Алабуга нуры

Алабуганың иң мөлаем татар кызы

Узган атнада, 12 сентябрьдә, Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә “Татар кызы – 2019” республикакүләм бәйгесенең финалы үтте. Анда шәһәребездән КФУның Алабуга институтындагы филология һәм тарих факультетында туган тел һәм әдәбият, чит телләре бүлегендә белем алучы бишенче курс студенты Руфия Сәйфуллина катнашты.

Руфия Сәйфуллина үзе тумышы белән Мамадыш районы Кече Сөн авылыннан. Ул республиканың зона турында җиңеп чыгып, әлеге конкурста Алабуга данын яклады. Аның сүзләренә караганда, финалда барлыгы 12 кыз көч сынашкан. Жюри әгъзалары кызларның татар телен камил белүенә, бию-җыр сәләтенә һәм интелектуаль булуына бәя биргән. Руфиянең моңа кадәр дә күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулаганын белә идек инде. Ә бу конкурста ул үзен лаеклы күрсәтеп, “Иң мөлаем кыз” номинациясендә җиңүче булды. Әлеге бәйге турында күбрәк белергә теләп, Руфия белән әңгәмә кордык.

– Руфия, җиңүең белән котлыйбыз, конкурста катнашудан нинди хис-кичерешләр калды?

– Рәхмәт. Әлеге бәйге минем өчен аерым җиңү булды. Яз көне зональ этапта чыгыш ясар алдыннан, республика финалында катнашырмын дип уйламадым да, бу хыял гына иде. Шушы мизгелләрне кичерә алганга, мин бик рәхмәтле.

– Бәйге турында каян белдең? Һәм катнашу теләге ничек туды?

– Әлеге конкурс турында моңа хәтле ишетеп кенә белә идем. Ул миңа ирешеп булмаслык, әкияти дөнья кебек тоелды. Анда катнашырга танышым Гүзәл Фатыйхова тәкъдим итте. Шундый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, үземне сынап карарга булдым.

– Моңа кадәр син күп конкурсларда катнаша идең, ә мондый дәрәҗәдәгесендә беренче катнашуыңмы?

– Дөресен әйтергә кирәк, мондый форматтагы конкурста әле катнашканым юк иде. Шушы бәйгегә охшаш “Сабантуй сылуы – 2016”да катнашканым булды. “Татар кызы – 2019” финалында үз районнарында нәкъ менә шунда җиңүчеләр чыгыш ясады.

– Ничә кеше финалга узган иде? Һәм нинди осталыклар буенча көч сынаштыгыз?

– Бөтен Татарстаннан 12 кыз катнаштык. Күп төрле мастер-класслар уздык. Конкурс өлешенә килсәк, бию, җырлау, сөйләм осталыгы буенча көч сынаштык. Шулай ук интеллектуаль бәйге дә булды. Финалга кадәр 3 көн алдан камыр басу, токмач кисү, изү чигү буенча сынау үттек.

– Моңа күпме вакыт әзерләнергә туры килде, сезгә кемнәр ярдәм итте?

– Әзерлек бер ай барды. Шул вакыт эчендә ниләр генә булмады, кызлар белән бер гаилә сыман булып беттек. Безнең белән театр, бию, җыр сәнгате белгечләре эшләде. Мисал өчен, Татарстанның халык артистлары: Камал театрының баш режиссеры Илдар абый Хәйруллин, “Казан” бию ансамбленең җитәкчесе Чулпан апа Закирова һәм башкалар.

– Конкурс алдыннан дулкынландыңмы?

– Әлбәттә. Әзерлек озак барса да, алдыбызда бурыч зур иде, чөнки безне бөтен Татарстан күзәтте. Шулай ук әти-әниләребез, туганнарыбыз карарга килгән иде. Шуның өчен безнең бурыч: бөтен көчебезне куеп, Татарстанны югары дәрәҗәдә күрсәтү булды.

– Кемнәр көч биреп торды?

– Барлыгы утызга якын кеше мине рухландырып торды. Мең кешелек филармония залындагы аншлагтан үз исемемне ишетү миңа тагын да шатлык, монда юкка килмәгәнлегемне аңлар өчен җирлек булды. Һәм мин килгән һәр туганым, дусларыма, бергә укыган курсташ кызларыма, үз милләтемне бар дөньяга танытырга мөмкинлек биргән өчен әлеге бәйгегә, бигрәк тә әти-әниләремә рәхмәтлемен.

– Ничек уйлыйсың, татар кызы нинди сыйфатларга лаек булырга тиеш?

– Әлбәттә, татар кызы һәр яктан уңган, тапкыр булырга тиеш. Концерт вакытында, бәйгеләр һәм номерлар арасында видеоязмалар күрсәттеләр. Күп кенә артистлардан нәкъ шушы сорауга җавап сораганнар. Миңа бер җавап аеруча ошады, шуңа күрә татар кызы нинди булырга тиеш дигән сорауга, мин болай җавап бирәм: татар кызы нинди булса да, ул, беренче чиратта, бәхетле булырга тиеш.

– Руфия, киләчәккә нинди максат белән яшисең?

– Башка кешеләрнеке кебек үк, минем киләчәккә максатым бар, әлбәттә. Бәхет тынлык ярата диләр бит, шуңа күрә барлык максатларым да сер булып калсын. Иң мөһиме: исән-сау булырга. Саулык булса гына, ниятеңә ирешеп була. Ә тормыш девизым: Әнкәм – янда, туган җирем – җанда, ә канымда ага татарлык!

– Шундый җылы әңгәмә өчен рәхмәт. Киләчәктә дә сиңа ныклы сәламәтлек, зурдан-зур уңышлар, куйган максатларыңа ирешүеңне, бәхетле булуыңны телибез.

Руфиянең Алабуга данын республика күләмендә яклавы безнең өчен зур горурлык. Татар халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган, “Татар кызы” кебек бәйгеләрне үткәрү – үзенең чын татар кызы икәнен дәлилләп күрсәтәсе килгән яшьләргә яхшы җирлек. Милли киемнәребез, җырларыбыз һәм башкалар бездә татар халкы өчен горурлану хисләре тудырсын иде. Ни дисәң дә, “Татар кызы” ул бәйге генә түгел. Ул – безнең ата-бабаларыбызның күңел матурлыгына, рухи көченә мәдхия, ул –татар халкының йөзек кашы һәм киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, телебезне онытмау, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү.

Фотолар Руфия Сәйфуллинаның шәхси альбомыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: