Алабуга нуры

Алабуга музей-ядкәрлегендә экслибрис күргәзмәсе ачылды

28 сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең күргәзмә залында "1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына һәм Надежда Андреевна Дурованың тормышына, иҗатына багышланган Алабуга экслибрисы"нда катнашучы рәссамнарның эшләр күргәзмәсе ачылды.

Бу өч елга бер тапкыр уздырыла торган күргәзмә. Шуны әйтергә кирәк, Алабугада уза торган экслибрис бәйгесе Татарстанның сәнгать графикасы тарихында беренчесе.

Бәйгене Мәдәният министрылыгы һәм "Алабуганың Мәдәният мирасы" фонды ярдәмендә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-ядкәрлеге 2011 елның февралендә игълан иткән иде.

Экслибрис - китап билгесе, китап хуҗасы аны күбесенчә китапның эчке як тышлыгына ябыштыра. Алабуга күргәзмәсе рәссам һәм тамашачыларда традицион төр басма графикасына кызыксыну уяту, экслибрис өлкәсендә график-рәссамнарның иҗат эзләнүләре үсеше өчен оештырылды.

Танылган Рәсәй рәссамнары Евгений Иванович һәм Юрий Иванович Постоноговлар музей-ядкәрлегенә төрле темага ясалган 100 экслибрис бүләк итте.

Бәйгедә барлыгы 50 кеше: танылган рәссамнар, югары уку йортының графика-сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары катнашты. Алар Рәсәйнең Белорецк, Екатеринбург, Краснотурьинск, Казан, Яр Чаллы, Түбән Тагил, Түбән Тура, Качканар, Реж, Санкт-Петербург, Тубыл, Төмән, Уфа, Чабаксар, Алабуга, шәһәрләреннән иде.

Бәйгегә барлыгы 80 эш тәкъдим ителде. Иң яхшы эшләрнең авторлары акчалата премиягә ия булды. Уфа шәһәреннән Марат Шәйхелисламов (рәсемдә) гран-при алды. Беренче премиягә шулай ук Уфадан Ольга Самосюк ия булды. Икенче премияне Санкт-Петербургтан Нина Казимова, ә өченче премияне Чабаксардан Юрий Николаев алды.

Бәйгедә җиңү яулаган Марат Шәйхелисламовның иҗаты белән танышу өчен, без аңа берничә сорау бирергә булдык.

- Нигә сез бу күргәзмәдә катнашырга булдыгыз? Үзегезнең басма графикада нәрсә сурәтләдегез? Ниятегезне тормышка ашырыр өчен күпме вакыт сарыф ителде?

- Бәйге турында интернеттан укыдым. Экслибрис өстендә март аеннан май аена кадәр утырдым. Беренче идея башка бик тиз килде, бер ай эчендә ул эшкәртелде. Соңыннан инде материалны техникада чагылдырырга тырыштым. Минем экслибрис ике эштән тора. Аның беренчесе 1812 нче ел Ватан сугышына багышлана һәм "Мемориал" дип атала. Бу экслибриста бер-берсенә аркалары белән торучы 2 гаскәри - башкорт сугышчысы һәм урыс гусары сурәтләнгән. Мин монда авыр вакытларда халыкның берләшүе турында әйтергә теләдем. Күргәзмәгә әзерләнгәндә мин 1812 ел сугышы турында бик күп материал эшкәрттем, архивтан төрле тарихи материаллар укыдым. Хәтта башкорт туган якны өйрәнү музеена да барып 1812 елда катнашкан башкорт гаскәриләре турында материаллар эзләдем. Минем үземә дә тарих дөньясына чумып, үткәндәге мәдәният белән танышу бик кызык булды. Экслибриста башкорт халык җырыннан өзек тә бар: "Дошман Рәсәйне басып ала алмады, ул монда сабак алды".

- Ә икенчесенә нинди исем бирдегез?

- Икенче экслибрис "Надежда Дурованың балачагы" дип атала. Эшне башлар алдыннан мин Надежда Дурованың тормыш юлы турында укыдым. Аның фаҗигале язмышын билгеләдем: Надежда Андреевнаның кызларга хас балачагы булмаган диярлек, шуңа күрә мин аны кечкенә батыр кыз итеп чагылдырырга тырыштым. Экслибриста кечкенә Надежданың уң кулында башы белән аска караган курчак, ә сул кулында ул дәрәҗә һәм горурлык белән кылыч тота. Мин аның икеле табигатен сурәтләргә тырыштым. Аның биографиясендә нәкъ шул мизгел кызыксындырды. Минемчә, сугыш ул - хатын-кыз язмышы түгел.

Экслибрис белән якыннан танышып, күреп кайтыр өчен, сезнең дә 17 октябрьгә кадәр күргәзмә залына барып кайтырга мөмкинлегегез бар.

Зилә Якупова

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: