Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Талант канатларында”

Удмуртиянең башкаласы Ижауда узган Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсы әнә шулай дип аталган иде. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучылары һәм укучылар коллективы да катнашты.

Белгәнегезчә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы коллективы Татарстанда, Россиядә үткәрелеп килә торган сәнгать чараларыннан читтә калмый. Училище директоры Әлфирә Әкбәрова кул астында эшләүчеләренең дә, студентларның да талантын күрә, бәяли белә. Шуңа күрә алар ел әйләнәсендә дистәләгән конкурс-фестивальләрдә катнашып, төрле дипломнар, бүләкләр алып килә. Ә бит ил күләмендә үткәрелгән чараларда бик тә дәрәҗәле профессионаллардан торган жюри хөкемдарлык итә. Ижаудагы конкурс-фестивальдә дә нәкъ менә шулай булды. Укучыларның чыгышларын МГУКИның Мәскәү Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты эстрада-джаз җыр кафедрасы доценты (МГУКИ), МГУПУ доценты, Мәскәү "Artisik" Халыкара ассоциациясе генераль директоры Л.Ф.Тараненко, Мәскәү шәһәренең В.С.Попов исемендәге Хор сәнгате академиясе доценты Л.С.Рощина, МОСПИ МПГУның эстрада-джаз җыр кафедрасы доценты, композитор, Халыкара конкурслар лауреаты Г.В.Денисенко бәяләде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: төрле яшь группалары буенча эстрада вокалы соло һәм ансамбльләр, академик вокал-соло, ансамбльләр һәм хорлар.

Конкурс-викторинага үз укучыларын алып барган Г.Трофимова сүзләренә караганда, "Эстрада-вокалы" - соло (профессионал) номинациясендә мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучысы, челтер чишмәдәй чиста, моңлы тавышы белән алабугалыларга күптән таныш Резеда Кашапованың артистлык, югары профессиональ башкару осталыгын аеруча ассызыклап, жюри аның чыгышын югары бәяләде һәм ул бу конкурста икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Шушы ук номинациядә катнашкан "Шатлык нуры" ансамбле исә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Г.Ф.Трофимова җитәкчелегендәге ансамбльнең оешуына әле ике генә ел. Аларның мондый дәрәҗәдәге конкурста тәүге катнашуы, шулай да алар үзләренең сәләтле, тагын да югарырак баскычка ирешә алырлык коллектив икәнлекләрен раслый алды. Профессионаллар арасында "Академик вокал" номинациясендә чыгыш ясаган "Кампанелла" ансамбле үзенең башкару осталыгы белән жюридагыларны битараф калдырмады. Аларның чыгышы икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бәяләнде.

Шунысы куанычлы, соңыннан үткәрелгән "түгәрәк өстәл" артында очрашу вакытында жюри рәисе Л.Тараненко алабугалылар чыгышына зур бәя бирде һәм аларны фестивальнең Санкт-Петербургта узачак йомгаклау турына чакырды.

Фестивальдә катнашып, алабугалыларның, шәһәр данын күтәргән училище укучылары һәм укытучылары белән горурланмый мөмкин түгел. Әлбәттә, ирешкән уңышлары аларны иҗатка илһамландырсын, канат куйсын, талантлары алга таба да халкыбызга хезмәт итсен.

Педагогларның хезмәтен, сәләтен бәяли белгән, аларны ерак сәфәргә хәстәрләп озаткан училище директоры Әлфирә Әкбәровага коллективның рәхмәте чиксез. Конкурстан илһамланып кайткан Резеда белән Гөлнара вәгъдә иткәнчә, училищеның талантлы укытучылары ярдәмендә киләчәк буында да иҗат канатлары үсеп чыгар.

Ш.Задә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250