Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуганың 30 нчы балалар бакчасында "Өч кыз" әкияте сәхнәләштерелде

Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләр эшләнде: татар орнаменты белән көянтә-чиләкләр бизәдек, рәсемнәр төшердек, әниләр турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәндек.

Әкиятнең ахырын бергәләп үзгәрттек. Авыру әниләре янына килмәгән олы кыз белән уртанчы кызны Тиеннең гөберле бака белән үрмәкүчкә әверелдерүе балаларга бик ошап бетмәде: "Әниләр гадел, йомшак күңелле, һәрвакыт гафу итә беләләр, әйдәгез, әниләре олы кызларын гафу итсен", - диделәр алар.

Кызларының "Гафу ит, әнием, гафу ит," - дигән сүзләренә: "Гафу итәм, балам, гафу итәм. Менә бит гаепләрен аңлаганнар, бүтән мондый ялгышны кабатламаслар", - диде шатлыгыннан яшенә буылган Ана. Ә кызларының : "Без беркайчан да каты күңелле булмабыз, һәрчак сиңа булышырбыз, кадерләп кенә торырбыз", - дигән сүзләреннән соң залда утыручы әниләрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.

Спектакльгә әзерлек барышында әти-әниләр костюмнар тегәргә булышты. Иң төп роль - Әни ролендә - шушы төркемдә тәрбияләнүче Азат Хәйруллинның әбисе - Римма апа Сәмигулловна уйнады. 4нче мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы әбиебез үзен чын артистларча тотты. Спектакльдә бер генә бала да рольсез калмады. Алар татар халкының җырлы-биюле уены "Чума үрдәк, чума каз", " Аю - бүре" уеннарын бик яратып уйнадылар. "Каз канаты" көенә әзерләнгән "Су буе биюе" әниләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде. Әкият бәйрәме Г.Гәрәева көе, Л.Юнысова сүзләренә язылган "Әниемә" җыры белән тәмамланды. Әниләргә бу бәйрәм бик ошады: "Рус төркеме балалары белән татар телендә шундый тәрбияви эчтәлекле спектакль куя алганыгыз өчен бик зур рәхмәт", - диделәр алар. Балаларның да күңелләре бик күтәренке иде. Әниләренә шундый бәйрәм ясый алганнарына чын күңелдән сөенде алар.

Миңзилә ДӘҮЛӘТШИНА,

30 нчы балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев