Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Кыш бабай кил безгә, Яңа ел бәйрәменә

Яңа елның төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызы. Бу серле бәйрәмдә аларны өйгә дә чакырырга мөмкин, ләкин әлеге хезмәт түләүле.

Безнең хәбәрчебез бу геройларны өйгә чакыруның күпме суммага төшәчәген ачыклады. Әлеге хезмәт өчен түләү бәясе чакыру көненә һәм әкият геройлары саныннан чыгып билгеләнә икән. Кыш бабай, Кар кызы һәм аҗдаһа катнашындагы 20-30 минутлык тамаша өчен 600 сум түләргә туры киләчәк. Яңа ел якынайган саен әлеге сумманың да арта баруын истән чыгармаска кирәк. Мондый күңел ачу өлкәннәр өчен кыйммәтрәк, әгәр Кыш бабай һәм Кар кызының сезне өегезгә килеп котлауларын телисез икән, ике мең сум акчагызны чыгарып салырга туры киләчәк. Ә Яңа ел көнендә мондый котлауларның бәясе өлкәннәр өчен 3000, балалар өчен 1000мең сумнан башланачак.

Бу хезмәт өчен түләүне берничә гаилә берләшеп тә башкара ала бит әле, болай эшләгәндә балагызга тагын да күңеллерәк булачак, сезнең дә күпмедер акчагыз кесәгездә кала дигән сүз.

Гадәти бәйрәм тамашасы үз эченә төрле уен, бию, җыр, шигырь сөйләү, котлауларны ала. Ә бүләкне әти-әниләр алдан әзерләп куярга тиеш. Балагыз Кыш бабайга хат язган икән, бу хакта Кыш бабайны алдан кисәтеп куярга кирәк. Кыш бабай: "Хатыңны алдым да, сине котларга ашыктым", дип тә җибәрсә сабыегызның үзен котларга чып-чын Кыш бабай килүенә һич шиге калмас.

А.Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев