Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Җырлачы, сандугач!

Алабуга якларына килеп төшүгә, беренче соравым шул булды: "Артистлар сезгә еш киләме?" - "И-и, бездә атна саен концерт", - диделәр.

Әйе шул, хәзер татар эстрадасында җырчылар бихисап, ләкин тамашачы күңеленә юл тапканы, икешәр, өчәр тапкыр соратып, үзеннән яңадан концерт куйдыртканнары сирәк. Шундыйларның берсе - күптән түгел генә эстрадага килгән, ләкин тиз арада үз урынын, үз тамашачысын тапкан 25 шьлек җырчы Ришат Төхвәтуллин дияр идем мин. Моның шулай икәненә тагын бер кат Алабугада булган концертында инандым. Русча "с корабля на бал" дигәндәй, җырчының концертына эләктем мин.

500 урынлы зал шыгрым тулы. Яшьләр дә, олылар да килгән. Өлкән яшьтәге әбиләр аеруча күп күренә. 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме булгангадыр, мөгаен. Балалары бүләк ясагандыр. Шуңа өстәп, Ришат Төхвәтуллин да ак яулыклы ул әбиләргә ак розалар өләште.

Сәхнә түренә зәвык белән киенгән, зифа буй-сынлы, мөлаем җырчы егет - Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты Ришат Төхвәтуллин чыгып баса һәм… җыр агыла башлый. Моңлы тавышы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы, көләч йөзе белән дә әсир итте ул тамашачыны. Ике сәгать ярым барган концертта Ришатның һәр җыры көчле алкышларга күмелде. Сәхнә тыйнак итеп бизәлгән, пәрдәләрдә табигать күренешләре урын алган. Һәр җырның эчтәлегенә туры килерлек күренешләр экранда да яктыртыла. Без анда җырчының туган җире - Башкортстандагы Туймазы якларының матур табигатен, гаилә әгъзаларын күрәбез. Алып баручы мөлаем кыз да (исемен истә калдыра алмадым) Ришатның тормыш юлы һәм иҗаты турында шактый мәгълүмат биреп бара, шулай ук аның сәхнәдә тозсыз мәзәкләр түгел, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләве дә кичәне баетты. Тамашачы зәвыгын күбрәк шундый чыгышлар тәрбияли бит. Кыскасы, коцертның сценарие яхшы уйлап төзелгән. Артык сүзләр дә, хәрәкәтләр дә булмады. Ришат ял иткән арада, сәхнәгә чыккан җырчы якташы Фәридә Газзалова башкаруындагы башкорт җыры "Өйзерәкәй" дә җылы кабул ителде. Җирле җырчы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Гөлсирин Абдуллинаны үз концертында катнаштыруы белән Ришат тамашачыда хөрмәт хисләре уятты. "Сәйдәш" бию театры биючеләренең чыгышлары да концертка ямь өстәде.

Инде концерт ахырына якынлашканда, "Карамалы Гөбәй" җырын башкармыймы әллә?" - дип уйлап бетермәдем, Ришат әлеге җыры белән сәхнәгә килеп чыкты. Тамашачылар, аягүрә басып, җырга кушылдылар, ахыргача бергәләп җырлап бетерделәр. Җырчыны сәхнәдән һич җибәрәсе килмичә, тагын 8-10 минут алкышлап тордылар әле. Ришатка чәчәкләр яуды, шигырьләр бүләк ителде.

Ришат Төхвәтуллинның көчле, моңлы, тигез тавышы безнең колакларда әле дә яңгырап тора. Сәхнәдә ике тапкыр башкарылган "Тыңлачы, сандугач!" җырындагы сандугачка тиңләп, яшь җырчы Ришатка "Җырлачы, сандугач!" дип әйтәсе килә. Иҗат уңышлары юлдаш булсын аңа.

Илһамнарга, Хәйдәрләргә

Алмашчы булсаң иде.

Сәхнә түрләрендә шулай

Гел балкып торсаң иде! -

дигән теләкләр дә кабул булсын. Амин!

Нурия МОСТАФИНА

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев