Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Шагыйрь иҗатына тугрылык өчен

Кичә Марина Цветаева исемендәге IV әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте.

"Цветаева мемориалы" һәм "Марина Цветаева иҗади мирасын тәрҗемә итү" исемле берләштерелгән номинациягә Англия, Франция, Израиль һәм Рәсәйдән 13 заявка кабул ителгән. Җиңүче: фәннәр докторы, "Сорбонна" университеты профессоры Вероника Лосская (Франция). Ул истәлек медале һәм 50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.

"Цветаева мемориалы" номинациясендә Израиль һәм Россиядән 9 заявка кабул ителгән. Әлеге номинациядә Анна Саакянц җиңүче дип табылды. Саакянцка премия вафатыннан соң бирелгәнгә, оештыру комитеты 50 мең сумны "Марина Цветаева музей-йорты" Мәдәни үзәгенә Саакянцның китапларын чыгару өчен тапшырырга дигән карар кабул итте.

"Шигырьләр җыентыгы" номинациясендә 79 авторның 95 җыентыгы катнашты. Бу юлы әлеге номинациядә "Мәхәббәт чоры" җыентыгы белән Алтай Республикасыннан килгән Лилия Йосыпова җиңү яулады. Ул шулай ук истәлекле медаль һәм 50 мең сум иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев