Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугалылар яз бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үттеләр

Якшәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда алабугалылар барлык көнчыгыш халыклары өчен традицион булган Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.

«Нәүрүз» бәйрәме азәрбайҗаннарда, албаннарда, төрекмәннәрдә, таҗикларда һәм казакларда яңа елның башы дип санала. Аны һәрвакыт күңелле һәм масштаблы итеп билгеләп үтәләр, чөнки күпләр ышана: Нәүрүзне ничек каршы алсаң, елың шулай үтәчәк. 

Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юлия Шәкүрова алабугалыларны бәйрәм белән котлады.

Котлау сүзләренә Алабуга районында «таҗикларның милли-мәдәни берләшмәсе» вәкиле Шерали Әмиров та кушылды.

Гадәттәгечә, бу көнне бай өстәл әзерлиләр һәм күңел ачу чараларында катнашалар.

Яз бәйрәмендә биюләр, җырлар һәм инструменталь музыка күп булды. 

Нәүрүз традицион ризыкларсыз үтми. Барлык катнашучылар да таҗик пылавыннан һәм Азәрбайҗан тәм-томнарыннан авыз итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев