Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Театр – яктылыкка, нурга илтә...

24 гыйнвар көнне 9 нчы мәктәпнең актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Ул көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Гаяз Исхакый әсәре буенча Р.Садриев инсценировкасында "Сөннәтче бабай" моңсу комедиясен алып килгән иде. Спектакльне сәхнәгә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Ренат Әюпов...

Билет бәясе 80 сум булгач, әти-әниләр балаларын спектакльгә җибәрерләр микән, дигән уй килгән иде. Бәхеткә, шикләнүләребез юкка булып чыкты. Күптән спектакль карамау галәмәтедерме, әллә инде бу әсәрнең мәктәп программасында булып, укучыларга яхшы таныш булуы тәэсир иткәндерме, карарга теләүчеләр бихисап иде. Спектакль ике тапкыр уйналса да, тамашачылар кимемәде. Хәтта өстәмә билетлар да сатылып бетте.

Спектакль бер сулышта җиңел генә уйналды. Әйтергә кирәк, режиссер мәктәп яшендәге тамашачыларның нечкә психологик халәтен аңлап эшләгән. Геройларның уены белән беррәттән, сәхнә бизәлеше дә, музыка да, ут куелышы да әсәрне аңлауга уңай йогынты ясады. Уңышлы табылган мизансценалардан әле күзләр яшьләнде, әле бөтен гәүдәгә каз тәне йөгерде. Спектакльдән соң укучылар бик рәхәтләнеп артистлар белән аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде. Дәресләрдә дә караган спектакльне анализладык, кызыклы гына фикер алышулар да булды.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: зур-зур спорт корылмалары төзеп, балаларны физик яктан сәламәт итеп үстерергә тырышып ятканда, рухи якны онытып барабыз түгелме?.. Безнең балаларыбыз бүген рухи азыкка мохтаҗ. Ярый ла, ичмасам, әллә нигә бер килә торган шундый тамашаларга йөрсәләр... Анысы да бик сирәк эләгә. Тикмәгә генә бөек Тукаебыз:

"Театр - яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә",-

дип язып калдырмагандыр.

Гөлшат Мәхмүтова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев