Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Һәр язучының үз кыйбласы

Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева (Гомәрова) 1963 елның 13 августында, Актаныш районы Киров авылында эшче гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Урта белемне Киров урта мәктәбендә ала. Мәктәп елларыннан ук үзен иҗатта сынап карый, хикәяләр, шигырьләр иҗат итә. Аларны төрле газета-журналларга җибәрә, концерт-кичәләрдә үз шигырьләрен укый. Һәрбер авыл баласына хас аның да беренче иҗат җимешләре җиргә, иген-кырларга мәхәббәт белән сугарылган була.

Иген дулкынлана басуларда.

Ошаган ул диңгез ярына.

Җилгә яреп шаша-ярсына ул,

Җил булмаса - ята тын гына.

Иген кыры, шаулы иген кыры,

Сагынып кайтам сиңа ерактан.

Җырлар җырлыйм сиңа, шигырь язам,

Чыкмассыз сез минем йөрәктән.

Шулай ук яшь-җилкечәкләргә хас хисләр - мәхәббәт тематикасы да аны уратып үтми. Кыз үзенә сердәш итеп урман-яланнарны ала. Күңелендәге хисләрен аланы белән бүлешә.

Мәхәбәт аланым,

Сагышлы яланым.

Синдә бит минем

Бар серләрем.

Сагышлы төннәрем,

Түккән күз яшьләрем,

Син генә беләсең, аланым.

Тик килгән хатларда аңа үз өстендә әле күп эшләргә кирәге әйтелгән җаваплар гына ала. Сәнгатькә булган мәхәббәте аны Казан театр училищесына алып килә. Актер бүлегендә белем алган кыз Тукай клубларына йөри, татарның каймагы булган язучылар, шагыйрьләр, артистлар, композиторлар белән таныша, аралаша. Сара Садыйкова, Сибгать Хәким, Хәким Сәлимҗанов, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзиев кебек олпат шәхесләр белән якыннан аралашу аның иҗат дәртен тагын уята. Бигрәк тә Казан телевидениесендә "Әйлән-бәйлән", "Шигъри тәлгәшләр" тапшыруларында эшләү аңа иҗат өчен киң мөмкинлекләр ача. Артист булырга укыган кызлар буш вакытларында Казан дәүләт университетында белем алучы, булачак язучылар Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, аларның остазлары Камил Кәримов, Тәлгать Галиуллин, Нияз Акмаловлар белән тыгыз элемтәдә торалар, бергә төрле кичәләр, очрашулар оештыралар. Бу чорларда иҗат иткән әсәрләрен инде ул язучыларның үзләре белән тикшереп, алардан төпле киңәшләр алып иҗат итә. Шушы чорда беренче тәҗрибәләре "Татарстан яшьләре", "Мәдәни җомга" газеталарында дөнья күрә. "Төшләремдә сиңа кайтам, әнкәй", "Күңел эзли тәүге хисләрне", "Күңелең нишләр?" кебек шигырьләр янына "Алтын туй чәчәге" кебек нәсер-хикәяләр өстәлә.

1985 елда Казан театр училищесын тәмамлап артист итеп Әлмәт татар дәүләт драма театрына юллама алган кыз иҗаттан күпмегәдер читләшеп тора. Яңадан-яңа рольләр, гастрольләр, гаилә тормышы аны үз эченә бөтереп алып кереп китә. 1987 елда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә кайткач, туган як һавасы аны тагын иҗатка китереп кертә. "Йосыф белән Зөләйха" да Сәлимә (Кәрим Тинчурин), "Оҗмах балалары"нда (Фәүзия Бәйрәмова) Хәмдисә, "Алты өйгә бер карак"та (Туфан Миңнуллин) Халисә кебек рольләр иҗат итү белән беррәттән ул яңадан кулына каләм ала. "Югалган язмышлар", "Кем гаепле" һ.б. хикәя-шигырьләр яза. "Югалган язмышлар" хикәясендә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган татар егетенең соңгы көне аша, сугыш китергән афәтнең никадәр фаҗигале булуы, әле балалыктан чыкмаган ике як солдатының да ут эчендә ялгыз калып, курку-шом аша үз тормышларын саклап калырга тырышулары, туган илләренә тартылулары тасвирлана. Әсир итеп алынган егет, язмыш басымына буйсынмыйча берничә тапкыр кача, тик аны тоталар, җәзалыйлар һәм киредән концлагерьга ябалар. Бер лагерьдан икенчесенә күчергәндә, әсирләр арасында чыккан ызгышны туктату өчен вагонны утка тотканда егет үле әсирләр белән вагоннан ыргытылып калдырыла. Контузия алып хәтерен җуйган егет үзенең кем икәнен дә, кай яклардан икәнен дә хәтерләми. Тик кайдадыр туган ягы, аны көтүчеләр барын гына тоемлый. Исән каласы, шул туган як чирәменә ятып ауныйсы килә аның. Арыган, алҗыган солдат, аяк астын да абайларлык түгел, тау астына тәгәрәп төшә, күзен ачканда автомат түтәсе генә күрә. Үз үлемен ул аңламый да кала, соңгы минутында күз алдына туган авылы, Сөн буйларында печән чапканы һәм сөйгәне, Заһирәсе күз алдына килә. Аны атып үтергән герман солдаты үзе дә бала гына. Полкташларыннан аерылып калган солдат инде ничә көн шушы урыннан чыга алмый тилмерә. Ул совет солдатына дошман булган өчен түгел, ә куркудан ата. Үзе дә чит җирләрдә бүрегә ризык була.

"Кем гаепле" әсәрендә 90нчы еллардагы башбаштаклык, кансызлык тасвирлана. Укырга керә алмау, эшсезлек яшьләрне төрле группировкаларга тарта. Баласын ялгыз үстергән Зәмирәнең дә улы шундый группировкаларның берсендә булып, товар алып кайтканда урлата. Аңа ышанмыйча өстәгеләр егетне үтерергә карар кыла. Җиргә башын гына чыгарып, тереләй күмелгән улы, анасы кулында җан бирә. Вакытында ярдәм итсәләр, бәлки баланы алып та калып булыр иде, тик кешеләр аңа ярдәмгә килергә курка. Бу әсәрендә автор, куркытуга корылган 90нчы еллар сәясәте, ул чордагы җинаятьчел төркемнәрнең бернидән дә курыкмыйча, ачыктан-ачык, ерткычларча тормыш итүләрен күрсәтергә омтыла.

1989 елда Тәҗрия Җәләева Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетының көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә. Татар әдәбиятының көчле язучыларыннан берсе булган Мөхәммәд Мәһдиевтан дәресләр алу аның иҗатында эзсез үтми. Алабугага килеп яши башлагач та ул язу эшен ташламый. Әкрен генә иҗат итүен дәвам итә. Матбугатта мәкаләләре, хикәя-повестьлары басыла башлый. Аның шигырьләренә язылган җырлар дөнья күрә. Театр училищесында укыткан укытучысы артист Шамил Барыев үлеменә багышлап язылган "Нигә язмыш болай рәхимсез?" җыры Казан шәһәренең 1000 еллыгы уңаеннан чыгарылган диск-альбомга кертелгән. Повесть-хикәяләре, шигырьләре "Чулман язлары", "Йөрәгем белән сөйләшү", "Иделем акчарлагы", "Газизләрдән газиз - әнкәем", "Специалист ССУЗ 21 века", "Мәйдан" журналы, "Иңнәремә канат куйдың училище" кебек җыентыкларга кертелгән. 2001 елда аның "Мәхәббәткә лаек йөрәгем" исемле китабы дөнья күрде. Шушы китапка кертелгән "Альтернатив киленнәр" пьесасы Татарстанның күп кенә мәдәният йортларында куелды. Анда алынган тема чыннан да бүгенге көндә олы проблемаларның берсе. Кияүгә чыга алмый калган кызлар ничек тә булса соңга калмыйча "урнашу" ягын карый. Сораучысы булса - сатучысы табыла, ди халык. Кияүгә чыгарга теләгән кызларны димләүчеләр дә барлыкка килә. Һәрберсендә берничә кыз, теләгәнеңне сайлап ал. Вәзир янында чып-чын базар, сатып-алу башлана. Кем көчлерәк, кем остарак - кияү шуныкы. Инде кайсы кыз җиңеп, кияүне кайсысы эләктерер микән дип баш ватканда, автор мәсьәләне бөтенләй икенче яктан чишә. Тормышта мәхәббәт дигән нәрсә дә бар икәнен тагын бер кат исбатлап, өйләнми буйдак булып картаеп килүче егетне яп-яшь кызга гашыйк итеп куя. Әсәр, комедиягә хас рәвештә, ике гашыйк йөрәкнең кавышуы белән тәмамлана.

Тәҗрия Җәләеваның әсәрләре үзенә хас аерым тематикалы. Аларда әле татар әдәбиятында киң чагылыш тапмаган җан күчеше, үлгәннән соңгы тормыш, җанның тәннән аерылуы кебек күренешләр сурәтләнә. Ни өчен карындагы баланың ир җенестәнме, кыз баламы икәнен белергә ярамый, әҗәл килгәндә кеше ниләр кичерә, гомумән нәрсә ул үлем кебек сорауларга җавап эзләү рәвешендә бара. Мәсәлән "Мәхәббәт шәүләсе" әсәрендә үз вакытыннан иртә туган егет тәненнән аерылып хайран кичә. Кире тәненә кайтырга дип, гәүдәне калдырган урынга килсә, гәүдә юк. Егет әнисенә, дусларына үзенең барлыгын аңлатырга тели. Тик җан күчешенең нәрсә икәнен белмәгән җир балалары аннан курка. Ул ялгызлыкта тилмерергә, үз яртысын, үзе туарга тиешле вакытны көтеп газаплы тормышта яшәргә мәҗбүр була.

"Үтерелгән мәхәббәт" тә исә ни өчен мәхәббәтне үтерергә ярамый? дигән сорауга җавап бирелә. Рәнҗетелгән мәхәббәт кара шәүлә булып рәнҗеткән якта кала һәм гомере буе, кайчакта исә нәселенә китеп, борчулар китереп тора дигән фикер үткәрелә.

Тәҗрия Җәләеваның әсәрләре укырга кызыклы, мавыктыргыч. Әле фәнни яктан яңа гына өйрәнелә башлаган бу тармакта иҗат итүчеләр бик аз. Нәбирә Гыйматдинова, Мансур Гыйлманов кебек профессиональ язучылар белән бер рәттән тормыш фәлсәфәсен, бакый дөнья проблемаларын ачуга курыкмыйча керешкән икән, аңа бары тик уңышлар гына телисе килә. Һәр язучының үз кыйбласы, үз укучысы була. Иншалла, Тәҗрия Җәләеваның да үз укучылары булыр дип ышанасы килә.

Алсу ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев