Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Надежда Дурова Моцартның туган ягында

Тамаша залында бер генә буш урын да юк. Моцартеум (Зальцбург, Австрия) университетында "Кавалерист-кыз" операсы премьерасы узды.

Бородино янында барган сугышларга 200 ел тулуга багышланган чараларга меңнәрчә километр ераклыкта урнашкан ерак Австриядә менә шулай старт бирелде. Премьерага килгән тамашачы арасында Татарстан делегациясе дә бар иде. Делегация составында - ТР Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге башлыгы Зөлфия Салихова, Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге генераль директоры Гөлзада Руденко, Н. А. Дурова музей-утары мөдире Фәридә Вәлитова, музей-тыюлык бүлеге мөдире Оксана Есипова, Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, журналистлар иде.

Язылу тарихы

Зальцбург тарихчысы Бруно Коппенштайнер, Наполеон сугышларының тарихын өйрәнгәндә, ике ел элек гадәти булмаган фактка юлыга - рус армиясендә ир-ат киемендә хатын-кыз сугышкан. Сугышчының тормышын җентекләбрәк өйрәнгәнннән соң, Коппенштайнер әфәнде Алабуга музейчыларына хат яза. Әлбәттә, кавалерист-кыз Надежда Дурова музей-утарында аның истәлеген кадерләп саклыйлар һәм ерак Австрия тарихчысына алар бик күп сөйли алырлар иде. Әлеге факт Зальцбургның тарих яратучылар клубына йөрүчеләрне битараф калдырмый. Нәтиҗәдә, алар Н. А. Дурова музей-утары директоры Фәридә Вәлитованы доклад белән Австриягә чакыралар. Ул вакытта Фәридә Хәкимовна, Моцартның туган ягында, аның исеме бирелгән университетта бөек рус хатын-кызы турында опера язарлар дип уйламагандыр да.

Доклад феминизм идеяләрен дәвам итүче шагыйрә Марианна Фигль игътибарын җәлеп итә. Ватан хакына тыныч һәм ияләнгән тормышыннан баш тарта алган хатын- кыз тарихы шагыйрәне гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.

- Ул моны бүләк һәм танылу алыр өчен эшләми. Надежда Дурова искиткеч тыйнак була, отставкада вакытта аз гына акча алуына да карамастан, мохтаҗларга ярдәм итә. Ул үз вакытын берничә йөз елга узып китте, - дип соклана Фигль ханым.

Ике ай эчендә либретто языла, аннан соң композитор һәм опера режиссеры белән бердәм эш башлана. Фикер барлыкка килеп, аны сәхнәдә тормышка ашыруга кадәр ярты елдан артык вакыт үтә.

- Без эшкә бар күңелебезне бирдек. Аны бары тик фейерверк белән генә чагыштырып буладыр. Бик күп өстәмә материал өйрәнергә туры килде. Бородино сугышының 200 еллыгы якынлаша, ә бу аерым җаваплылык өсти, - дип сөйли Марианна Фигль.

Опера интернациональ команда тарафыннан языла: либретто авторы Марианна Фигль - австрияле, музыка авторы - Голландия композиторы Адриан де Витт, режиссер - Марта Шарп, дирижер - "Моцартеум"ның сәләтле студенты, кореяле.

- Операны мин рус музыкасы традицияләренә таянып яздым. Тик әсәр җирле халыкка аңлаешлы булсын өчен, мин монда Австрия традицияләрен дә керттем. Надежда Дурова - сокландыргыч һәм кабатланмас шәхес. Мин аны Шопенның сөйгәне Жорж Санд белән тәңгәлләштерәм, - ди композитор.

Опера өстендә эшли башлаганда Марта Шарп Рәсәй турында бик аз белә. Бик күп әдәбият укырга, рус халкының көнкүрешен, киемнәрен өйрәнергә туры килә. "Дурованың әсәрләрендә үзем өчен хыялы артыннан туры барган хатын-кыз образы ачтым", - ди Марта Шарп.

Премьера

"Кавалерист-кыз" операсы шигъри импрессионизм стилендә язылган. Авторлар документаль дөреслеккә омтылмый, аларның төп максаты - Надежда Дурованың эчке дөньясын ачу. Шулай да кавалерист-кыз тормышының иң мөһим эпизодлары күрсәтелгән: әти-әни йортындагы тормышы, император Александр I белән очрашу, Бородино явында катнашу, А. С. Пушкин белән танышу һәм әдәби карьера.

Кызыклы факт - баш рольләрне башкаручылар Зальцбургның хәрби тарих музеенда сакланып калган борынгы киемнәр кигән иде.

"Моцартеум" залы операга килгәннәрнең барысын да сыйдыра алмады. Тамашачы (ә алар арасында Зальцбургта яшәүче берничә рус кешесе дә бар иде), операны көчле алкышлар белән кабул итте, автор һәм артистларны озак кына сәхнәдән җибәрмәде. Рәхмәтле тамашачы үз фикерләре белән уртаклашырга ашыкты:

"Моцартеум" университеты директоры Рейнхарт фон Гутцайт:

- Рус тарихын мин танылган музыкантлар һәм композиторлар ягыннан гына белә идем. Мәсәлән, ике ел элек Зальцбургта Софья Гобәйдуллина булып китте. Бүгенге опера ярдәмендә без рус тарихы һәм Надежда Дурова белән таныштык.

Надежда Зальпиус (рус, Австриядә 40 елдан артык яши):

- Дурова турында мин бөтенләй белми идем. Опера бик ошады. Монда рус хатын-кызы тарихын кабул итүләренә чын күңелемнән сөенәм. Артистлар тарихны гына түгел, кавалерист-кызның хисләрен дә җиткерә алды. Минем өчен бу зур вакыйга.

Виталий Воровский (психоаналитик, Зальцбург):

- Минем өчен опера көтелмәгән хәл булмады, чөнки соңгы елларда рус классикасына кызыксыну арта бара. Ә бу иҗатка рухландыра. Рәсәй белән бәйле барлык вакыйгаларда катнашырга тырышабыз.

Премьера ахырында сәхнәгә Татарстан делегациясе чыкты. Опера авторларына, башлап җибәрүче Бруно Коппенштайнерга ТР Мәдәният министрлыгы һәм Алабуга районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Безгә кунакка

Хәзерге вакытта операны безнең илдә күрсәтү буенча сөйләшүләр бара. Россиядә премьера быел, Спас ярминкәсе көннәрендә, август аенда булыр дип фаразлана.

Зөлфирә Салихова, ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать үсеше бүлеге башлыгы:

"Музыка - операның иң зур байлыгы. Ул заманча, профессиональ һәм шул ук вакытта классик традицияләргә дә таяна. Хезмәттәшлек алга таба да дәвам итеп, безнең тамашачыга да опера күрсәтелер дип ышанабыз".

Миләүшә Таминдарова, Дәүләт камера хоры җитәкчесе:

"Австрия коллегалары белән бер телдә сөйләшкән кебек хис калды. Техника, бизәлеш, сервиска кагылсак, без Ауропадан бик күпкә артта калганбыз икән дигән фикер туа. Музыка белән хәл күпкә яхшырак. Казанда музыкаль башкару осталыгы дәрәҗәсе шулкадәр югары, без хәтта дөньякүләм танылган Моцартеумдагы коллегаларыбызга берничә киңәш бирә алыр идек".

Гөлзада Руденко, Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге генераль директоры, Алабуга муниципаль районы башлыгының туризм буенча советнигы:

"Өметләребез акланды. Европада Надежда Дурова тормышы һәм иҗаты белән кызыксына башладылар, проектның әһәмияте дә шунда. 2012 ел - Рәсәй тарихы елы. Опера бездә дә күрсәтелеп, безгә, россиялеләргә, Европада яшәүчеләрне дә таң калдырган шундый уникаль хатын-кыз турында тагын бер мәртәбә искә төшерсен иде".

Гөлшат Солтанова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев