Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Якынлашып килүче бәйрәмнәрдә шәһәрдә күп төрле чаралар, концерт-тамашалар үткәрү күздә тотыла

Халыклар бердәмлеге көне һәм ТР Конституциясе көне уңаеннан 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәрелә торган чаралар турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров сөйләде.

31 октябрьдә 14 сәгатьтә Җиңел атлетика манежында "Армия хезмәтенә чакырылучы көне" үтәчәк.

1 һәм 2 ноябрьдә мәгариф учреждениеләре, балалар йорты, социаль приют һәм картлар йортында тематик чаралар үткәрү күздә тотыла.

2 ноябрь көнне 1 нче мәктәптә "Дуслык нурлары" район милли мәдәният балалар фестивале оештырыла. Башлана 15 сәгатьтә. Шул ук көнне Александр паркында "Халыклар дуслыгы" аллеясына нигез салу бәйрәме үткәрелә. Әлеге чарада милли җәмәгать һәм дини оешма вәкилләре катнашачак.

3 ноябрьдә районыбызның яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы була.

1-6 ноябрьдә шәһәр китапханәләрендә "Рәсәй көче бердәмлектә" исемле китап күргәзмәсе ачыла.

Мәдәният сарае 4 ноябрь көнне 13 сәгатьтә шәһәр иҗади коллективлары катнашында "Без дуслык белән көчле" концертына чакыра. Шул ук көнне үзәк стадионда һавага фонарьлар җибәрү буенча хәйрия акциясе оештырыла. Биредә һәркем, фонарь сатып алып һәм теләк теләп, аны күккә очыра алачак. Акция барышында җыелган акчалар шәһәр-районда яшәүче авыру балаларны дәвалауга тотылачак. Акция 18.30 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм чаралары 6 ноябрьдә РФ атказанган артисты, ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов концерты белән тәмамлана.

Л.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев