Алабуга нуры

Агыла күңелем моңнары

Узган атнада Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында шагыйрә Кадрия Наилнең 60 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Анда аның каләмдәш дуслары, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылар, туганнары, балалары катнашты.

Кичәнең "Агыла күңелем моңнары" дип аталуы да юкка булмаган икән. Кадрия Алабугада иҗат рухы ташып торган күңеленә якын бик күп дуслар тапты. Соңгы вакытта шушы уку йортында эшләп иҗат итүче композиторлар В.Әхмәтшин, В.Мироваев, И.Салахов, А.Шәрипов, аның шигырьләренә көй язып, Кадрия аларны махсус җыентык итеп чыгарды. Кичә барышында аларның күпчелеге тамашачы хозурына барып җитте.

Хәер, моңа кадәр үк Кадрия Наил шигырьләренә көй язган композиторлар бар иде. Кичәгә кунак булып килгән отставкадагы офицер, шагыйрь һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре композитор Рубис Зарипов - шуларның берсе. Кадрия аны үзенең остазы дип атый. Тәүге иҗади адымнарын ясаганда, аңа рухи ярдәм күрсәткән, иҗатка этәргеч биргән, илһамландырган Рубис абый иренмәгән, өлкән башын кече итеп, чит шәһәргә килеп җиткән. Ул кичәдә чыгыш ясап, Кадрия белән ничек танышулары, иҗат дуслыклары турында сөйләде һәм бик матур итеп үзе язган көйләрне җырлап та күрсәтте. Сөбханалла, тавышы көр, матур, башкару осталыгына да тел-теш тидерерлек түгел.

"Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе әгъзалары да юбилярга изге теләкләрен җиткерде. Берләшмә җитәкчесе Н.Әхмәдуллин:

-Кадриянең шигырьләрендә мәхәббәт тематикасы киң урын алган. Анда туган якка, табигатебезгә, әниләргә мәхәббәт, гомумән, кешеләрне ярату көчле. Шагыйрәнең яшәү рәвеше, яшәү көче дә шуңа нык бәйле икәнлеге сизелә. Шигырьләре мәгънәле, тирән эчтәлекле - диде.

Кичәдә юбилярны туганнары - апасы Гүзәл, уллары Рамил белән Марат һәм ахирәт-дусты котлады. Аннан тамашачыга автор шигырьләреннән төзелгән музыкаль композиция тәкъдим ителде. Башкаручыларның осталыгы, музыкаль бизәлешнең уңышлы сайлануы берәүне дә битараф калдырмагандыр: челтер чишмә тавышы, кошлар сайравы, лирик хисләр байлыгы, дөнья мәшәкатьләрен бер якта калдырып, үз артыннан ияртеп алды да китте. Анда шагыйрәнең иҗат чишмәсенең юл алуы, үткән борчу-мәшәкатьләре дә, хыянәт авырлыгы, балалар, оныклар шатлыгы да, туган ягын, балалык, яшьлек елларын сагынып яшәве дә чагылган иде.

Кичәдә җырчы-курайчы Тәлгать Зарипов, төрле фестиваль-конкурслар дипломанты Гөлсирин Абдуллина, калабызның күренекле шәхесләре Наилә һәм Илдус Салахов, Диләрә һәм Владимир Мироваев, Газинур Фәтхуллин, Людмила Гатауллиналарның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучылары һәм студентлар авторның иҗат кичәсен әзерләүгә күп көч куйган, рәхмәт аларга.

Сүз ахырын шагыйрәнең шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:

Ашыкмыйча гына атла

Үзең тапкан сукмактан.

Күңелләргә иңсен җылы

Син кабызган учактан.

Ш.Задә

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: