Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Балаларга шатлык өләшик

Җәй башында, ягъни 1 июньдә кешелек Балаларны халыкара яклау көнен билгеләп үтә.

Җәмгыятебезнең иң кечкенә, шул ук вакытта яклауга мохтаҗ булган нәни членнары бу көнне үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәтне тоеп, аннан алган тәэсирләрен озак вакыт хәтерендә саклый.

Балаларны яклау көне Алабуга шәһәрендә 1 июньдә Александр паркында иртәнге сәгать 10 да башланачак. Шушы ук көнне шәһәр мәктәп яны лагерьлары да балаларга ишекләрен ачачак. Гомумән алганда, шәһәр һәм райондагы 15 меңнән артык бала бәйрәм көнен тойсын һәм күңелендә калдыра алсын өчен, аларга зур мөмкинлекләр тудырылачак. Бу көнне балалар өчен интерактив мәйданчыклар эшләячәк, шулай ук уен түгәрәкләре, сәүдә рәтләре булдырылачак, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан концерт номерлары күрсәтеләчәк.

Алабугалылар өчен тагын бер күңелле яңалык: быел 4 нче микрорайонның төзелүенә 20 ел тула. Шул уңайдан 17 сәгатьтә Мәрҗәни урамы, 28,30 нчы йортлар каршындагы мәйданда бәйрәм чаралары башлана. Аны шәһәр башкарма комитеты "Алабуга инициативасы" депутатлар группасы, яшьләр эше һәм спорт идарәсе, "Домуправ" идарәче компаниясе ярдәме белән үткәрә. Монда бәйрәм концерты, микрорайонда беренче яши башлаган алабугалыларны котлау кебек күңелле чаралар белән бергә балалар өчен уен мәйданчыклары эшләячәк. 10 нчы урта мәктәпнең спорт мәйданында волейбол, футбол, бадминтон уеннары, кечкенәләр өчен самокатларда йөрү оештырылачак.

Балалар җәйне ничек үткәрер дип борчылырга да кирәк түгел. Җәй буе микрорайоннарда балалар мәйданчыклары эшләячәк, мәдәният йорты, "Иллюзион" кинотеатры, спорт объектлары ишекләре балалар өчен һәрчак ачык булачак, дип белдерде район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев