Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Яңа ел алдыннан Алабуга районында капиталь ремонттан соң ике клуб ачылды

Яңа ел алдыннан, 30 декабрьдә Армалы һәм Иске Юраш авылларында капиталь төзекләндерүдән соң авыл клублары үз ишекләрен ачты.

Авыл халкы билгеләп үткәнчә, бу вакыйганы алар күптән көткән һәм хәзер Яңа елны яңартылган, якты клубларда каршы алачак.

– Соңгы тапкыр безнең клубта косметик ремонт 1990 елда, ягъни 30 ел элек булды. 2019 елда клубны ремонтлаганнары өчен мин бик рәхмәтле. Клубка, сүз уңаеннан, киләсе елның 17 февралендә 53 яшь тула. Ул көнне яхшы хәтерлим, зал халык белән тулы иде, хәтта күп кешегә урын да җитмәде. Һәм бөтен кеше колхоз рәисе – Федор Быстровны көтте. Ул Армалыда 30 елга якын шушы вазифада эшләде. Ул килгәч, “Председатель” дигән фильм күрсәтелде. Шуннан соң барлык колхозчыларга өчәр сум акча өләштеләр. Бу һәркем өчен зур бәйрәм булды. Без мондый клуб булуы белән горурланабыз,  – дип сөйләде Армалы авылында яшәүче, әлеге клубны төзекләндерүгә күп көч куйган Клавдия Парамонова.

Район җитәкчелеге исеменнән авыл халкын район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина тәбрикләде.

– Армалыда клубны ремонтлауга республика бюджетыннан 8 миллион сумнан артык һәм җирле бюджеттан бер миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Халыкның бирегә килүе бик күңелле, чөнки клубларны авыл халкы өчен төзибез һәм төзекләндерәбез. Болар барысы да монда чаралар үткәрелсен өчен, очрашулар, мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу урыны булсынга эшләнелә, – диде Зөлфия Сөнгатуллина һәм халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Иске Юраш авыл мәдәният йорты 1974нче елда ачылган булган һәм бүгенге көндә анда өлешчә ремонт ясалган. Җыелган авыл халкын Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде һәм якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде.

– Без Юраштагы мәдәният йортын әкренләп төзекләндерәбез, башкарасы эшләр әле бар. Биредә салкынча, шуңа күрә җылыту системасын карарга кирәк. Халык җылыда утырырга тиеш. Шуңа күрә, кирәкле эшләрне эшләп бетерербез. Яңа ел алдыннан менә бу зур залны төзекләндерү бик мөһим иде, – дип билгеләп үтте ул.

Бәйрәм алдыннан мондый вакыйга күпләрне сөендерде. Мәсәлән, Иске Юраш авылында яшәүче Нәзирә Хафизова әйтүенчә, монда хәзер бик матур, тик салкынча. Алар гаиләләре белән клубта үткәрелгән һәр чарага бик теләп йөри. Нәзирә ханым әйтүенчә, алар бик яхшы, югары дәрәҗәдә үтә.

Клублар ачылган көнне биредә беренче концертлар да узды. Аларда балалар, иҗат коллективлары берсеннән-берсе матур чыгышлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев