Алабуга нуры

Алабугада уникаль арт-объект барлыкка киләчәк

Безнең шәһәрдә гадәти булмаган проектны тормышка ашырырга булдылар. Аңа рәссамнар, архитекторлар һәм... нефтьчеләр кул куячак.

“Чебурашка” паркы территориясендә барлыкка киләчәк гадәти булмаган science-art урам объектында торгызу эшләре тулы куәтенә бара (science-art – сәнгать иҗаты һәм фәнни-техник прогресс “кисешкән”заманча сәнгать өлкәсе – авт.иск.) Әлеге проектны эшләү өчен Алабугага Россиянең төрле почмакларыннан алты рәссамнан торган делегация килде. Алар барысы да хәзерге заман сәнгате вәкилләре. Визит нәтиҗәсе – объект өчен эскизлар булырга тиеш, ләкин проектларның гомуми саныннан бары тик берсен генә сайларга туры киләчәк. Эш темаларынефть һәм кеше. Арт-объектны булдыру инициаторы – “Татнефтькомпаниясе.

Башта рәссамнар зур сигез сәгатьлек экскурсия узды – анда җирле мәдәни истәлекле урыннар белән генә түгел, булачак арт-объект мәйданы белән дә таныштылар. Алар нефтьчеләрнең “изгеләрдән изге” – “кара алтын”ны чыгару рәвешен күрә алды. Проектта катнашучылар төркемләп үлчәү җайланмасын да, гидротехник корылмаларны да карады, Бондюг һәм Беренче май дамбаларында, һәм, әлбәттә, Нефть һәм газ чыгару үзәгендә булдылар, анда аларга кече механикалаштыруның күчмә чараларын – мобиль чистарту җайланмаларын, квадроциклларны һәм башкаларны  күрсәттеләр. Аннары делегация 15нче скважинага юнәлде. Әлеге объектны аерым билгеләп үтәсе килә. Мондый гадәти булмаган проектны оештыручыларның сүзләренә караганда, бу скважина Кама буе тарихына кереп калган, 1955 ел ахырында аның Сетяково авылы янында 1533 метр тирәнлектә нефть керны күтәрелә. Бондюг нефть чыганагы әнә шулай ачылган. Нәкъ менә биредә бер ел элек “Кама буе нефте” нефть-газ чыгару идарәсенең 60 еллыгына багышланган истәлек стеласы урнаштырылды. Нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Андрей Лаптев билгеләп үткәнчә, бу көнне экскурсиядә катнашучыларга һава торышы да уңай килде, димәк, булачак арт-объект проектлары да үзенчәлекле булачак. Ул шулай ук кунакларга Сетяково авылындагы иң беренче стеланы да күрсәтте.

– Узган елгы юбилей чаралары алдыннан без аны ремонтладык, бу стеланы 70нче елларда “Кама буе нефте” нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре авыр шартларда бу төбәктә нефть чыгара башлаган беренче нефтьчеләр, бораулаучылар истәлегенә куйдылар.

“Кама буе нефте” нефть-газ чыгару идарәсенең профком рәисе Марс Зәкиев сүзләренә караганда, рәссамнар алдында бурыч, чыннан да, гади түгел – алар кешенең углеводородлар табу белән үзара бәйләнешен чагылдырырга, ресурсларны сарыф итү проблемасының нефть белән генә түгел, аны уйлап табу белән дә бәйле булуын күрсәтергә тиеш. Нефть чыгару эшен яхшырак аңлау өчен, рәссамнар вакытлыча экскурсоводларга квалификацияләнгән  нефтьчеләргә бик күп сораулар бирде. Арада “иң кызыксынучан”ы  Мәскәүдән Федор Иванов булды. “Түбән Кама” милли паркы территориясендә нефть чыгару буенча эш ничек алып барыла? Бу объектлар янында тәүлек буе кеше буламы? Нефтьне таштан ничек табарга? Җирдән сиптерә торган нефть фонтанының образы актуальме әле? Сораулар күп булды, чөнки мондый бурыч белән беренче тапкыр очрашулары.

– Эш катлаулы булачак, андыйны башкарган юк иде әле. Иҗатта нәрсә дә булса фаразлавы кыен. Мондый объектка мин беренче тапкыр киләм. Иң элек мәгълүмат башта калырга тиеш. Әлегә минем уйларымда чын буталчыклык, әмма бу рәссам өчен гадәти күренеш. Шул хаостан картина ясала башлый. Һәрхәлдә, миңа бик кызык, – дип белдерде Мәскәүдән килгән рәссам Сергей Соболев.

Ә менә Санкт-Петербургтан Максим Свищев әйтүенчә, аның башында ниндидер “мозаика” туа башлаган, тик аның серләре белән уртаклашырга ул әле әзер түгел.

– Моңа кадәр күрмәгәнне күрү, элек өйрәнмәгәнне өйрәнү – болар барысы да бик мавыктыргыч. Нефтьчеләрегезнең үз эшләре өчен кайгырулары һәм аны мәңгеләштерергә теләүләре күңелемә хуш килде.

Гадәти булмаган фикерләрне тормышка ашыруга Санкт-Петербург шәһәренең стрит-арт Тикшеренү институты хезмәткәрләре алынган. Проект кураторлары – РФ Төньяк башкаласы институтына нигез салучы, Әлмәттә “Алтын алмалар турында әкиятләр” программасы буенча танылган Полина Еж, Nowadaysoffice Мәскәү бюросы архитекторы Олена Гранкина һәм Ижау корал заводының төп корпусын, ВДНХда космонавтика һәм авиация үзәге архитектура сценографиясе концепциясенең авторы Полина Томи. Проектта катнашучыларны алабугалылардан Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденко җибәрәчәк, киңәшләрен биреп бәя куячак. Әлеге корылма бүгенгә Татарстанда шундый объектларның беренчесе булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: