Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Яңа рәис сайланды

18 майда Казан милли-мәдәният үзәгендә ТР Язучылар берлегенең чираттагы корылтае булып узды.

Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Корылтайда чыгыш ясап, ул оешманың эшчәнлегенә уңай бәя бирде, шул ук вакытта кимчелекле яклар булуын да искәртте. Иҗат кешесенең җәмгыятьтә һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын һәм аның яшәеш-чынбарлыкның күп якларын алдан ук белеп-тоемлап торырга тиешлеген, аны иҗатында да калку итеп күрсәтергә бурычлы икәнлеген ассызыклады.

Мәдәният-сәнгатькә республика хөкүмәтенең ярдәме артуын, киләчәктә дә аның игътибар үзәгеннән төшеп калмаячагын белдерде (Мөштәри урамындагы Язучылар берлеге бинасының 100 миллион сумга төшереп сипләнүе-яңартылуыннан соң кабаттан каләм ияләренә ишекләрен ачуы - шуның бер мисалы булса кирәк).

ТР Язучылар берлегенең моннан дүрт ел элек булып узган XVI корылтаеннан соң узган вакыт эчендә башкарылган эшчәнлеге турында хисап белән идарә рәисе Илфак Ибраһимов нотык тотты. Аның сөйләвеннән аңлашылганча, узган чор халкыбыз тормышында, ил-көндә истәлекле вакыйгаларга бай булды: Язучылар берлеге төзелүгә - 75 ел, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы, ТАССР төзелүгә 90 ел билгеләп үтелде. Татар халкы, бөтен төрки дөнья бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны Евразия киңлекләрендә билгеләп үтте. Тукайның олуг юбилее татар халкын барлау, ана телебезне зурлау, әдәбият, сәнгать үсешенә олы бер рухи егәр өстәүгә сәбәпле вакыйга булды, аларга әзерлек һәм үткәрү чараларында Татарстан Язучылар берлеге, киң җәмәгатьчелек актив катнашты,- диелде докладчы чыгышында.

Корылтайда поэзия, проза һәм драматургия, балалар әдәбияты үсеше һәм тәрҗемә проблемалары турында сүз барды.

Съездда ТР Язучылар берлеге рәисе итеп балалар язучысы Рафис Корбан сайланды.

Фирдәвес Хуҗин, прозаик, корылтай делегаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250