Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“ВДОХновение” безгә ел саен килә

Алабугада 19нчы тапкыр “ВДОХновение” автор җыры фестивале узды. Гитарага җырлаучылар чираттагы тапкыр Спас ярминкәсе кичләренең берсендә очрашты.

Фестивальне үткәрү матур традициягә әйләнде, һәм күпләр аны ел саен түземсезлек белән көтә.

Фестиваль Александр бакчасында башланды, анда сайлап алу туры булды. Әмма, җырчылар билгеләп үткәнчә, алар өчен иң мөһиме − җиңү түгел, ә катнашу, шуңа күрә ел саен фестиваль бик җылы, дустанә шартларда уза. Кич белән бәйрәмнең төп сәхнәсендә зур гала-концерт үтте, анда иң яхшылары − финалистлар, шулай ук узган елларда җиңүчеләр чыгыш ясады.

“ВДОХновение” фестивалендә катнашучыларның күбесе ел саен килә, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, чыгыш ясаучылар арасында яңа уенчылар да күп.

Чаллыдан Олег Яковлев 10 елга якын бард җыры белән мавыга, тик ул быел гына, дуслары белән бергә, фестивальгә килергә карар кылган.

− Мин үзем музыка да, шигырьләр дә язам. Фестивальдән бары тик уңай тәэсирләр генә алдым. Биредә иҗади шәхесләр җыелды, һәм бүген монда энергия искиткеч. Алабуга катнашучылары, әлбәттә, башкаларга караганда күпкә көчлерәк, алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар, – ди ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел, алдагы еллар белән чагыштырганда, фестивальдә гүзәл затлар күбрәк катнашты. Шуларның берсе – Түбән Новгород балалар театры җитәкчесе Людмила Савчук. Ул “ВДОХновение”га очраклы гына эләксә дә, аны музыка белән күпьеллык дәрт бәйли.

– Ярминкә һәм Кыңгырау чыңы фестивале турында дан инде бөтен Россия буенча бара. Миңа биредә кунакларны ничек кабул итүләре турында сөйләделәр, шуңа күрә Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашырга булдым. Монда килүгә, автор җыры конкурсы барлыгын да белдем. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыраммы? Хәзер менә бу мәйданчыклар буйлап йөгерәм, барысына да өлгерергә тырышам. Алабугага килә алуыма бик шатмын. Монда барысы да шәп! Мондый чаралар аркасында Россиянең яшәвен аңлыйсың һәм барысы да яхшы булачак, – дип саный Людмила Савчук.

Жюри әгъзалары белдергәнчә, аларга җиңүчеләрне сайлау кыен булган, әмма нәтиҗәдә, Чаллыдан Елена Емалтынова һәм Диана Суходольская җитәкчелегендәге “Леди” дуэты I дәрәҗә лауреат булган. Ә гран-прига “Союз” иҗат берләшмәсе музыкантлары − фестивальнең дебютантлары лаек булды. Киләсе елларда алар анда бары тик мактаулы кунаклар буларак кына катнашачак.

“ВДОХновение” Россиянең атказанган артисты Олег Третьяковның чыгышы белән тәмамланды. Ул һәрвакыт яңа шәһәрләргә, шул исәптән Алабугага килүенә шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев