Алабуга кызы – “Дөнья гүзәле”
Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 13 яшьлек Наташа Агафонова Төркиядә Халыкара "Дөнья гүзәле" конкурсында катнашып 3 нче урын алды, "Mini Miss Continents" номинациясендә җиңү яулап кайтты.
Моңа кадәр дә Наталья Агафонова Казанда үткән "Татарстанның кечкенә миссы" конкурсында "Татарстанның зифа миссы" номинациясендә җиңү яулап кайткан иде.
"Дөнья гүзәле" бәйгесендә таҗга 20 илдән 60 кечкенә модель дәгъва итте. Халыкара балалар фестивале "Кечкенә дөнья гүзәле 2012" конкурсына Татарстаннан 7 модель барды. Алар арасында безнең кыз - Наталья Агафонова. Аны балалар йортында эшләүче педагог-психолог озата барды.
Бәйге 30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Төркиянең Анталия шәһәрендә "Дөньяны тагын да чистарак, матуррак итик" девизы белән узды. Конкурста катнашучылар милли киемдә (Наташа "Сөембикә" костюмында) үзләрен жюри әгъзалары белән инглиз телендә таныштырып, аларның сорауларына җавап бирде һәм үз экологик проекты турында сөйләде. Аннан соң эко-костюмда - дефиле. Наталья Агафонова "Морская дива" эко-костюмда чыгыш ясады.
Наташага чит илне карап кайту мөмкинлеге генә тумады, ул шулай ук "Вице-дөнья гүзәле" титулын яулады, Казахстан, Болгария, Бразилия, Венгрия кызлары белән танышты. Наташа алар белән Facebook, ВКонтакте социаль челтәрләр аша элемтә тота. Шулай ук Халыкара модель агентлыгы Алабуга кызына Болгариядә узачак "Мисс планета-2013" бәйгесенә рәсми чакыру тапшырды.
Шуны әйтергә кирәк, Наташаның балалар йортында тәрбияләнүен шоуда катнашучылар иң ахырда - гала-концертта, номинацияләр һәм призлар тапшырылгач кына белде.
Без бәйге һәм аңа әзерлек мәшәкатьләре турында белү максатыннан, аның үзенә мөрәҗәгать иттек:
- Нинди максат белән син "Дөнья гүзәле" бәйгесендә катнашырга булдың?
- Мин үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны белергә, үземне дөньяга күрсәтергә, яңа дуслар табарга теләдем. 3 нче урын биргәнне ишеткәч, бу бәхетемә ышана алмадым, бик шатландым. Андагы жюри, коллектив бик яхшы, ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр бик ягымлы, алар сәхнәгә чыгу процессын безгә төгәл аңлатты.
- Конкурсның кайсы өлеше, синең фикер буенча, иң авыр иде һәм ни өчен?
- Жюри белән әңгәмә мине бик дулкынландырды. Ә менә матур күлмәкләр киеп сәхнәгә чыгуның минем өчен бер авырлыгы да булмады.
- Син өченче урын яулаганыңны ишеткәч, нинди эмоцияләр һәм хис-тойгылар кичердең?
- Мин бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Җиңүчеләр исемлегендә үземнең исемемне ишетү - ул зур шатлык, моны сүзләр белән генә әйтеп бетергесез. Бәхеттән башым әйләнә башлады шикелле. Бүләкләү тантанасыннан соң "вау, мин моны булдырдым!" дип горурландым.
- Бәйгенең бер өлеше "социаль проект" дип аталды. Сезнең проект йортсыз хайваннар турында иде. Ни өчен менә нәкъ шул теманы сайладыгыз?
- Мин хайваннар яратам. Йортсыз, хуҗасыз, ташландык, ач хайваннарны мин кызганам. Киләчәктә минем хыялым - иясез хайваннар өчен приют ачу, аларны дәвалау, саклау, хуҗа табу. Хәзер үк без бу юнәлештә эшлибез: урамда тапкан хуҗасыз этләр һәм песиләрне яхшы кулларга бирәбез. Максатыбыз - кече дусларыбызга яхшы хуҗа табу.
- Наташа, модель булуы җиңелме?
- Юк, бик авыр. Моның өчен даими рәвештә үз-үзең өстендә эшләргә кирәк. Бу бәйгедә катнашыр өчен мин җитәкчеләр ярдәмендә бер ел әзерләндем. Сәхнәдә дулкынланырга ярамый. Иң мөһиме - үз-үзеңә ышану.
Мондый абруйлы бәйгедә балалар йортында тәрбияләнүче кыз ничек катнаша алды?
Балалар йорты директоры Елена Гырдымова Натальяның Халыкара бәйгедә катнашуына күп көч куйды. Бәйгедә катнашу өчен 4000 евро акча таләп ителде. Елена Гырдымова мондый сумманы табар дип беркем ышанмады, ләкин дөньяда яхшы кешеләр җитәрлек. Конкурста җиңүгә өлеш керткән "Жозефина" театры җитәкчесе Наталья Мрясовага һәм спонсорларга: "Ак Барс Созидание", "Махеевъ" хәйрия фондларына, "Тимер" ҖЧҖ, "Медикам" ААҖ, эшмәкәр Лидия Худанга, нотариус Рушания Мингазовага рәхмәтебезне белдерәбез, ди балалар йорты директоры Елена Гырдымова, Наташаның уңышларына куанып.
Наташаның киләчәккә планнары зурдан. Ул 2012 елның декабрендә Казанда "Ильдан" мода йортында узачак "Хрустальная корона" һәм 2013 елның июнендә Болгариядә узачак бәйгедә дә катнашырга планлаштыра. Без Наташага чын күңелдән уңышлар телибез.
Рузилә ГАЛИМОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе артаХәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.2500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!31700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.25800
-
23 февраль 2021 - 10:00Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти... Әти! Нинди кыска сүз. Ләкин шушы сүз эченә күпме мәгънә тупланган.15100
-
23 февраль 2021 - 18:02Татарстанда коронавирустан ике ир-ат һәм бер хатын-кыз вафат булган Пандемия башланганнан бирле 23 февральгә COVID-19дан 323 үлем очрагы теркәлгән.12500
-
23 февраль 2021 - 11:00Саклаучы да, яклаучы да – әти Ватанны саклаучылар көнендә әтиебез – Рамил Шәйгалләмов белән таныштырып үтәсебез килә.12000
-
23 февраль 2021 - 13:52Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланган.11200
-
23 февраль 2021 - 15:00Алабуга Үзәк китапханәсендә февраль – Башкорт әдәбияты айлыгы 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күп санлы чараларга бай. Бу темадан беркем дә читтә калмый.11000
-
23 февраль 2021 - 16:04Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.10200
-
23 февраль 2021 - 17:00Прокуратура Алабуга балалар йортында хокук бозу очракларын ачыклаган Билгеләнгән хокук бозулар буенча Алабуга балалар йорты директорына күрсәтмә чыгарылган.9400
-
24 февраль 2021 - 08:35Шәһәр киңәшмәсендә «Лесные пчелы» хоккей командасына Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогы тапшырылды Шәһәр планеркасы спортчыларга бүләкләр тапшырудан башланды.9200
-
23 февраль 2021 - 16:00Бананлы пирог Сезнең игътибарыгызга бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.8500
-
24 февраль 2021 - 17:00Татарстанлылар мартта тагын өч көн ял итәчәк 6,7 һәм 8 март — ял көннәре булачак.8500
-
23 февраль 2021 - 08:00Район башлыгы алабугалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый.8100
-
24 февраль 2021 - 09:31Алабуга медучилищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә Бу ай ахырында Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә.8000
-
24 февраль 2021 - 16:20Алабуга балалар йортында Ватанны саклаучылар көне үтте Чараларның барысы да яшүсмерләрдә патриотизм, җаваплылык һәм үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияли.8000
-
24 февраль 2021 - 11:54Татарстанда коронавирус йоктырган 14 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.7900
-
24 февраль 2021 - 13:55Алабугалылар кибет янындагы тайгак юлга зарланды Мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә хәл ителде.7600
-
23 февраль 2021 - 14:00«Сөембикә» ансамбле 25 ел сәхнәдә! Искәртеп үтик, ансамбльнең юбилей концерты ноябрь аена планлаштырылган.7100
-
24 февраль 2021 - 10:14Алабугада тагын бер исерек шоферны тоткарлаганнар Чит ил машинасы руле артында утырган исерек шоферны Садовый тыкрыгында ачыклаганнар.7100
-
24 февраль 2021 - 11:30Алабуга спортчылары чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә җиңде Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында оештырылган Чемпионат Мамадышта узды.6900
-
24 февраль 2021 - 10:51Татарстанның Балык Бистәсе районында юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике машина кара-каршы бәрелешкән.6700
-
24 февраль 2021 - 15:22Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.6600
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.6400
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.6000
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.6000
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.5400
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.5300
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.5100
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.5000
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.4900
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.4900
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4700
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.4700
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.4500
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.4400
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.2800
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.2700
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.2500
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.2500
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.2400
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.1900
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.1700
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.1500
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика