Алабуга нуры

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Йолдызлар фабрикасы»

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте быел үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бу вакыйга уңаеннан без аның исемен республикада гына түгел, аннан читтә дә таныткан көллият укучылары белән аралашырга булдык. Йолдызлар Алабугада укыган вакытта булган иң якты истәлекләре белән уртаклашты.
Рәзилә Муллина, актриса:

— Көллияттә 1973-1976 елларда укыдым. Шунысы рәхәт булды — укытучылар безгә үз балалары кебек карадылар, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иттеләр. Шунысы истә калган: без — кызларга чалбар кию рөхсәт ителми иде. Укытучылар моны авылларда эшләячәкбез, безгә мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә туры киләчәк, шуңа күрә матур киенергә кирәк — бары тик күлмәк яки итәк кенә, дип аңлаталар иде. Алабугада белем алу миңа тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте, шуңа күрә мин гомеремнең 45 елын театрга багышладым. Әлеге көллияттә укуым белән бик бәхетлемен.

Азат Кәримов, җырчы:

— Көллияттә мин 2007-2010 елларда белем алдым. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте — Татарстандагы үзенчәлекле уку йорты: монда бер үк вакытта хореограф, режиссер, актер, җырчы, дизайнерлар һәм мәдәният өлкәсендә башка белгечләр әзерлиләр. Һәр бүлек отчет концертлары, спектакльләр, хореографик номерлар куйды, һәм болар барысы да безнең иҗади карашыбызны үстерде. Көзләрен, шулай ук язларын, карлар эреп бетәр алдыннан, һәр атна азагында, табигатькә чыгып бәрәңге кыздыра, пылау пешерә идек — болар барысы да матур хатирә булып күңелдә калган. Андый вакытларда һәр студент үз репертуарыннан иҗади номер да күрсәтә иде. Хәзерге көндә мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытам. Көллият турында сөйләгәндә, барлык укытучыларга, шулай ук аның директорына рәхмәт сүзләрен әйтми калып булмый. Әлфирә Гыйльмулла кызы — гомумкешелек кыйммәтләренең асылын аңлаучы кеше.

Лилия Фәтхуллина, сәнгать җитәкчесе, балетмейстер, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре:

— Кызык вакыйга булып күңелемдә Алабуга районының бер авылына бәрәңге алырга бару калды. Укудан соң да көллият белән ара өзелмәде: 2011-2017 елларда шунда ук эшләп алдым. Башта халык биюе буенча укытучы булып, аннары «Хореография иҗаты» фән-цикл комиссиясе рәисе булдым, «Кама таңнары» бию ансамблен җитәкләдем. Әлфирә Гыйльмулла кызы көллиятне югары дәрәҗәгә күтәрде: хәзер аны бөтен җирдә дә беләләр.

Гөлсирин Абдуллина, җырчы:

— Көллияткә 2010 елда укырга кердем. Укыган вакытта миңа мәктәп балалары белән бергә Төркиядә узган фестивальгә барырга насыйп булды. Әлфирә Гыйльмулла кызы миңа мәктәп балаларыннан төс-кыяфәт белән аерылып тормыйсың, диде (көлә). Сафранболу шәһәрендә булган 8-10 көн эчендә күп кенә экскурсияләрдә булдык, чыгыш ясадык. Әлфирә Гыйльмулла кызының һәрвакыт студентлар һәм укытучыларның конкурсларда катнашуын хуплавы бик сөендерә. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыган вакытта мин беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк бастым. Ул минем иҗади уңышыма зур этәргеч булды. Әлеге уку йортында укып чыгуым белән бәхетлемен.

Григорий Галкин, бәйрәмнәр оештыручы:

— Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте миңа мөгаллимнәрнең үз эшенең осталары булуы, талантлы шәхесләре белән истә калды. Беренче курста укыганда, чыгарылыш студентларының концерты вакытында, үз-үземә бу көллиятнең горурлыгы булачакмын дип сүз бирдем. Чыннан да, шулай килеп чыкты. Көллият миңа тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте, ул минем күңелемдә мәңгегә калачак.

Диләрә Заһидуллина, хореограф:

— Көллияттә безне бик яхшы мөгаллим — Лилия Равил кызы Фәтхуллина укытты. Төрле төбәкләрдә чыгыш ясадык. Без анда автобуста бара идек: аның алгы рәтләрендә җырчылар утыра иде, ә без — автобусның арткы өлешендә. Шунда ук киенә идек, безгә, ашыктыра-ашыктыра, киемнәрне алыштырырга төркемдәге малайлар булышты (көлә). Шулай ук Казахстанда узган Сабантуйга да бардык. Болар барысы да бик күңелле хатирәләр булып истә калды. Көллият җитәкчесе Әлфирә Гыйльмулла кызы, шулай ук укытучым Лилия Равил кызы белән элемтәне саклыйбыз. Гастрольләрдә йөргән вакытта, җай чыгуга көллияткә кереп чыгарга тырышам. Ул гомерлеккә күңелемдә урын алды.

Илзидә Госманова, җырчы:

— Алабуга культура-агарту училищесында (ул вакытта шулай атала иде) мин 1998-2001 елларда укыдым. Уку еллары күңелле булып истә калган. Беләмме-белмимме имтихан-зачетларга беренчеләрдән булып керә идем, чөнки ахырга кадәр көтеп, борчылып утырырга яратмадым (көлә). Алабугага, кызганычка каршы бик еш барып булмый, ләкин берничә ел элек килеп киттем һәм шәһәрнең яхшы якка үзгәрүенә хәйран калдым. Әлбәттә, көллияткә дә кереп чыктым.

Илфат Газиев, биюче:

— Истә калган мизгелләрдән Казахстанга гастрольгә баруны һәм Парижда узган Сабантуйда чыгыш ясауны билгеләп үтәсем килә. Франциягә без Татарстаннан җыелма төркем белән киттек. Бәйрәм ачылышында чыгыш ясадык. Эйфель манарасы янында яшәдек. Моннан тыш, укыган вакытта бик күп илкүләм конкурсларда, концертларда чыгыш ясадык. Мөгаллимнәрдән Наталья Харина, Елена Капина, Наилә Җиһаншина аеруча күңелгә кереп калды. Мөмкинлек булган саен, бергә укыган төркемдәшләр һәм укытучылар белән даими күрешеп торабыз.

Карина Хәйруллина, биюче

— Беренче курста укыганда, без тулай торакта тордык, бүлмәдә 8 кеше яшәдек. Беренче тапкыр рус теле дәресенә бармыйча, качып калдык (көлә). Шуннан соң безнең бүлмә ишеген Әлфирә Гыйльмулла кызы шакыды һәм чыгарга кушты. Шул вакытта ничек борчылганны белсәгез! Ләкин ул безне шимбә көнне узачак өмәгә чакырды. Күңелгә кереп калган укытучылардан аеруча Елена Капинаны, Наталья Харина, Наилә Җиһаншина һәм башкаларны, шулай ук көллият җитәкчесе — Әлфирә Гыйльмулла кызын билгеләп үтәсем килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: