Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Татарча Солянка” - Мәскәүдә

Туган жиреннән аерылып киткәннәрнең күңелендә була торган хисләр минекен дә биләп алды. Шул җирләрне, милләтеңне хәтерләтә торган һәр нәрсәгә кулың-тырнагың белән ябышырга гына торасың икән ул. Казан артистларының Мәскәүгә киләсен ишеткәч тә телдә бер генә сүз - барабыз. 22-23 октябрьдә узган концертның бәяләре 600 сумнан башлана - әллә ни «тешләрлек»...

Без концертның икенче көненә эләктек. Концертлар залына коеп яуган көзге яңгыр астында чыланып килеп кердек. Останкино башнясы янәшәсендә урнашкан Королевский концертлар залынын эчке күренеше искиткеч. Ишектән килеп керүгә үк җанга рәхәт булып китә. Биредә барысы да татарча гына сөйләшә. Шунда ук татарча дисклар, киләсе тамашаларга билетлар сату оештырылган. Алар яныннан кеше бер дә өзелеп тормый.

Тамаша төгәл 18.00 дә башланды. Йолдызлар балкучы караңгы күк йөзе рәвешендә бизәлгән сәхнә. Алып баручылар Булат Бәйрәмов һәм Айрат Ильясов чыгып басуга ук кичнең куңелле узасын уйлап сөенеп куйдым. Әфәрин егетләр, өметне акладыгыз. Сезнең мәзәкләрне өйгә кайткач та искә алып көлеп йөрдек әле. Антрактка кадәр сәхнәгә күбрәк исемнәре таныш булмаган яшь башкаручылар чыкты. Алмаз Гайфуллин, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек өметле жырчыларны Мәскәү тамашачысы бигрәк тә җылы кабул итте. Аларга кушылып җырлады, көчле алкышлардан соң сәхнәгә чәчәк белән бергә пакет күтәреп менүчеләр дә булды. Икенче өлештә сәхнәгә чыккан Ринат Рахматуллин Мәскәүдә чын «йолдыз» икән, билләхи. Аның «Тукта, янгыр» җырына кушылып тамашачының «шашынуын» күрсәгез! Ул кул чабулар, кушылып биюләр, сәхнәгә кабат-кабат чакырып чыгарулар, бүләкләр бирүләр дисеңме! Җырчының сәхнәдәге үз «фишкасы», аккошлар биюендәге кебек хәрәкәтләр белән биюе - халык күңеленә бигрәкләр дә хуш килә икән. Ринат үзе дә моның кадәр җылы кабул итүне көтмәгән иде бугай: «Рәхмәт сиңа, Мәскәү. Биредә инде мине Казанда белә башлаганчы ук беләләр иде. Шуңа күрә сез миңа иң кадерле тамашачы. Тиздән үземнең сольный концерт белән киләм, көтегез!»- дигән сүзләр белән саубуллашты ул.

Әйтергә кирәк, заманча эстрада җырларына караганда Мәскәү тамашачы күңеленә дәртле халык җырлары күпкә якынырак. Илназ Баһ башкаруындагы "Килен төшкәндә" җыры яңгырыганда сәхнә гөрләп торды. Бар күңелен биреп, тирләп-пешеп, биеп җырлый егет, булдыра! Залдагыларны да рәхәтләндереп биетә.

Ленар Сәйфиевның берничә ел инде туган көне Мәскәүдәге гастрольләре вакытына туры килүен генә кара. Тамашачы монысын да алдан белеп алган, сәхнәдә дә, сәхнә артында да котлаучылар булды ул көнне җырчыны.

Залдагыларның күңелен туган авыл, әниләр турындагы җырлар нечкәртте. Гөлназ Сираева башкаруында инде күпме тапкырлар тыңланган "Кайтабыз да китәбез" җыры биредә бөтенләй башкача яңгырады. Тамашачының күбесенең күңеле тулып, күзе яшьләнде.

"Татарча солянка" концерты 4 сәгать барды. Гадәттә, 2-3 сәгатьлек тамашаларга ияләнгән булсак та, ару кебек хисләр кичермәдек. Шулай да, алып баручыларның һәрбер җырчыны сәхнәгә кабат-кабат 3-4 тапкыр чакырып кул чаптырулары ахырга таба ялыктыра башлады. Бу эшне халык сораса гына башкаралар дип уйлый идем моңарчы. Әлеге хәл махсус вакытны сузу өчен эшләнәме, әллә кайбер җырчыларның хәтерен калдырмас өченме?..

Өйгә кайткач тамашачынының концерт турындагы фикерен белү өчен интернеттагы форумга күз салдым. Беренче көндәге тамашаның урыны, көне килеп җитәр алдыннан гына икенче бинага күчерелгән икән. Шул сәбәпле бераз кыенлыклар килеп чыккан. Шушы ук көндәге концертта, ни өчен Ландыш Нигъмәтҗанова чыгыш ясамады?,- дип кызыксына тамашачылар. Бактың исә, җырчы поездга соңга калган икән. Ә гомумән алганда, Мәскәү тамашачысы концерттан канәгать калган. Башкала халкы ноябрьдә тинчуринлыларны, Рәсим Низамов һәм Рөстәм Закировларның музыкаль рингын, Салаватны көтә.

Энҗе Хәбибрахманова.

Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев