Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугалылар ТНВ каналының махсус проектында катнашты

Тапшыруны 16 гыйнварда төшергәннәр.

Алабуга мәдәният сараеның иҗади төркеме һәм мәдәният көллияте студентлары 16 гыйнвар көнне ТНВ каналында кунак булды. Алар «Кәмит Җәвит» тапшыруын төшерүдә катнашты. 

Исегезгә төшерәбез: «Кәмит Җәвит» — ТНВ каналында чыга торган иң популяр тапшыруларның берсе. Тапшыруга 6 кунак чакырыла — берсе баянчы. Кунаклар бер өлкәгә яисә төрле өлкәгә караган булырга мөмкин. Тапшыру алып баручысы Җәвит Шакиров кунакларны җыр, бию, такмак һәм юмор ягыннан сыный.

Алабуга кунаклары тапшыруны алып баручы Җәвит Шакировка күчтәнәчкә махсус пешерелгән чәк-чәк бүләк итте. Аны Зифа Измайлова пешергән. Татар халкының милли ризыгы Алабуга шәһәрлеге формасында ясалган. 

Тапшыруны 12 феральдә күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев