Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Са­гы­нып кил­дек си­не, бе­лем йор­ты!

Уз­ган ат­на­да Ала­бу­га мә­дә­ни­ят-сән­гать учи­ли­ще­сы үзе­нең 75 ел­лы­гын бил­ге­ләп үт­те. Бу уңай­дан шә­һәр мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да юби­лей ки­чә­се үт­те.

Кич­ке сә­гать дүрт­тә үк кул­ла­ры­на чә­чәк­ләр, баш­ка бү­ләк­ләр тот­кан ку­нак­лар - дө­рес­рә­ге, учи­ли­ще­ны тә­мам­лап, рес­пуб­ли­ка­ның төр­ле ра­йон­на­рын­да ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тү­че мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре, те­атр ар­тист­ла­ры, про­филь­лә­ре бу­ен­ча юга­ры уку йорт­ла­рын­да бе­лем алу­ла­рын дә­вам итү­че сту­дент­лар мә­дә­ни­ят са­ра­е­на ашык­ты. Ба­ры­сы­ның да үз­лә­ре­нә бе­лем бир­гән укы­ту­чы­ла­рын, курс­таш­ла­рын кот­лый­сы, кү­реп сөй­лә­шә­се ки­лә иде. Мә­дә­ни­ят йор­ты­на ки­леп ке­рү бе­лән, һәр­кем­не бәй­рәм кә­е­фе би­ләп ала: төр­ле кос­тюм­нар ки­гән сту­дент­лар ку­нак­лар­ны сә­лам­ләп зал­га оза­та. Ә мәр­мәр зал­да ин­де кот­лау­лар, кон­церт но­мер­ла­ры ба­ра. Ку­нак­ка ки­лү­че­ләр ара­сын­да кем ге­нә юк: ба­ры­сы да та­ныш, якын. Әнә 1959 ел­да мә­дә­ни­ят учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы, Га­яз Ис­ха­кый исе­мен­дә­ге пре­мия лау­ре­а­ты, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се һәм Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре язу­чы Рәф­кать Кә­ра­ми, ерак ара­лар­ны якын итеп, әле­ге бәй­рәм­гә ки­леп җит­кән. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Рәф­кать Кә­ра­мет­дин улы көн­дез ре­дак­ци­я­гә ке­реп чык­ты. Ку­лын­да - үзе­нең бе­рен­че ши­гы­ре ба­сыл­ган 1957 ел­да ра­йон­да нә­шер ител­гән "Ал­га" га­зе­та­сы кү­чер­мә­се. Ди­мәк ки, та­лант­лы язу­чы­быз­ның иҗат чиш­мә­се ба­шы шу­шы бо­рын­гы уку йор­тын­нан юл ал­ган. Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ви­та­лий Ага­пов, җыр­чы Са­ла­ват Миң­не­ха­нов та үз груп­па­сы бе­лән ала­бу­га­лы­лар­ны бәй­рәм бе­лән кот­лар­га кил­гән иде.

Мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы­ның юби­лей тан­та­на­сы те­атр­лаш­ты­рыл­ган кү­ре­неш­тән баш­ла­нып кит­те. Сәх­нә­дә, үт­кән га­сыр­лар бер-бер­сен алыш­тыр­ды: юга­ры кат­лау вә­кил­лә­ре­нең зат­лы кос­тюм­на­ры, яу, кү­ңел ачу кү­ре­неш­лә­ре - һәр­кем­не әсәр­лән­дер­де.

Учи­ли­ще бәй­рәм­гә үз гим­нын да бул­дыр­ган. Аның сүз­лә­рен "Чул­ман" әдә­би-му­зы­каль бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­се, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган та­би­бы На­сих Әх­мә­дул­лин, му­зы­ка­сын учи­ли­ще укы­ту­чы­сы, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ил­дус Са­ла­хов яз­ган. Кил­гән ку­нак­лар­ның кол­лек­тив­ның иҗат фантазиясенә, активлыгына сокланып: "Сез­нең бө­тен сим­вол­ла­ры­гыз: флаг та, гимн да бар, ин­де үз ак­ча­гыз­ны гы­на бул­ды­ра­сы­гыз кал­ган",- ди­ю­лә­ре юк­ка тү­гел.

Ан­нан соң учи­ли­ще кол­лек­ти­вын зур бәй­рәм­нә­ре бе­лән Ала­бу­га ра­йо­ны баш­лы­гы урын­ба­са­ры Ва­ле­рий Чер­шин­цев кот­ла­ды. Ул, учи­ли­ще­ның рес­пуб­ли­ка­да иң бо­рын­гы уку йорт­ла­ры­ның бер­се бу­ла­рак, озак ел­лар дә­ва­мын­да юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле кадр­лар әзер­лә­вен, бү­ген дә уңыш­лы эш­лә­вен бил­ге­ләп үт­те. "Шә­һәр­дә­ге бер ге­нә бәй­рәм дә учи­ли­ще кол­лек­ти­вы кат­на­шын­нан баш­ка үт­ми, хез­мә­те­гез өчен зур рәх­мәт",- дип ул кол­лек­тив­ка ра­йон баш­лы­гы исе­мен­нән рәх­мә­тен җит­кер­де. В.Чер­шин­цев чы­гы­шын­да үт­кән ел­лар­да кол­лек­тив­ны җи­тәк­лә­гән җи­тәк­че­ләр­нең исем­нә­рен хөр­мәт бе­лән тел­гә ал­ды.

Бәй­рәм бү­ләк­ләр­сез ге­нә бул­мый ин­де ул. Учи­ли­ще кол­лек­ти­вын­да озак ел­лар нә­ти­җә­ле эш­лә­гән мө­гал­лим­нәр­гә Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты­ның Рәх­мәт хат­ла­ры, Мак­тау гра­мо­та­ла­ры, ТР Мә­га­риф һәм мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы­ның күк­рәк бил­ге­лә­ре, җир­ле ха­ки­ми­ят­нең Мак­тау гра­мо­та­ла­ры һәм Рәх­мәт хат­ла­ры тап­шы­рыл­ды. Алар ара­сын­да учи­ли­ще ди­рек­то­ры, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре кан­ди­да­ты, Ма­ка­рен­ко ор­де­ны ия­се Аль­фи­ра Әк­бә­ро­ва, без­нең бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­лек ит­кән мил­ләт­тәш­лә­ре­без На­и­лә Низамова, Фә­ри­дә Хә­биб­рах­ма­но­ва, Зө­бәр­җәт Са­дый­ко­ва, Свет­ла­на һәм Гар­дис­ла­мов­лар, Рәм­зия Зин­нә­тул­ли­на, Вла­ди­мир Ми­ро­ва­ев, Ре­зе­да Ка­ша­по­ва, Да­мир Әю­пов бар.

Училище директоры Альфира Әкбәрова коллективны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, ветераннарга укытучыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Учи­ли­ще­ны күп­тән тә­мам­лап, тор­мыш­та үз­лә­ре­нә ла­ек урын тап­кан, хез­мәт­тә юга­ры бас­кыч­лар­га иреш­кән КФУ про­фес­сор­ла­ры, фән кан­ди­дат­ла­ры, төр­ле те­атр­лар­да, сәнгать коллективларында хез­мәт ку­еп ат­ка­зан­ган ар­тист исем­нә­ре ал­ган зат­лар­ның сәх­нә­дән үз укы­ту­чы­ла­ры­на баш ию­лә­ре, бү­ген­ге көн­дә алар­ны хөр­мәт бе­лән ис­кә алу­ла­ры ае­ру­ча ку­а­ныч­лы бул­ды. Сүз сән­га­те ос­та­сы, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре На­и­лә Низамова, Ва­кип Сар­ка­ров ке­бек өл­кән пе­да­гог­лар­ны элек­ке­ге уку­чы­ла­ры, сәх­нә­дән үк кү­реп алып, алар­га баш иде, чә­чәк­ләр бү­ләк ит­те. Чы­гыш ясау­чы­лар учи­ли­ще­да уку дә­ве­рен­дә һө­нәр ге­нә тү­гел, бәл­ки юга­ры әх­ла­кый тәр­бия дә алу­ла­рын, укы­ту­чы­лар­ның кай­гыр­ту­чан, га­дел, га­ди һәм на­мус­лы бу­лу­ла­рын да бил­ге­ләп үт­те­ләр. Бо­лар юга­ры сүз­ләр тү­гел, бәл­ки чын кү­ңел­дән әй­тел­гән рәх­мәт сүз­лә­ре иде. Зал­да уты­ру­чы­лар чы­гыш ясау­чы­лар­ның һәр сү­зен рас­лап тор­ды, көч­ле кул ча­бу­лар бе­лән кар­шы ал­ды.

Чал­лы, Мин­зә­лә, Тү­бән Ка­ма, Әл­мәт дра­ма те­атр­ла­ры кол­лек­тив­ла­ры бәй­рәм­гә зур бү­ләк әзер­ләп кил­гәныыыыыы. Бү­ген алар­ның һәр­бер­сен­дә иҗат итү­че­ләр­нең ким ди­гән­дә яр­ты­сы - нәкъ ме­нә Ала­бу­га учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган яшь­ләр. Ала­бу­га­лы­лар­ны Әл­мәт, Йош­кар Ола, Тү­бән Ка­ма, Чал­лы му­зы­ка мәк­тәп­лә­ре кол­лек­тив­ла­ры, Ка­зан кон­сер­ва­то­ри­я­сен­дә уку­чы­лар һәм Ка­зан фе­де­раль уни­вер­си­те­ты, Аз­на­кай, Алек­се­евск, Ма­ма­дыш ра­йон­на­рын­нан кил­гән вә­кил­ләр дә кот­ла­ды. Го­му­мән, бәй­рәм­гә бө­тен Та­тарс­тан җы­ел­ган иде. Залга җыелган тамашачы училище студентлары һәм кунаклар әзерләп килгән чыгышларны рәхәтләнеп тамаша кылды.

Кояш Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев