Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга музей-тыюлыгында Рәшит Гыйләҗев күргәзмәсе ачыла

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе безнең шәһәргә район башлыгы чакыруы буенча килгән.

15 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман сәнгате музеенда «Энергетическая живопись Рашида Гилазова» дигән күргәзмә ачыла.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗев хатыны Халидә белән безнең шәһәргә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев чакыруы буенча килгән. Пленэрда иҗат ителгән борынгы шәһәр һәм аның табигате сурәтләнгән картиналар күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк һәм музей-тыюлыкның фонд коллекциясен тулыландырачак.

Рәшит һәм Халидә Гыйләҗевлар Алабуга белән беренче тапкыр 1969 елда таныша: ул чакта алар биредә Лениногорск педагогика училищесы студентлары буларак практика уза. Алабуганың 1000 еллыгына багышланган заманча рәсем сәнгате буенча II Бөтенроссия симпозиумында катнашуларын, андагы иҗат атмосферасын, шәһәрнең искиткеч пейзажларын һәм Алабуга халкының кунакчыллыгын да зур җылылык белән искә ала Гыйләҗевлар.

Күргәзмә 15 гыйнварга кадәр эшли. 

Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев