Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Пермьдә Сабантуй

Район башлыгы Геннадий Емельянов Пермь өлкәсендәге Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәм район делегацияләре һәм Башкортостан белән Татарстан делегатлары парадыннан башланып китте. Күп санлы кунакларны русларның гореф-гадәте буенча ипи-тоз һәм татарча чәк-чәк, үлән чәе һәм татарча биюләр белән каршы алдылар.

Биредә барлык мактаулы кунакларга түбәтәй бүләк иттеләр. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка да Пермь түбәтәен кидерделәр.

Кайда үткәрелүенә карамастан, бер генә Сабантуй да Әби, Бабай, Шүрәле һәм Су анасыннан башка үтми. Ә менә "Алабуга хәбәрләр бүлеге" корреспонденты халык белән Алабуга шәһәренең символы булган Тукран ролендә аралашты.

Пермь өлкәсендә 150 меңнән артык татар яши. Биредә Сабантуй бәйрәме беренче тапкыр гына үткәрелми инде. Тик, шәһәр халкы әйтүенчә, бу юлы Татарстаннан килгән кунаклар ярдәмендә сабан бәйрәме аеруча зур һәм матур үткәрелде.

Сабантуйга килгән халык Алабуга мәйданчыгына җыр-биюләрдә катнашырга һәм милли ишегалларын карарга дип ашыкты. Борынгы гармуннары, туку станоклары, савыт-сабалары булган авыл йорты фонында һәрбер кешенең фотога төшәсе килде.

Уеннарсыз Сабантуй була ди мени? Бәйрәмгә килүчеләр капчык киеп тә, йомырка куелган кашык кабып та йөгерде. Уеннарда олысы-кечесе, яше-карты бик теләп, актив катнашты.

Алабуга рухын, аның матурлыгын, тарихи истәлекләрен үзендә чагылдырган сувенирларга да сорау күп булды.

Җиде сәгать дәвамында мәйданда музыка тынып тормады. Бәйрәм тәмамланганнан соң да Пермь халкы Алабуга мәйданчыгыннан китәргә ашыкмады һәм 2013 елның Сабантуена чакырып калды.

Людмила ГУБЯНОВА

Таһир МӘХМҮТОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев