Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Илһам концерты

Җырлар, җырлар... моңлы матур татар җырлары...

Аларда бездәге моң, сагыш, омтылышлар, үткәннәрнең авазы: әби-бабаларыбызның зур югалтулары, фаҗигаләре, шатлыклары чагыла. Тау-таш араларындагы таллыклар арасында челтерәп аккан чишмә сулары кебек агылып, безгә татар икәнлегебезне кабаттан-кабат искә төшереп, күңелләрне нечкәртеп, яшь вакытларны, туган җирләрне искә төшереп, безне яшәртеп, күзләребезне ачып, әллә ниләр эшләрдәй иттереп аякка бастырып, туган авылга, туган чишмә буйларына, болыннарга, тугайларга, уенлыкларга йөгереп кайтып китәрдәй итәләр алар...

Йөгереп китәрдәй булам ла,

Кайтып җитәрдәй булам...

...80 нче еллар башында, Төмән өлкәсендә электр линиясе үткәреп йөргән чакларда, төнлә белән әллә кайда, себер тайгасы уртасындагы вагоннан чыгып баса идем дә күктәге айга карап:

-Бу айны бәлки, ерактагы авылда калган әти-әни дә күрә торгандыр бу минутта, дип алар күренмәс микән, дигәндәй, шул айга йотлыгып карый идем. Күңелләр нечкәреп киткән чакларда

-Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә,

Айга менеп, түбән карап,

Сезне күрәсем килә,- дип җырлап та җибәрә идем. Җыр дигәннән яшь вакытта күп җырланды. Үзем баянда уйныйм, үзем җырлыйм.

-Җырлама, күп җырлаган кешенең бәхете булмый,- дип әйтүчеләр дә булды. Җырлаган кешене туктатып буламы инде...

×××

Илһам Шакировның барлык район, авыл клубларын дер селкетеп, инструменталь ансамбль белән концертлар куеп йөргән чагы. Илһамны халык радиодан ишетеп белә, ул башкарган җырларны бик яратып тыңлый, кабул итә иде. Ул вакытларда һәр колхозда үзешчән сәнгать коллективлары бар һәм алар төрле авыллар буенча концертлар куеп йөри. Илһам башкарган һәр яңа көйне яшьләр эләктереп алырга гына тора һәм концертларда рәхәтләнеп башкара иде.

Минем Сәрдек мәктәбендә укып йөргән чак, 1963 елның язы иде булса кирәк. Авылда "Илһам Шакиров Сәрдеккә концерт белән килгән, иртәгә Купкага килә икән",- дигән хәбәр таралды.

Икенче көнне авылга киләчәк артистларны күреп калу теләге белән авыл халкы клуб янына җыела башлады. "Артистларны алырга өч ат белән киткәннәр. Илһам Шакиров оркестр белән җырлый икән",- дигән сүзләр ишетелгәләде.

Шулай зарыгып көтә торгач, түбән очтан җан-фәрманга чабып килүче чаналы-кошовкалы атлар да күренде. Тик алар клуб янында тукталып тормады, артистларны фатиларга урнаштырыр өчен, кайсы кая элдертте. Җыелган халык кайсы чанада кем утырганын күрми дә калды. Әмма берәүнең дә күңеле сүрелмәде: кич белән аларны моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән җырлы, оркестрлы Илһам концерты көтә иде ич!

Кич җитте. Халык ташкын кебек клубка агыла да агыла. Инде анда кереп тә, чыгып та булырлык түгел.

Менә концертның башланасын хәбәр итеп, өченче кыңгырау да шылтырады. Зәңгәр плюш пәрдә ачылыр-ачылмастан, оркестрның көчле тавышы ишетелә башлады. Пәрдә җәһәт кенә ачылып киткәннән соң, сәхнәнең сул ягыннан баянчы, уң ягыннан Илһам Шакиров килеп чыкты:

-Чапкан печән асларына

Җир җиләге коела...

...Их, ямьле була җәйнең айлары ла,

Матур була болыннары, кырлары!

Берсе уйнап, берсе җырлап сәхнә уртасына килеп бастылар да өздерепме өздерәләр. "Их, ямьле була җәйнең айлары..."

Икесенең дә чәче кыска гына итеп алдырылган, икесе дә бертигез озын буйлы. Берсе уйный, берсе җырлый. Җырчы кулын гармунчының җилкәсенә салган, авыл урамы буйлап баралармыни, җитмәсә оркестр белән!..

Мондый әкәмәтне моңарчы күрмәгән халык, авызын ачып, катып калган иде... Җыр бетәргә өлгермәде, китте артистларны алкышлау. Андый көчле алкышларга клуб ничек түзгәндер, әйтүе кыен, әмма бөтен тәрәзәләре алынып, ишекләре ачылып, бөтен җиргә халык менеп тулган иде.

Халык бераз тынычлангач, Илһам Шакиров сүз алды. тамашачыга башкалабыз Казаннан кайнар сәламнәрен җиткергәч, чираттагы җырны игълан итте: Идел буе каеннары..., "Саумы, кояш", "Һаман истә","Казак кызы сөйгәнем". Клубка җыелган халык, инструменталь ансамбльгә күнегеп, башкаручыларның осталыкларына тәмам югары бәя бирергә өлгереп, бик тырышып, берсен берсе уздырып кул чабуда...

-Кара кашым, гүзәлем,

Өзгәләнә үзәгем,

э-э-э-э-э-э-э-эй..!

Җыр ахырында барабанчы барабанны "тукмап", җиз тәлинкәгә шундый итеп сугып ала ки, аларга җыр, баян, контрабас тавышлары да кушылгач, йөрәктәге хисләр эчкә сыеша алмыйча, тышка бәреп чыга башлый. Ярый әле антракт игълан иттеләр.

Урамга чыгып суынып алу теләге белән, халык тышка түгелде:

-Вәт җибәрәләр болар!

-Да, малай, оркестр да күрдек.

-Яшь икән бит Илһам, ну җырлап та куя үзе!

-Әле консерватория бетермәгән икән. Әнә шулай гәпләшә-гәпләшә тәмәке тарттылар, күкрәк тутырып саф һава суладылар.

Икенче бүлек тә шау-шулы башланды, Бернинди микрофон ише нәрсә юк: барысының да үз тавышлары, үз чамалары.

Илһам башкарган һәр җыр бүтән кабатланмаслык зур осталык, моң, төгәллек белән башкарыла. Аның башкару сыйфатын арттырып та, киметеп тә булмый, җырны гына бозарга мөмкин. Һәр җырның моңы, бормалары мыскал белән үлчәгәндәй чамасын белеп башкарыла.

-Моңланып ай нурларында,

Син сазыңны уйнадың...

Илһамның бу җыры йөрәкләрне парә-парә китереп тыннарны кыса иде. Тагын кем шулай итеп җырлый ала, андый кеше әле тумаган, тиз генә тумас та.

Концертның ахырына якынлашып баруын сизепме, халык артистларны бер дә җибәрмәслек итеп кул чаба. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, инде алып баручы үзенең музыкант дуслары белән таныштыра башлады.

Илһам концертны Салих Сәйдәшевнең Таҗи Гыйззәт сүзләренә язган "Сау булыгыз" җыры белән тәмамлады:

-Рәхмәт сезгә, илнең батыр егетләре,

Сау булыгыз, дуслар, инде мин китәм... дип җырлап торганда Купка авылы клубының зәңгәр плюш пәрдәсе салмак кына ябылды. Оркестр да бик гайрәтле итеп пыран-заран килде дә тынып калды.

Мин ул чакта 15 яшьлек малай идем. Аннан соң инде ярты гасыр вакыт узган, әмма бу җырлар әле дә колакта, элеккечә, нәкъ шул концерттагыча саф көе, матур көе яңгырыйлар. Ул җырлаган җырлар - алар кабатланмас җырлар, татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров җырлары булган.

Рәхмәт сиңа, мең яшә, Илһам Шакиров!

Рамил Сәләхов, Алабуга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев