ни дип бор­чы­ла ул. Бу эш­кә та­тар ин­тел­ли­ген­ци­я­се дә ку­шыл­са, бәл­ки тәкъ­дим­гә ко­лак са­лыр­лар иде. Там­чы та­ма-та­ма боз ти­шә, ди­ләр бит ха­лык­та.

Ал­га та­ба да сау-сә­ла­мәт бу­лып, озын-озак ел­лар ала­бу­га­лы­лар­ны яңа ачыш­ла­рың, ма­тур әсәр­лә­рең, күр­кәм хол­кың бе­лән шат­лан­ды­рып яшә­, Гөл­за­дә апа.

Шәм­сия За­дә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев